3-16 июльдә Чаллыда «Сәләт» яшьләр хәрәкәтенең тагын бер аланы эшли башлый. Ул «Сәләт-Чаллы» дип аталачак һәм дини-лингвистик юнәлештә булачак. Сүз уңаеннан, алан «Кол Шәриф оныклары» буларак, башка елларда да «Сәләт» сменаларында үз эшен оештыра иде. Быел ул аерым лагерь буларак эшләячәк.
Лагерьның җитәкчесе Фәрит хәзрәт хәбәр итүенчә, «Сәләт-Чаллы»ны Чаллыдагы «Радуга» шифаханәсендә оештыру күздә тотыла. Анда 50ләп бала укый һәм ял итә алачак. Егетләрне сайлап алу хәзерге вакытта дәвам итә. Лагерьга төрле конкурс-бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган балалар алыначак. Сайлап алу конкурс рәвешендә үткәрелә.
Балалар лагерьда 7 әйдәман (вожатый) җитәкчелегендә булачак. Алар барысы да махсус «Әйдәманнар мәктәбе» үткән егетләр.
Лагерь лингвистик юнәлештә эшләр, дип көтелә. Егетләр телләр өйрәнү белән беррәттән, ислам дине нигезләрен дә үзләштерәчәкләр. Ял итүчеләрөчен укудан тыш, төрле кичке чаралар да оештырыла. Шулай ук айкидо, дзюдо, альпинизм, туризм, футбол, волейбол буенча спорт түгәрәкләре дә оештырылачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде