Хаттат (каллиграфия) серләренә төшенергә теләүчеләр өчен Казанда махсус курслар оештырыла. Курска йөрүчеләрне танылган рәссам, ТР Рәссамнәр берлеге әгъзасе Рөстәм Шәмсетов укытачак. Аның эшчәнлегенә шулай ук Россия ислам институты (РИУ) укытучыларын да җәлеп итү күздә тотыла. Алар укучыларны каләм белән эш итәргә өйрәтерләр, шәмаил ясау тарихы, аның үзенчәлекләре белән таныштырырлар, дип ниятләнә.
Мондый курслар оештыру фикере Рөстәм Шәмсетовның «Кол Шәриф» мәчетендә үткәрелгән күргәзмәсеннән соң туган. Сүз уңаеннан, әлеге шәмаилләр күргәзмәсе тамашачылар арасында зур уңыш казанган иде.
Әлегә курска укучылар туплау бара. Төркем туплануга укулар башланыр, дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык