Килә изге Рамазан!

Рамазан ае якынлаша. Аллаһы Тәгалә әлеге изге айны шатлык белән каршы алып, яхшы гамәлләр генә кылып үткәрергә насыйп итсә иде. Бу ай сабырлык, игелек, изгелек,

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

Рамазан ае якынлаша. Аллаһы Тәгалә әлеге изге айны шатлык белән каршы алып, яхшы гамәлләр генә кылып үткәрергә насыйп итсә иде.

Бу ай сабырлык, игелек, изгелек, гыйбадәтләрне аеруча күп кылу ае. Әлеге айда Коръән дә иңгән. Гөнаһларыбыздан тәүбә итеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкерләр әйтеп, намазлар укып, мохтаҗларга сәдака биреп, шат күңел белән уразага керергә әзерләник.

Минем яшем олы булганлыктан (миңа хәзер 83 яшь), безнең гомергә заманның төрле вакытлары туры килде. Без бала чакта намаз уку, ураза тоту, дини бәйрәмнәрне ачыктан-ачык уздыру тыела иде. Әтиләр кичке якта сөйләшеп, гает намазларын берәр кешегә җыелып, я булмаса, урман эчендә укыйлар иде.

Миңа 11-12 яшьләр булгандыр. Ул вакытта күрше авылга йөреп укый идек. Мин бер көнне әнидән сорап, сәхәргә тордым һәм ураза тотып карарга уйладым. Мәктәпкә килгәч, бер куштан малай минем уразада икәнемне укытучыга җиткергән.

Укытучы апа мине класс алдына чыгарып бастырды. Бөтен кеше алдында авызыма ризык каптырды. Икенче көнгә педсоветта тикшерәбез, дип тә янады. Ул чакта бик курыккан идем. Мәктәптән кумасалар ярар иде, дип бик борчылып йөргәнем хәтердә. Чөнки мин, өстәвенә, репрессияләнгән кеше баласы идем. Әлеге вакыйга гомер буе минем күңелемнән китмәде.

Безнең яшьлегебез менә шундый катлаулы, михербансыз заманга туры килде. Аллага шөкер, хәзер заманалар үзгәрде. Намаз укы, ураза тот, гамәл-гыйбадәт кыл – барысы да рөхсәт ителгән. Барысы да үзебездән генә тора. Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә пакълек иңдерсен, иманыбызны ныклы итсен, балаларыбызга шәфкатьлелек, барчабызга исәнлек-саулык бирсен.

Әйтергә кирәк, Аллаһы Тәгалә миңа картлыгымда зур бәхет бирде. Ник дигәндә, балаларым да гыйбадәт кылып яшиләр.

Кадерле дин кардәшләрем! Шушы изге айда Аллаһы Тәгалә илләребезгә тынычлык, сәламәтлекләр сорап уразаларыбызны тотарга, гамәл-гыйбадәт кылырга, изгелектә булырга көч-куәт бирсә иде.

Чакырып безне намазга

Яңгырый моңлы азан.

И мөселманнар, шатланыйк

Килде изге Рамазан.

Ходай безне сынамакка

Рамазан аен бирде.

Туры юлны күрү өчен

Бу айда Коръән иңде.

Дога белән каршы алыйк

Рамазан аебызны.

Бер Ходаем гафу итәр

Кылган гөнаһларыбызны.

Зәйтүнә ХӘЙРУЛЛИНА,

Казан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе