10 июньдә ачылачак III Бөтенроссия ислам китаплары күргәзмәсе кысасында «Мәрҗәни» мәчетендә «Исламский портал» дип аталган яңа мөселман мәгълүмати сайтын тәкъдим итү булачак. Сайтны җәмәгатьчелеккә Россия ислам институты (РИУ) ректоры Рафик Мөхәммәтшин һәм укыту эшләре буенча проректор Рөстәм Батыров тәкъдим итәчәк.
Сайтның төп максаты - зыялы ислам динен, аның традицияләрен халык, бигрәк тә яшьләр, арасында җәелдерү. Шуңа күрә сайтта мәдәният, фән, мәгариф кебек темаларга өстенлек биреләчәк.
Порталда көн саен яңартылып торучы хәбәрләр тасмасы да булачак. Анда Татарстан, Россия һәм башка илләрдә яшәүче мөселманнар тормышын яктырткан яңалыклар урын алачак. Яңалыклардан тыш биредә кызыклы әңгәмәләр, бәхәсләр, аналитик язмалар да урын алачак. Ислам турында тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр өчен «Китапханә», «Мәкаләләр» сәхифәләре дә булдырылган. «Медиа» сәхифәсендә ислам турында төрле кызыклы аудио-видеоязмалар урнаштырылачак. Сайтта шулай ук «Аралашу» бүлеге дә бар. Киләчәктә анда танылган мөселманнарның блогларын да укырга мөмкин булачак.
Сайт www.islam-portal.ru адресы буенча эшли

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры