 
Билгеле булганча Россия югары уку йортларының укытучылары Бахрейн патшалыгында ислам банкы эшенең практикасы буенча өч атналык курсларын үтеп стажировкаларын тәмамладылар.
 Специалистлар уңышлы гына Россиягә кайттылар. Шул делегациядә катнашкан Россиянең ислам экономика һәм финанслар үзәгенең (Казан) укытучысы Искәндәр Исхаков www.islamic-finance.ru редакциясенә кичерешләрен сөйләп үтте.
Специалистлар уңышлы гына Россиягә кайттылар. Шул делегациядә катнашкан Россиянең ислам экономика һәм финанслар үзәгенең (Казан) укытучысы Искәндәр Исхаков www.islamic-finance.ru редакциясенә кичерешләрен сөйләп үтте.
-Искәндәр әфәнде, сезнең турыдан-туры Ислам банкларының эш принциплары белән танышырга мөмкинчелегегез булды. Димәк үзегезнең студентларыгызга бу хакта күпне сөйли аласыз?
-Әлбәттә, иң файдалысы һәм уңышлысы ул тәҗрибә белән бүлешү, чөнки бу тәҗрибә ислам банкингы буенча беренче урында торган илдә алынды. Шулай итеп мин укыту эше белән беррәттән россия шартларында ислам финансларын (ТНВ «Юмарт-Финанс») кулланам аннан соң шул эшләргә нигезләнеп студентларга белемнәремне җиткерәм.
Гомүмән барып кайту аралыгында без 4 иң зур Бахрейн ислам банклары белән таныштык (Al Baraka Bank, Ar Capita Bank, Venture Capital Bank, Arab Banking Corporation), аларның һәрберсе үзенә күрә үзенчәлекле. Al Baraka Banking Group- доньяның 12 илендә таралган, ислам банклары арасында иң зур челтәрле банк. Ar Capita Bank глобаль масштабларда туры инвестицияләрнең иң зур фонды булып тора.
Аның офислары Манама һәм Сингапур шәһәрләрендә урнашкан. Venture Capital Bank шулай ук туры инвестицияләр моделе буенча доньяның күп кенә ислам илләрендә финанслау эшләрен алып бара. Аның үзенчәлеге шунда ки, ул кече һәм уртак бизнесны үстерүдә булышлык күрсәтә һәм бу өлкәдә зур гына уңышларга ирешкән. Arab Banking Corporation — ислам банкларына «ликвидность» белән идарә итү буенча хезмәтләрен тәкъдим итә. Бу банкларның тәҗрибәсе зур кызыксыну уята, фәнни һәм бизнес берләшмәләренә бик файдалы булыр дип уйлыйм.
- Стажировка үтү дәверендә сез ислам рейтинг агентлыгы (IIRA) белән дә танышкансыз. Ул ничек эшли?
- IIRA ике төрле рейтинг тәкъдим итә: кредит һәм шәригать. Кредит рейтингы ислам финанс институтларына гына тәкдим ителә. Шәригать рейтингы — финанс институтның Шәригатькә ни дәрәҗәдә туры килү-килмәвенә, шәригать киңәшмәсенең хезмәткә яраклылыгына, хәзерлек дәрәҗәсенә, шәригать аудитының куелу системасына, ислам банкында ислам этикасының куллану дәрәҗәсенә карап бирелгән рейтинг. Минем уйлавымча, ислам финанслар тармагының үсеше өчен бу бик мөһим эш, тик моңа бик зур мәгърифәтчелек эшчәнлеге юлдаш булырга тиеш, чөнки клиентлар бу рейтингның мәгьнәсен әлегә ахырына хәтле аңлап бетермәскә мөмкин.
Өстәвенә без Ислам банклары һәм Финанс Институтлары буенча булган Үзәк Мәслихәттә (CIBAFI) дә булып кайттык. Бу Үзәк тармакны информацион һәм фәнни яктан әйдәп бара, шулай ук Ислам Финанс Институтларында Барлау һәм Аудит Оештырыруны (AAOIFI) да гамәлгә ашыра.


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык