Уразага багышланган сораулар һәм җаваплар

Үт куыгында таш булганлыктан, табиб миңа аз-азлап, көненә 5 тапкыр ашарга киңәш итте. Рамазан ае вакытында миңа нишләргә? Назир Сезгә мөселман табибы белән

БӘЙЛЕ
2010 Авг 25

Үт куыгында таш булганлыктан, табиб миңа аз-азлап, көненә 5 тапкыр ашарга киңәш итте. Рамазан ае вакытында миңа нишләргә?

Назир

Сезгә мөселман табибы белән киңәшергә кирәк. Әгәр дә андый мөмкинлек юк икән, бу өлкәдә белгеч булган табибның диагнозыннан чыгып хәрәкәт итү сорала.

Рамазан ае вакытында үзеңнең законлы хатының белән якынлык кылырга ярыймы?

Таһир

Әйе, ярый. Ләкин вакыт ягыннан ул чикләнгән. Шәригатьтә кояш баеганнан алып, таң атканга кадәр генә рөхсәт ителгән.

Белүемчә, ураза вакытында тәмәке тарту, аның төтенен сулау тыела. Әгәр дә эшли торган бүлмәм тәмәке тартучылар урыны белән янәшәдә генә булса, миңа нишләргә киңәш бирәсез?

Мәрьям

Аеруча уразада тәмәке тарту кирәксез, күңелгә ятмаган эш. Ә тәмәке тартмаучыларның уразасын бозмый ул.

Мин хәзерге вакытта йөклемен. Даими рәвештә укшыта, күңел болгана, косасы килә. Болай да көннәр буена ашамыйм да, эчмим дә. Табиблар аз-азлап, еш ашарга киңәш итә. Ә мин моны эшли алмыйм. Бик тә ураза тотасым килә. Ураза тотсам, бәлки хәерлерәк булыр.

Ольга

Кешенең сәламәтлеге белән бәйле мәсьәләләрдә шәригать табибларны тыңларга чакыра. Шулай да үзегезнең хәлегезгә карагыз. Әгәр дә хәзер уразаны тота алмасагыз, бу гамәлне соңрак, мәсәлән, кышкы айларда каза кылырга була.

Бәвел юллары, бөер авырганда ураза тотарга мөмкинме?

Табибларның киңәшенә һәм үзегезнең хәлегезгә карагыз. Әгәр булдыра алсагыз, тотуыгыз хәерлерәк. Әгәр дә юк икән, сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе