Әйтегез әле, быел ураза кайчан башлана?

-        Әйтегез әле, быел ураза кайчан башлана? Гөлнара -        2010 елның 11 августы тирәсендә. Ләкин шуны истә тотыгыз, Рамазан ае

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

-       Әйтегез әле, быел ураза кайчан башлана? Гөлнара

-       2010 елның 11 августы тирәсендә. Ләкин шуны истә тотыгыз, Рамазан ае күктә яңа Ай тугач башлана. Мөселман календарендәге дата якынча гына бирелгән.

-       Минем соравым бар: мин хәзер бер хәл сөйлим, шуңа исдам дине ничек карый? Мәчет, фонд һәм мөселман җәмәгатьчелеге өчен веб-сайт төзергә заказ килде. Барлык эшләр дә эшләнде, ләкин инде ике ел алар миңа башкарган эшләр өчен бер тиен дә акча түләмәделәр. Шулай ук, интернет-трафик буенча да бурычлар барлыкка килделәр,килешүдә исә аның өчен аерым түләнер дип әйтелгән иде. Күпме генә акча түләргә үегтләмәс дә, ул төрле сәбәпләр таба, яки бөтенләй селкенми. Минем кебек көч белән мәсьәләне хәл итмәүче бәндәгә нишләргә? Ярдәм итегез. Роман Александрович

-       Ул вакытта Хезмәт килешүен төзергә кирәк, анда эш көннәре хакында да, түләү хакында да мәгълүмат булырга тиеш. Әгәр килешү телдән генә булса, моны суд та хәл итә алмый. Әгәр сез сайтны төзесәгез, сез бурычыгызны түләгәнче, сайтны ябып куя аласыз. Мондый мәсьәләләр 100 % төгәллек белән кыямәт көнне хәл ителер, кемне генә кыерсытсалар да.

-       Мөселманнарга майонез кулланырга ярыймы? Мүҗдә

-       Хәзерге вакытта “Хәләл” маркалы майонезлар сатыла. Майонезның составын карарга кирәк, анда хайван ите берничек тә катышмаска тиеш.

-       Ашар алдыннан һәм ашаганнан соң нинди дога кылалар? Фидан

-       Ашар алдыннан: Бисмилләһ, Әллаһүммә бәрик ләнә фи мә рәзәктанә вә кыйнә гәзәбәннәр. Ашап туйгач: Әлхәмдүлилләһи-лләзинә әтгамәнә вә сәканә вә җәгаләнә минәл мүслимин.

-       Мөселманнар ай календаре буенча яшиләр, күп кенә астрологик ай календарлары бар, анда ай көннәрен тасвирлап биргән. Бу көндә нәрсә эшләргә, эшләмәскә кирәклеге хакында да язылган. Мөселман кешесе бу чыганактан килгән мәгълүматны куллана аламы? Мәсәлән, ай календаре түбәндәге сайтта бар: http://www.abc-people.com/phenomenons/spirism/v-5.htm  рәхмәт. Рамил

-       Рамил, астрология һәм алдагысын әйтүчелек белән бәйле булган мәгълүматны кулланырга ярамый, аларга ышанырга, аларны тыңлап торырга да ярамый. Әгәр сез андыйларны радиодан яки телевизордан ишетсәгез, телевизор белән радиогызны сүндереп куегыз. Бу пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күп кенә хәдисләрендә тыела.

-       Әйтегез әле, ни өчен Коръәндә көньяктагы җимешләр хакында гына сүз бара, карамиләш, җиләкләребез хакында бернәрсә дә юк. Алар да бит кешегә файдалы. Бананнар белән финиклар бөтен җирдә дә үсмиләр. Валентина

-       Коръән Гарәпстанда иңгән. Гарәпләр бездәге җимешләрнең барлыгын белмиләр, ләкин без нәрсә хакында сүз барганын аңлыйбыз. Коръәндә бөтен дөньяга билгеле булган ризыклар хакында сүз бара.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе