Гали-Вячеслав Полосин: Мәскәүнең яңа мэры мәчет мәсьәләсен хәл итәр

“Ислам” журналы баш мөхәррире урынбасары, сәясәт фәннәре докторы Гали-Вячеслав Полосин Мәскәүнең яңа мэры мәчетләр мәсьәләсен хәл итәр, дип

БӘЙЛЕ
2010 Окт 25

“Ислам” журналы баш мөхәррире урынбасары, сәясәт фәннәре докторы Гали-Вячеслав Полосин Мәскәүнең яңа мэры мәчетләр мәсьәләсен хәл итәр, дип саный.

– Инде Мәскәүнең яңа мэрын билгеләү мәсьәләсе хәл ителде дисәк тә була. Ул – Сергей Собянин. Аның мэр булуыннан соң, Мәскәүдә яңа мәчетләр төзүдәге хәл үзгәрерме?

– Минем уйлавымча, үзгәрергә тиеш, чөнки Собянин заманча фикерли торган кеше. Мөфтият ул мәчетләргә дини белеме булган ышанычлы кешеләрне имам итеп билгеләп куярга тиеш. Кешеләрне мөфтияттән читләштереп, аларны радикаль фикерле вәгазьчеләр кулына тапшыру яхшыга илтми ул. Моңа без мисалларны инде күп күрдек. Әлегә хәтле хакимият вәкилләре моны яхшылап аңладылар. Ә яңа мэр, заманча фикер йөртүче эшлекле менеджер моны аңлар һәм хәлне үзгәртер.

            – Мәскәүдә Лужков ике йөз мәчет төзергә, дип вәгъдә иткән иде. Сезнең исәпләвегезчә, Мәскәүдә якын арада күпме иман йорты салыныр?

            – Уйлавымча, Мәскәүнең барлык районнарында да берәр мәчет булырга тиеш. Ун яисә унбиш мәчет булырга мөмкин. Бу – иң кимендә зарури сан. Шактый ук үсеш алган районнарга да кирәк гыйбадәтханәләр, чөнки аларда мөселманнар күп яши.

            Мәсәлән, Орехово-Борисово. Анда бик зур чиркәү төзеп куйдылар. Ләкин анда мәчеткә дә ихтыяҗ зур. Мөселманнар Мәскәүнең башка читенә “бөке”ләр аша интегеп йөрмәс өчен.

– Әйтегез әле, мәчет төзү генә җитәме? Әллә аның әйләнәсендә мәдәни үзәк тә булырга тиешме?

– Булырга тиеш, билгеле. Исламның тарихыннан билгеле булганча, сәхабәләр Пәйгамбәргә ниндидер бер районда мәчет ачылу турында килеп әйткәннәр. Ул алардан: “Мәчет янында мәктәбе дә бармы?” – дип сораган. Аңа мәктәпнең булмавы турында әйткәннәр. Аның йөзенә хәсрәтләнү билгесе чыккан һәм ул мондый мәчетнең зыянга булуы турында әйткән. Намаз уку урынын гына эшләү – бу һич тә дөрес түгел. Кешеләрне укытырга, ислам белеме бирергә кирәк. Шуңа күрә Мәскәүдә намаз залы да, конференция бүлмәләре дә булган мәдәни үзәкләр төзү максатка күбрәк ярашлы булыр иде.

Әңгәмәдәш – Владимир Ойвин, «Портал-Credo.Ru»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе