Россиядәге иң эре авиакомпанияләрнең берсе «Аэрофлот» очкычлардагы эконом-класс салонында алкоголь эчемлекләр сатуны тыйды. Әле ул сынау рәвешендә генә оештырылган. Ул җәй буе Мәскәүдән Гаванага, Шанхайга, Хабаровскига, Көньяк Сахалинга, Владивостокка, Бангкокка, Перопавел-Камчаткага оча торган рейларда сыналачак. Авиакомпаниянең мондый карарга килүенең сәбәбе: ерак арага оча торган рейсларда эчеп-исереп тәртип бозучы пассажирлар еш очрый. Бигрәк тә җәй көннәрендә.
«Эксперимент җәй буе дәвам итәчәк. Алга таба нәрсә буласын күз күрер әле. Бәлки, әлеге тыюны көзгә кадәр дә озайтырбыз», - дип белдергән «Аэрофлот» оешмасының матбугат секретаре Ирина Данненберг «Русский Newsweek» журналына.
Әлегә бизнес-класска алкоголь эчемлекләрен тыю кагылмый. «Андагы пассажирлар тәртиплерәк. Алар исереп тәртип бозмый», - дип аңлата бу уңайдан Данненберг.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
“Ярдәм” мәчете һәм мәхәлләсе. Ноябрь ае.
ТЕЛӘК ДОГАСЫ
Глаукома хастасыннан соң сукырая башлаган