Екатеринбург шәһәрендә мөселманнар өчен «Татвиль» дип аталган Интернет кибет эшли башлады. Бу турыда ИТАР-ТАСС хәбәр итте. Әлеге Интернет кибет аша ислам товарларын Россиянең төрле төбәкләрендә сатып алырга мөмкин булачак. Моңа кадәр мондый төр кибетләр Мәскәүдә һәм Казанда гына бар иде, ди кибет хезмәткәрләре.
Екатеринбургта бүген 70 мең татар яши. Аларның күп өлеше ислам дине таләпләре буенча яши. Алар хәзер Интернет аша да үзләренә ошаган әйберләрне сатып ала алачак.
Кибеттә бүген 100 төрдәге товар тәкъдим ителә. Алар арасында милли, мөселман киемнәре, түбәтәйләр, китаплар, аудио- һәм видеоязмалар, сувенирлар бар. Алга таба тәкъдим ителүче товарларның төрен 1000гә кадәр арттыру күздә тотыла. Оештыручылар барлык тәкъдимнәрне дә теләп кабул итә. Шуңа күрә алар сатып алучылар белән һәрвакыт элемтәдә торырга җыена.
Ачылуга ук Интернеттагы кибеттән 10 кеше үзенә товар сатып алган. Иң еш сорала торган әйбер - түбәтәй.
Сүз уңаеннан, әле күптән түгел генә Екатеринбургта мөслимәләр өчен «Хәбибә» дип аталучы остаханә-салон ачылган иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык