сәҗдәи сәһү ничек кылына?

Сорау: сәҗдәи сәһү ничек кылына? Һәм ул кайсы вакытларда кылына? Җавап: Исламның бер баганасы буларак намаз уку мәсьәләсе һәрвакытта да актуаль булыпк ала

БӘЙЛЕ
2009 Авг 09

Сорау: сәҗдәи сәһү ничек кылына? Һәм ул кайсы вакытларда кылына?

Җавап: Исламның бер баганасы буларак намаз уку мәсьәләсе һәрвакытта да актуаль булыпк ала бирә. Мондый гыйлемнәр буыннан-буынга тапшырылып килгәннәр, чөнки алар кирәкле белемнәр. Бу санда без сәҗдәи сәһү турында сүз алыпбарабыз. Фикх китабында утыз урында сәҗдәи сәһүне кылырга кирәклеге турында әйтелә. Ләкин бөтен очраклар да өч мөһим кагыйдәгә буйсыналар:

Беренчедән, әгәр мөселман намазына берәр фарыз гамәлне кушса (әйтик, тагын бер рәгәгать кушса), ул сәҗдәи сәһүне кылырга тиеш.

Икенчедән, берәр вәҗеб гамәл төшепкалса, бу сәҗдә кылына.

Өченчедән, әгәр намазукучы өстәмә вәҗиб гамәл кылса, ул сәҗдәи сәһүне кылырга тиеш.

Намаз укучыга түбәндәгене җиткерергә кирәк: әгәр ул намазында берәр фарыз (мәҗбүри) гамәлне төшерепк алдырса, ул намзын яңадан укырга тиеш. Мәсәлән, әгәр ул бер рәкәгатьне төшерепк алдырса, сәҗдәне яки рөкүгне кылмый калдырса. Әгәр инде бер фарыз гамәлне кушса, аның намазы бозылмый, ләкин ул сәҗдәи сәхүне кылырга тиеш.

Андый мисалларны күпкитерегә була. Әйтик, бер рәкәгатьтә ике рөкүг яки өч сәҗдә кылу, бишенче рәкәгатькә

торыпбас у.

Әгәр намаз эчендәге вәҗеб гамәлгә килсәк, кеше аны төшерепк алдырса да, тагын бер вәҗеб гамәлне кушса да, сәҗдәи сәхүне кылырга тиеш. Зул- Ядәйн җиткерә: “ сәҗдәи сәһү әттәхиятне укыгач кылына. Сәлам биргәч, ике сәҗдә кылына, соңыннан әттәхият тә, салават та укыла.

Соңыннан исә намазны тәмамларга кирәк. Намазның ахырында сәҗдәи сәһү кылачак кеше, онытып, кылмый калдырса, намазына кимчелек килмәс аның өчен намаздан соң һичбер гамәл кылу лязем булмас. Әгәр инде кеше әле намазын тәмамламаса, ул сәҗдәи сәһүне кылырга тиеш.

Мин хәзер намазның фарызлары һәм вәҗебләре хакында әйтмәкче булам.

Намазның фарызлары:

1. Тәкбир - намазга керешкәндә “Аллаһу әкбәр” дию;

2. Кыям - өч аят укыр кадәр аяк үрә тору;

3. Кыйраәт - кыямда өч аят чамасы Коръән уку;

4. Рөкүгъ - кыямнан соң иелеп, рөкүгъ кылу;

5. Сәҗдә - маңгайны җиргә тиереп, ике мәртәбә сәҗдә кылу;

6. Тәшәхүд - әттәхияттә утырып тору.

Намазның вәҗебләре:

1. Кыйраәт- Фатиха фарыз намазларының әүвәлге ике рәкәгатендә витр, сөннәт вә нәфел намазларының

һәр һәр рәкәгатендә бер мәртәбә “сүрәи Фатиха” уку.

2. Дамм с ү р ә һ - м ә з к ү р рәкәгатләрдә “сүрәи Фатиха”дан соң янә бер сүрә яки өч аят кадәр Коръән уку.

3. Туманиәһ - рөкүгъ-сәҗдәдә әкалль бер тәсбих әйтер кадәр тору.

4. Каумә - рөкүгъ тән торгач, аяк өстендә турыланыптору.

5. Җәлсә - ике арасында утырып тору.

6. Кагъдә үлә - өч-дүрт рәкәгатьле намазларда рәкәгатьнең ахырында кагъдәгә утыру.

7. Тәшәһһүд - һәр кагъдәдә тәшәһһөд уку.

8. Сәлам - намаздан чыкканда сәлам бирү.

9. Мувәләт - намазның бер гамәле

тәмам булгач та, тиз анна соңгы

гамәлне кыла башлау.

10. Җәһр - иртә, ахшам вә ястү

н а м а з л а р ы н ы ң ә ү в ә л г е и ке

рәкәгатьләрендә имам сүрәләрне

кычкырыпуку.

11. Ихфә - башка рәкәгатьләрдә

имам да, ялгыз укучы да сүрәләрне

яшерен уку.

12. Инсат - имам сүрәләрне укыган

заманда моктәди тик тору.

13. Намазны тәртипб елән уку.

14. Намазда шикләнмәү.__


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе