«Флотилия свободы» гуманитар миссиясе әгъзаларын үтерү очрагын тикшергән төрек табиблары экспертиза нәтиҗәләрен киң җәмәгатьчелеккә игълан итте. Табиблар әйтүенчә, хокук яклаучылар корабны штурмлаган вакытта Израиль хәрбиләре тарафыннан үтерелгән. Аларның барысының да диярлек башларына атканнар. «Флотилии свободы»дагы 9 төрекнең мәетендә 30лап ядрә табылган.
Шул рәвешле, Төркия Израиль вәкилләренең: «Без утлы коралны үз-үзебезне яклау һәм корбаннарны киметү максатыннан гына кулландык»,- дигән белдерүләрен кире какты.
Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган әйтүенчә, Төркия гражданнарын чит ил солдатлары үтерү ил өчен көтелмәгән хәл.«Мондый хәлнең соңгы берничә дистә елда бөтенләй булганы юк иде, без рәсми гафу үтенүләр, көтәбез», - дип белдерә ил җитәкчелеге.
Исегезгә төшерәбез, 31 майда Израиль солдатлары гуманитар ярдәм төяп, Газа секторына баручы «Флотилия свободы» корабын тоткарлаган иде. Корабта халыкара хокук саклау оешмалары вәкилләре булган. Бәрелеш нәтиҗәсендә 9 кешенең үлеме турында хәбәр иткән, «Аларга каршы ут ачу үз-үзебезне яклау максатыннан иде», - дип белдергән иде Израиль хәрбиләре.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык