Мәскәү җәмигъ мәчетен сүтүгә каршы тавыш белдереп, башкала мөселманнары култамга җыю белән мәшгуль. Мәскәү мөселманнары тарихи мәчетне сүтәргә җыенып йөргән мәчет хезмәткәрләрен әлеге эшләреннән туктату өчен Мәскәү хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттеләр. Анда мондый юллар бар: «Меңнәрчә Мәскәү мөселманнары бина булмау сәбәпле төрле бәйрәм намазларын сәламәтлек күтәрә алмаслык шартларда укыйлар. Әлеге хәл мөселманнарны башка дини конфессия вәкилләре алдында тигезсез шартларга куя. Шуңа күрә җәмигъ мәчетен киңәйтергә йөрүче дин кардәшләребезнең эшен сәламләми мөмкин түгел. Әмма киңәйтү дигән сәбәп белән аларның борынгы бинаны сүтәргә йөрүләре ачыкланды. Бу – борынгы тарихи архитектура саклаулыгындагы һәйкәлен җимерүгә тиң. Үзеңнеке булмаган әйбергә кагылырга ярамый. Россия Федерациясе һәм Мәскәү хөкүмәтеннән бу бинаны саклап калуны һәм яңа бина төзергә җир кишәрлеге бирүегезне сорыйбыз»

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык