"Сэнди" давылы Нью-Йоркка килеп бәрелде

Нью-Йоркта эшләүче Гүзәл Шәймәрдәнова давылның шәһәргә, аерым алганда, дөнья сәүдә үзәге тирәләренә китергән зыяны, гомумән, Нью-Йорктагы вәзгыять турында сөйләде.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 31
Нью-Йоркта эшләүче Гүзәл Шәймәрдәнова давылның шәһәргә, аерым алганда, дөнья сәүдә үзәге тирәләренә китергән зыяны, гомумән, Нью-Йорктагы вазгыять турында сөйләде.


Көньяктан акрынлап килгән, әмма көчәйгәннән көчәя барып, киңлеге 1300ләп чакрымга җиткән "Сэнди" давылының үзәге дүшәмбе кичендә Нью-Джерси һәм Нью-Йорк ярларына китереп бәрде. Җил тизлеге сәгатенә 130 чакрымга җитте. Атлантик Ситиның зур өлешен су басты. Аннан 30 меңләп кеше эвакуацияләнгән иде.

Нью Йорк янындагы диңгездә дә дүрт метрлы дулкыннар күтәрелде. Шәһәрдә миллионлаган кеше утсыз калды. Берничә штатта бу давылдан дистәләгән кешенең үлүе хәбәр ителә. Нью-Йоркта 375 мең кеше эвакуацияләнде.

Без Нью-Йорктагы Дөнья сәүдә үзәгенең 7 нче бинасында эшләүче, Нью-Джерсида яшәүче, давыл сәбәпле, бер кунакханәгә сыенган Гүзәл Шәймәрданова ​​белән дүшәмбе кичендә Нью-Йоркта булган хәлләр турында сөйләштек.

​​– Гүзәл, давыл нишли анда? Ничек анда хәлләрегез, Нью-Йоркта?

– Җиле бик каты, урамга чыксаң аяктан ега. Урамга чыгарлык түгел. Әле якшәмбе кичен үк кайбер тоннельләрне яптылар. Метролар, бөтен нәрсә ябык. Такси да йөрми урамда.

– Син кайда соң хәзер?

​​– Без хәзер Уолл-стрит урамындагы бер отельдә. Аңа кадәр Җиденче дөнья сәүдә үзәгендә идек. Беренче дөнья сәүдә үзәгенең түбәсендәге кранны давыл урталай сындырды, ул хәзер асылынып тора, әлегә җимерелеп төшмәде. Шуңа күрә аның янындагы кешеләрне эвакуацияләделәр. Безнең бинада бер-ике кеше эшләргә калды. Сәүдә ширкәте булгач, анда кешеләрнең даими булуы кирәк.

Бина үзе 53 катлы. Давылда кайбер урыннары калтырый башлаган иде инде. Шуңа күрә без аннан киттек. Анда лифтларны да сүндерделәр. Шуңа күрә 32-нче каттан беренче катка җәяү төштек. Отельгә көч-хәл белән генә килеп җиттек. Кичке алтыга монда да утларны сүндерәбез дигән иделәр, соңрак килеп кичке сигезгә кадәр ут булачак диделәр. Утны калдырсалар, җилдә куркыныч була.

– Ничәнче катта торасың, отельдә?

– 11 нче катта. Бу отель ышык урында, алай да ишетелеп тора. Кайвакыт калтырап та куя инде.

– Отельдә яшәүне кем түли?

– Безнең эш түли. Монда отельләрдә күп кенә туристлар булуын күрдем. Әмма урнашканнарның күпчелеге төрле офислардан. Ширкәтләр үз хезмәткәрләренә отель бәясен түли. Барып ашарга алсак та – ширкәтебез барысы өчен дә түли.

– Эшсезләр, социаль ярдәм генә алып торучылар нишли?

– Андый кешеләргә һәрбер шәһәрдә махсус сыену урыннары көне-төне ачык. Анда су да бар, ашаталар да. Кем булса да, бөтен кешегә ишекләр ачык. Суны кеше бик күп алган. Монда бөтен җирдә, яңалыклардан да әйтеп тордылар, батареялар, су, электр генераторы, бензин һәм фонарьләр булсын дип.

– Иртәгә берни дә эшләмәячәкме?

– Инде бүген үк бөтен нәрсә ябык иде. Иртән эшкә барганда Старбакска кереп кофе аласы килгән иде, бөтенесе дә ябык. Бөтен кибетләр, рестораннар ябык, бер кибет тә эшләми.

– Эвакуация ничек булды? Мәҗбүриме?

– Кайбер биналарда мәҗбүри булды. Башта бер отельгә кермәкче булган идек. Ул отельнең үзеннән кешеләрне чыгарып башка отельләргә күчерәләр икән. Шуңа күрә бу тирәдәге отельләрнең бүлмәләре беткән. Көчкә берсе аркылы бүлмәләр алып монда калырга урын булгач бик шатландык. Суга якын урыннардагы отельләр ябык.

Манһеттенны А, В, С дип аталучы берничә зонага бүлделәр. Һудзон елгасы янындагы өлешләр А зонасына керә. Аннан бөтен кешене мәҗбүри эвакуацияләделәр. Без елгадан бик ерак түгел. Биналарның җилдән шыгырдавы ишетелеп тора. Без үзебез Нью-Джерсида яшибез. Манһэттеннан машина белән 20 минутлык юл. Анда кайбер агачлар сынган. Һудзон елгасы буендагы кешеләрнең йортларын су баскан. Кайбер кешеләр су басу сәбәпле, өйләреннән чыга алмаган, аларны хастаханәгә алып киткәннәр, дип ишеттем хәбәрләрдән.


​​– Анда давыл алдыннан кибетләрдән бөтен әйберләрне алып бетергәннәр диләр. Сез алдыгызмы, кибеткә кергән идегезме, күрдегезме?

– Без җомга көнне кибеткә барып ашарга алдык, фонарьлар алдык, ут беткәндә яндырырга. Электр генераторларын бик хәтәр ала иделәр. Кибетләр бушап калды. Монда отель астында даруханә бар. Анда ашамлыклары да, су да булуына аптыраган идем. Алай да бик нык бушаган, теләгән нәрсәне алып булмый.

– Даруханә дидең, даруларны да күп алганнармы?

– Монда даруларны табиб рөхсәтеннән башка алып булмый бит. Рецептсыз сатмыйлар. Теләсә нинди дару алып булмый. Аспирин кебек дарулар сатыла инде. Аларын кешеләр алалар. Бинтлар, мамыкны кеше нык җыйган инде.

– Кайчан бетә диләр соң?

– Бетүен чәршәмбе иртән бетәр диләр. Әмма кешеләр су астында калыр, җәмәгать транспорты да әле йөрмәс, бәлки. Монда яңалыклардан Сэнди бүген төнлә бик каты котырачак дип әйтәләр. Мин монда кичен университетта да укыйм. Аннан миңа университетның дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе эшләмәячәге турында хәбәр итеп имейл җибәрделәр инде.
Әңгәмәдәш - Наиф Акмал
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе