Махачкалада балаларны дингә өйрәтәләр

Махачкала шәһәренең Үзәк җәмигъ мәчетендә укучылар өчен җәйге ислам курслары эшли башлады. Анда балалар ислам дине нигезләренә

БӘЙЛЕ
2010 Июн 09

Махачкала шәһәренең Үзәк җәмигъ мәчетендә укучылар өчен җәйге ислам курслары эшли башлады. Анда балалар ислам дине нигезләренә өйрәнәчәк. Курсларга теләгән барлык балаларны да кабул итәләр. Уку җомгадан кала көн саен иртәнге 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Биредә балаларга ислам диненең төп үзенчәлекләре, шартлары аңлатылачак, аларны намаз укырга өйрәтәчәкләр. Шулай ук әдәп-әхлак кагыйдәләре, үз-үзеңне тоту тәртибе дә аңлатылачак. Балаларны Коръән укырга өйрәтү дә каралган. Теләгән кешеләр алга таба дини белемнәрен мәдрәсә һәм дини уку йортларында дәвам иттерә алачак.

Сүз уңаеннан, үткән ел шушындый ук курсларда 500 малай һәм кыз ислам дине турында беренчел мәгълүмат алган, намаз укырга өйрәнгән һәм Коръән тәфсирен үзләштерә башлаган булган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе