“Татар заманы” заман таләбе иде

«Татар заманы» сайты үзенең кыю фикере, күпләрне борчый торган мәсьәләләргә алынуы белән игътибарны яулап алды. Сайт эшчәнлеге, торышы хакында Әмирхан Исхакый һәм Тимер

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 24

«Татар заманы» сайты үзенең кыю фикере, күпләрне борчый торган мәсьәләләргә алынуы белән игътибарны яулап алды. Сайт эшчәнлеге, торышы хакында Әмирхан Исхакый һәм Тимер Сәгыйтовтан алынган интервью кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйбыз.

- «Татар заманы»ның гамәлгә кереп китү тарихын сөйләгез әле. Барысы да нидән башланды соң?

- Гамәлгә кереп китү вакыты 2011 елның 1 апреле. Әйтеп китү кирәк, татар дөньясында татарча интернет газеталар аз. Шуннан соң кызыклы һәм файдалы булган интернет газета ачып җибәрү фикере уянды. Ә ихтыяҗга килгәндә, ул нәрсәдән килеп чыга соң? Укучы бар, әмма ул укучыга заман таләпләре белән язылган мәгълүмат җитми. Бүгенге татар журналистикасына, язмаларына игътибар итсәк, анда шундый тенденция күзәтелә: татар журналистикасы сәяси язмалардан ерак тора, милли проблемаларны тулысынча ачкан язмаларны бастырмый. Бездә шундый проблема бар: киң колачлап алып милли-мәдәни темага язу, дөньядагы тенденцияне күзәтү. Дөньяның кая баруын, иманлы система белән имансыз системаның ни рәвешле көрәшүен яки башкача әйтсәк, ак белән караның каршылыгын, татар милләтенә кемнәр янавын, бу һәм башка сорауларны анализлау да кирәк иде. Әйтергә теләгән фикерем шул: бүген без үзебезнең -проблемаларыбызны читтән күрергә ияләшкән. Без аны йә Мәскәү тарафыннан яисә башка халыклардан, ә кай очракларда татар милләтенең үзеннән дә күрәбез. Татарның проблемасы үзеннән. Әйтәләр бит, ишек ачыр өчен ачкычы үзендә, дип.

Бездә блогерлар зур әһәмияткә ия булуын да әйтеп китү кирәк. Менә мәгърифәтче Илдус әфәнде Әмирхан татарга кемнәр янавын тирән язмалар белән аңлатып тора. Гомумән, блог системасы — ул татар телле интернетында күзәтелмәгән хәл.

- Менә, блоглар системасы дигән сүз булды. Бу, дөрестән дә, яңалык. Аның хакында да сөйләгез әле.

- Татар интернетында ул әлегә формалашып кына килә. Яшерен-батырын түгел, аның чишмә башында «Татар заманы» үзе тора. Әлбәттә, кайбер татар телле сайтлар блоглар башлап җибәрде, әмма алар бер-ике кешегә генә кайтып кала һәм тотрыклылык та күзәтелми. Блоглар аша кеше аерым бер мәсьәләгә үзенең субъектив фикерен белдертә. Бүгенге көндә безнең 13 блоггер бар. Монда безнең мәгърифәтчеләр, (алда әйтелгән Илдус әфәнде Әмирхан) сәясәтчеләр, динчеләр бик күп. Мәсәлән, Кабан арты мәчете имамы Сәед Җәгъфәр Лотфуллин, мөфтияттән Вәлиулла Якупов. Татар җәмәгатьчелегенең төрле өлкәләрендә, юнәлешләрендә актив эшләүче вәкилләрне җыйдык. Танылган журналист-остазыбыз Илфат Фәйзрахманов, татар альтернатив музыкасы вәкиле Ильяс Гафаров яза. Тарихчылар күп. Сәясәтче Рафаил Хәкимовны аерым әйтергә кирәк. Чыннан да, «Татар заманы» сайты татарларны берләштереп, эшләп килә башлады. Хәзер инде моннан татар зыялылары арасында уртак үзенчәлекләрне күрү мәсьәләсе дә калкып чыкты.

«Татар заманы»н Татарстан кысаларында гына түгел, безне бөтен дөньяда укыйлар. Шул исәптән Мәскәүдә, Кытайда Америкада, Прагада, Австралиядә, Төркиядә дә. Сайтны башлап җибәргәндә үк нинди кысаларда язарга дигән мәсьәләне куйган идек. Әйтик, Татарстан, Башкортстан кысаларында гынамы? Безнең сайтның киңлеге ахыр чиктә Алтын Урда тарихына кайтып калды. Чөнки татарлар күмәкләшеп һаман да тарихи бөек татар илендә яши. Хәзер без Әстерхан, Себер, Кырым яңалыкларын да яктыртып барабыз.

- Ниндидер басым юкмы? Киртәләр туамы?

- Беренчедән, без беркайчан да радикал карашта тормыйбыз, рәсми структуралар белән каршылыкка керергә тырышмыйбыз. Бу юлның нәтиҗәсе булмавын беләбез. Әлбәттә, әгәр дә безнең көчебез җитә икән, тәнкыйтьлибез. Ни өчен менә татар телле «Идел» журналы мөхәррире рус кешесе? Чөнки моны без язган очракта файдасы тияргә мөмкин. Яки шул ук татар телен укыту мәсьәләсе. Без боларның барысын да язабыз. Мөгаен, Мәскәүдәге «Җәмигъ» мәчетен саклау иң көчле тема булгандыр. Әлбәттә, безгә каршы килүче якка килгәндә, монда пародокс килеп чыга. Журналистлар Мәскәүдәге тарихи мәчетне саклау, халыкны мәчет тирәсеннән кумау ягында, ягъни яңа бина янында искесен дә саклап калу яклы. Ә шул ук вакытта үзләрен милләтчеләр дип санап йөргән икенче бер төркем моңа каршы килде. Бу бит үз-үзеңә каршы көрәшү. Заман милләтчеләре, милләт йолдызлары, үзләрен чын татар матбугаты дип санаучылар бар да буш булып чыкты.

Гаделлек өчен көрәшкәндә гаделсезләр һәрвакыт булачак. Әгәр син бөтен барлыгың белән татарның шушы илаһи юлын, мәхәллә юлын аңлап бетермәсәң, ниндидер вак мәсьәләләргә бәйләнеп каршылыкка кереп була. Мисал өчен ни өчен урамдагы бер генә язуда да татар сүзе юк, дип. Шуңа да бәйләнергә була бит. Ләкин бит урамдагы ул язу безнең төп максатыбыз түгел. Ул форма гына. Иң мөһиме эчке якның дөрес булуы. Андый каршылыклар Мәскәү мәчете тирәсендә килеп чыкты. Без һәрвакытта да Мәскәү мәчетен саклау ягында булдык, җимерүчеләрне тәнкыйтьләдек. Монда төп әйбер җимерүчеләрне тәнкыйтьләү түгел иде. Монда ике әйбер килеп чыга. Мәскәүдә Равил Гайнетдин җитәкләгән мөфтият бер яктан бик радикал кебек күренә. Ул эмигрантларны, Кавказларны яклый. Ә эчке яктан бернәрсә юк. Халык белән эшләнелми, мәчетләр төзелми. Икенче яктан хөкүмәт белән акыллы сәясәт алып барган дин әһелләре тәнкыйтьләнә. Аларның дәүләт белән сәясәт алып барганнары тышкы яктан сизеләдер. Әмма бит аларның эчке ягы татарныкы. Менә шуны аңлап бетерми бүгенге көндә халык. Чөнки бит кешенең битендә түгел, ә күңелендә ни булуы мөһим. Тышкы форма белән мавыгу, урамга чыгып кычкыру, ясалма әйберләрнең берсе дә нәтиҗә китерми. Чөнки урам белән генә эш бетми әле.

Кыю язуыбызга килгәндә, чыннан да, милләткә каршы, антидемократик гамәлләр эшләнә икән, без үзебезнең оппозицион карашыбызны белдерәбез. Шулай ук мондый мисаллар бик күп. Без исә җәмгыятебездә күзәтелгән антидемократик тенденцияләргә каршы торабыз.

- Сезне кайбер тарафлар Татарстан мөфтие сәясәтен яклауда гаепләргә тырыша. Бу уңайдан фикерегез ничек?

- Тәнкыйть турында сүз барды. Без ни өчен, мәсәлән, җөмһүриятебез Илбашын, мөфтине тәнкыйтьләргә тиеш? Мин исә аларның берсен дә тәнкыйтьләү ягында түгел. Татарстан Илбашын без сайлап куймыйбыз. Аны куялар. Әмма аңларга кирәк, безнең башка җитәкче юк. Ул тырыша, сәфәрләр кыла. Аннары һәр түрә үзенең хезмәтенә лаек булганга сайланган. Бу гади сүз түгел, бу Аллаһы сүзе. Мөфти мисалына килгәндә, ул да бит билгеләнгән кеше. Ни өчен без аны тәнкыйтьләргә тиеш? Татарстанда безнең башка мөфтиебез юк. Һәм шушы мәхәллә системасын дәүләт кысаларында саклаучы кеше дә юк. Ә бит ул күпмедер дәрәҗәдә мәхәллә системасын, телне саклый һәм киләчәктә бәйсез мәхәллә системасы оешуда бер җирлек булып тора. Бөтен әйбергә дә акыл белән карарга кирәк дип саныйм. Чөнки бик акыллы бер фикер бар. Беркем дә берәү белән дә идарә итә алмый. Хәтта шушы мәхәллә эчендә дә. Шуны аңларга кирәк: өстән идарә итеп булмый. Дөньяны карасак, берәм-берәм җимерелеп бара бит. Шушы имансыз Көнбатыш системасы зәгыйфь, бер яктан таркалган, иманлы система булырга тиеш булган, ләкин имансызлык белән тулган системаны җимереп бара. Монда Америка Мисырны, Сирияне, Ливияне җимерә, дип кенә аңларга кирәк түгел. Әлбәттә, аларның суверен дәүләткә тыкшынуларын берничек тә аклап булмый, ләкин без аларны имансыз икәнен дә яхшы белеп торабыз бит. Әмма иң куркынычы — гарәп дөньясы эчтән таркала. Каддафилар, Мөбәраклар алар диктаторлар. Каддафиның 40 елдан башлыкта утыруы, әлбәттә, хәерлесе белән тәмамланмый. Алар хакимлек итәргә теләде. Һәм ахыры ничек тәмамланды соң? Ислам принцибы гади — халык үз җитәкчесен үзе сайлап куярга тиеш, динебезгә демократия хас. Мәчеткә имам сайлаганда да, дәүләткә илбашлыгын сайлаганда да ул принцип сакланырга тиеш. Башка юл — җәмгыятьне төрле сәбәпләр белән тарката гына.

Татар милләтен мобилизацияләү, бергә туплау кирәк. Менә революциягә кадәр бернинди дәүләт тә булмаган, әмма милләт сакланган. Үзенең системасын, мөхитен булдыра алган. Нәкъ шулай ук без дә шул идеяләрне күтәрәбез. Һәм иншәАллаһ киләчәктә дә эшебезне дәвам иттерәчәкбез. Тырышлыгыбызның гамәли яктан да җимешләре күренер дип уйлыйбыз.

- Ә яшьләрне бүгенге татар дөньясына ничек җәлеп итәргә була?

- Ул да булса татар телендә икътисад, социаль тормыш, шәһәр мәдәнияты, төрле кызыклы хәлләр, полиция тормышы, армиядәге башбаштаклык турында язу, криминал тормышны биреп бару, ниндидер кешенең битарафлыгы аркасында килеп чыккан фаҗигаләр турында язу. Икенчедән, бер кызыклы юнәлеш бар. Ул да булса бүгенге шәһәр мәдәнияте өлкәсендә эшләгән вәкилләр белән интервьюлар эшләү, алдынгы яшьләр, технологияләр турында язу. Аннары татар матбугатының бер зур кимчелеге бар. Ул да булса беренчел мәгълүмат биреп бармау. Мисал өчен, безнең халыкның Австралия татарлары белән очрашуын Татарстандагы бөтен чыганакларга караганда да «Татар заманы» беренчеләрдән булып хәбәр итте. Шуны да әйтергә кирәк, без интернетта бик күп утырабыз. Һәм анда яшьләр өчен кызыклы булган әйберләр шактый. Мәсәлән, шул ук сәяси әйберләр. Интернетны күзәтсәң, сәяси тормышның халык белеп бетермәгән бик күп яклары ачыла. Яшьләрне бүгенге заман таләпләрендә мәгълүматка җәлеп итү кирәк. Ә татарда ул интернет газета. Безне күбрәк шәһәр кешесе укый, билгеле. Ул яшьләр белән эшләгән интервьюларда да, шәхесләрнең тамырлары авылдан булса да, юнәлешләре шәһәр мәдәниятына карый.

- Сезгә кемнәр яза?

Мисал өчен, Айзат Шәймәрдән, Саша Долгов, Гөлназ Габдрахманова, Лиана Хамматова, Ирек Уразаев... Безгә Төркиядән Илдар Габидуллин язуын да әйтеп китик. Төрле университетлардан яза торган кешеләребез бар. Мәсәлән, энерго институтыннан Ренат Миргаязов яшьләр тормышын актив чагылдырып бара. Педагогика университетыннан Рәзил Кашапов яңа гына спорт турында яза башлады. Ягъни хәбәрчеләр күп. «Татар заманы»ның төп максаты: татар телле кешеләргә, татар телле студентларга урын бирү. Безнең сайтка темасы туры килсә, кемдә яза ала, мәгълүматны куя ала.

Сайтны без студентларныкы гына дип әйтсәк тә, аның белән кызыксынучы тарафлар бик күп. Дәүләт оешмалары, дәүләт контрольлегендә торган оешмалар да хезмәттәшлек итәргә теләде. Ләкин безнең төп таяну канатыбыз ул да булса Мәскәү ягы. Башлап җибәргәндә дә без нәкъ менә алар белән башлап җибәрдек. Анда безнең татар җанлы кешеләребез тора. Шулай да инде без теләсә кем белән хезмәттәшлек итү яклы түгел.

Аннары әйтеп китәргә кирәк, безнең сайтның исеме дә шундый яңгырашлы «Татар заманы» дип атала. Ул бит Туктамышлар, бүгенге Миннехановлар заманы гына түгел. Ул заман илаһи кануннарга нигезләнгән, кара тормыштан аерылган Татар заманы.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Иҗади уңышлар юлдаш булсын сезгә.

Әңгәмәне Айсылу ЮЛДАШЕВА оештырды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе