Зина кылуның куркынычы

"зинага якын да бармагыз, чөнки ул – пычрак һәм начар юл” ( "әль Исраа", 32). Хәзерге вакытта зиначылык (проституция) Җир шарының күпчелек илләрендә рөхсәт ителә, ә

БӘЙЛЕ
2010 Авг 31

"зинага якын да бармагыз, чөнки ул – пычрак һәм начар юл” ( "әль Исраа", 32). Хәзерге вакытта зиначылык (проституция) Җир шарының күпчелек илләрендә рөхсәт ителә, ә кайберләрендә законлаштырылган да булырга мөмкин. Бу төрле дәрәҗәдәге чиновникларга, хокук саклау органнарына һәм башка шундый профессия вәкилләренә зур керемнәр бирә. Шундый бизнес белән шөгыльләнүче хатын-кызларга кечкенә штрафтан башка бернәрсә дә янамый. Зиначылык ачык рәвештә макталмый, хәбәр ителми, ә экзотик яллар,массаж салоннары, VIP-услугалар астында яшеренелә.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: зиначылык хатын-кызларның борынгы профессияләренең берсе. Бу, беренче чиратта, хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны белән бәйле. Ислам дине иңдерелгәнгә кадәр хатын-кызлар ир-атларга караганда түбәнрәк дәрәҗәдә булганнар. Әгәр алар вәлисез (ирсер, атасыз, абыйсыз, малайсыз) калсалар, ирләр җәмгыяте басымы астында ничектер яшәргә тиешләр иде. Бу хәбәрне без тарихи чыганаклардан һәм әдәби әсәрләрне укып беләбез. Шундый очраклар да билгеле: шундый эшләргә кызларын ата-аналары җибәрә торган булганнар, чөнки зур гаиләнетуйдырып бетерә алмаганнар, аннары исә кызларын кияүгә биргәннәр. Бу тәҗрибә Көнбатыш Европада урта гасырларда (Христиан чоры) киң таралган, чөнки һәрбер кеше дә кызын монастырьга бирә алмаган, чөнки түләү шактый гына зур булган.

Ислам дине иҗдерелү белән, хатын-кызларга мөнәсәбәт тамырдан үзгәрә. Гыйбадәт өлкәсендә хатын-кызларның хокукы ирләрнеке белән тигезләшә. Ир-атның фикере шуның өчен генә тиешрәк булган, чөнки алар хатын-кызларны тәэмин итеп торганнар. Ләкин мондый вакытта да хатын-кызны рәнҗетергә ярамаган. Зина кылу тыелган булган. Аллаһ Коръәндә әйтә: “Һәм кызларыгызны бозыклыкка этәрмәгез...” (Нур сүрәсе, 33).

Бу кагыйдәләр кешелек өчен файдалы булуга карамастан, хәзерге заман вәкилләре мондый кагыйдәләргә иярергә теләми, ә бу исә бик начар (катастрофик) нәтиҗәләргә китерде.

Зиначылык хатын-кызга яңадан баштагы түбән дәрәҗәне кайтарды. Шәхеснең кыйммәтләрен саклый алмаган җәмгыятьтә үтерүләр, шантаж, наркомания күренешләре киң таралган.

Хокукый һәм әхлакый нормалардан тыш, зина кылу кешенең сәламәтлеге өчен дә бик куркыныч. Никахтан тыш якынлык кылу нәтиҗәсендә хәзерге заманның “бич” лары барлыкка килә: сифилис, гонорея, ЗПППның зур төркеме һәм шундый ВИЧ, аңа ислам диненнән башка дару табылмаган. Бу авырулар көчәйсәләр, хатын-кыз бала таба алмый башлый, маткадан тыш йөклелек, бала тудыргандагы аномалияләр, эндометриоз авыруы, матканың миомасы, аденома, ирләрдә импотенция, иң зарарлысы – авыру яки үле бала туа.

ЗПППның дөньяга таралышы: трихомониаз – 174 млн., микоплазмоз – 174млн., хламидиоз – 92млн., гонорея – 62 млн., сифилис – 12 млн. авыру кеше. 45 миллион ВИЧ авырулы, башка төрле санау буенча 6 тапкыр артык. Авыруларның күпчелеге 15-24 яшьләр арасында туры килә. Әгәр авыру көчәйсә, бәндәне юк итәргә мөмкин.

Иң мөһиме, бу авырулар зиначылык нәтиҗәсендә тарала. Гаилә тормышы белән яшәгән вакытта андый авырулар үтеп керми. Европада туйдан соң “дуслык дәвасын” оештыралар, ләкин ул бер генә тапкыр кабатланмаска мөмкин.

Проституция (зиначылык) авырулар белән генә куркытып калмый, ә бәлки, аның аша авыру күчеп йөри. Чынлыкта исә, бу күренеш хатын-кызны бик түбән дәрәҗәгә төшерәләр. Акчага уо үз тәнен сата, имеш, ярлы яшәүдән котылам дип. Мондый тәнне яшь һәм матур булганда сатып алалар. Бу матурлык озак дәвам итә микән? Юк шул! Хатын-кызның матурлыгы, тышкы кыяфәте канында җенси грмоннарның барлыгы белән бәйле (мәсәлән, экстроген). Алар кими башлагач, хатын-кызның матурлыгы 30 яшьтән соң кими башлый. Әгәр җенси тормыш алдан башланса, 25 яшьтән үк ул гормоннар кими башлый. Гормоннар үзләренең мөмкинлекләен киметәләр. Аннары инде бу зиначы кызлар шундый сорау куялар: “Алга таба нишләргә? Ничек яшәргә?” яхшы эшкә урнашыйм дисәм, тиешлә гыйлемем юк. Тормышта яхшы яшәргә ир таба алмыйм, балаларым да юк. Организм мөмкинлекләрен югаткач, бала табуы да мөмкин түгел. Мондый хатын-кызлар тынычланыр өчн аракыга, наркотикларга үреләләр, тормышларын үз-үзләрен үтереп тәмамлыйлар. Бик кайгылы, ләкин бу күренеш бар. Мондый юлга кереп киткән хатын-кызларның язмышы шулай фаҗигале төгәлләнә. Ничек кенә матур, акыллы булмасыннар, яшьлекләреннән соң беркемгә дә кирәк булмый башлыйлар.

Аллаһның кануннары котылгысыз. Исламда хатын-кыз мондый начар күренешләрдән азат. Һәрвакыт хатын-кызларны карап торучы кеше табыла. Хатын-кызларны карап тору – ирләр өстендә, хатын-кызларның өстендә түгел.

Дөреслектә, барлык нәрсә дә язмыш буенча бара. Хатын-кызның эше дә язмыш белән бәйле. Ләкин исламда хатын-кыз сакланган.

Ислам илләрендә кайбер кешеләр мондый профессияне акча эшләр өчен булдырырга телиләр. Алар болай дип акланалар: бу бит мөселман хатын-кызлары өчен түгел. Ләкин мөселман кешесенә андый бизнес белән шөгыльләнү катгый тыела.

Тыелган гамәл тыелган булып кала бирә. Раббыбыз беребезнең дә бу эшкә тап бумавын насыб итсен иде. Аның зыяна бит шактый зур.

Фтыйма МАНЗУР


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе