Миһербанлы юлбасар (риваять)

Сөләйман (г.с.) янына өч мосафир килә дә: - Син, хикмәт иясе, арабызда кемнең карак икәнлеген ачыкларга булыш безгә. Сәфәргә чыгар алдыннан өчебезнең дә

БӘЙЛЕ
2011 Окт 25

Сөләйман (г.с.) янына өч мосафир килә дә:

- Син, хикмәт иясе, арабызда кемнең карак икәнлеген ачыкларга булыш безгә. Сәфәргә чыгар алдыннан өчебезнең дә алтын-көмешләребезне бер җиргә күмеп калдырган идек. Кайтуыбызга хәзинәбездән җилләр искән! Өчебезнең берсе моны үзенә үзләштергән...

Сөләйман (г.с.) боларны игътибар белән тыңлап тора да:

- Мин сезне үзем чакырып алырмын, — дип, өйләренә озата.

Онытылды дигәндә генә, ул аларны үзенә дәшеп ала.

- Сез, мосафирлар, хикмәт ияләре, бер мәсьәләне бергәләп чишик әле, — ди ул аларга һәм кыйсса сөйли башлый: — Бер кыз белән егет кечкенәдән үк бергә үсәләр. Егет кыздан: «сиңа кияүгә чыгам», — дигән вәгъдә ала. Ләкин кызның әти-әниләре моңа ризалык бирми, аны бай егеткә димлиләр. Кыз әти-әнисенең сүзенә каршы килә алмаган. Никахтан соң алар хәләл җефете белән егетенә биргән вәгъдәсен өстеннән төшерер өчен аның янына баралар. Һәм кыз элекке егетенә шундый сүзләр белән эндәшә:

- Әти-әниемә каршы бара алмадым, икенче берәүгә кияүгә чыктым, — ди кыз беренче вәгъдәләшкән егетенә. — Бирелгән вәгъдәмне өстемнән төшер инде...

-Арагызда киртә булмыйм, — ди егет. — Бәхетле булыгыз, хәер-дога сезгә.

Яшь парлар, шатланып кайтыр юлга чыга. Көтмәгәндә каршыларына юлбасарлар килеп чыга. Егет белән кызның бар булган алтын-көмеш әйберләрен җыеп алганнан соң, юлбасарлар атаманы карт ирнең күзе кинәт кызга төшә.

-Чибәркәйне болай гына җибәрмибез,- ди ул.- Кол итеп сатарбыз.

-Сиңа әйтер сүзем бар, игътибар белән тыңла әле, — ди кыз аңа. — Яшь вакытта бер егеткә «сиңа гына кияүгә чыгармын», дип вәгъдә биргән идем. Ләкин башка берәүгә насыйп булдым. Вәгъдәләшкән егет янына вәгъдәне өстебездән төшерергә рөхсәт сорап барган идек. Син өлкән яшьтә булсаң да, бәлкем, беркемгә дә вәгъдә итмәгәнсеңдер. Ләкин дөньяга килгәнче, Аллаһыга «Син — безнең Раббыбыз», дип, Аның кушканнарын үтәргә вәгъдә биргән идең. Мин гади бер кешегә биргән вәгъдәмне алыр өчен дә аның хозурына бардым. Ә син шушы бозыклыкны кылып, Аллаһка биргән вәгъдәңне бозасыңмы?

Әлеге сүзләрдән соң картның күзләре яшьләнә.

- Шушы яшемә җитеп, бу кыз кебек тә фикерли белмим икән, — ди һәм таланган малларны кире кайтарырга боерып, юлбасарлыктан ваз кичә.

Сөләйман (г.с.) кыйссаның ахырында, өч мосафирга мөрәҗәгать итеп:

- Шушы сөйләнгән вакыйгада кайсысы хөрмәткә, мактауга лаек? — дип сорады.

-Әлбәттә, вәгъдәсен кайтарган егет,- диде берсе.

Икенчесе исә вәгъдәсен мөмкин кадәр үз өстеннән төшерергә тырышкан һәм морадына ирешкән, юлбасарга да тәэсирле вәгазь сөйләүче кызны мактауга лаек, дип тапты.

- Иң хикмәтлесе — карт,- диде өченче мосафир.- Малларын тартып алганнан соң чибәр кызны кулдан ычкындыр инде...

Сөләйман (г.с.), өченче мосафирга төртеп күрсәтеп:

- Сезнең арагызда карак булганы шушыдыр, — диде.

Хөрмәтле дустым, Сөләйман пәйгамбәр сөйләгән бу вакыйгада бик күп сабаклар бар. Аның тарафыннан иң зур дәресе — вәгъдәне тотуга һәм үтәүгә багышлана. Вәгъдәне кемгә генә биргән булсаң да, булсын ул әтиең, әниең, абыең, сеңелең, туганың, дустың, күршең, танышың — вәгъдәне үтәргә тиешсең. Шулай ук бу әйтелгән вәгъдәләрне үз эченә алган иң зур тагы бер вәгъдә бар: ул да булса, дөньяга килгәнче, һәрбер җанның Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә бирүе: «Йә, Раббым, нинди генә хәлдә булсам да, пәйгамбәрләр күрсәткән юлдан тайпылмамын һәм кушканнарыңны үтәрмен, тыйганнарыңнан тыелырмын, дөньяда соңгы сулышыма кадәр сиңа бәндә булып калачакмын». Ләкин кешеләр ничек итеп дөньяга туган сәгатеннән алып бер-ике яшенә кадәр булган хәл — әхвәлләрен онытканы кебек, дөньяга килгәнче Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәләрен дә хәтердән чыгарганнар. Бер-ике яшь арасында булган хәлләрне әти-әниләре искә төшереп сөйләгәннәре кебек, дөньяга туганчы Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә биреп килүебезне без, кешеләргә, пәйгамбәрләр искә төшерә. Аллаһы Тәгаләнең изге китабында шулай дип язылган:

قال اللَّه تعالي. أ َ لَسْتُ بِرَبِّكُمْ قَالُو بَلىَ ﴿172﴾ سورة الأعراف

Аллаһы Тәгалә җаннардан:

Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» - дип сорады.

- Әйе, син безнең Раббыбыз»,- дип җавап кайтарды җаннар.

Әй, сөекле дустым! Дөньяга килгәнче Аллаһыга биргән вәгъдәңне һич онытма, гөнаһлардан тыел, дин кушкан киңәшләрне үтә. Аллаһ каршысында вәгъдә биреп, вәгъдәсен үтәмәгән монафыйкларның (икейөзле кешеләрнең) ышанычсыз булу сыйфатларын үзләштерә күрмә.

Пәйгамбәребез (г.с.) әйтте:

قال رسول اللَّه ﴿ صلى اللَّه عليه وسلم ﴾: ءاية المنافق ثلاث اذا حدث كذب، واذا وعد اخلف، واذا أتمن خان.متفق عليه.

« Монафыйкларның өч галәмәте булыр: сөйләсә - ялган сөйләр, вәгъдә бирсә — вәгъдәсен тотмас, әманәткә хыянәт итүчеләрдән булыр.»

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе