Хатын-кызга ирдән башка чит илгә чыгарга ярыймы?

Минем әти христианнар өчен кирәкле ритуаль хезмәтләр (табут, тәре, истәлек ташлары, веноклар) ясау белән шөгыльләнә. Ислам мондый төр эшчәнлек белән шөгыльләнергә рөхсәт итәме?

БӘЙЛЕ
2011 Июл 12. Фото: babyblog.ru

Минем әти христианнар өчен кирәкле ритуаль хезмәтләр (табут, тәре, истәлек ташлары, веноклар) ясау белән шөгыльләнә. Ислам мондый төр эшчәнлек белән шөгыльләнергә рөхсәт итәме? Руслан

Исламда ул тыелмый.

Кеше берни эшләмәсә дә, аның белән төрле хәлләр булып тора. Мәсәлән, мин матди хәлемнең яхшыруын телим, әмма моның өчен бернинди гамәл кылмыйм. Шул ук вакытта якыннарым һәм күршеләрем байый, аларның тормыш дәрәҗәсе күтәрелә бара. Димәк, минем язмышым шундый. Ә башкаларныкы андый түгелме? Мин моның белән болай гына кызыксынмыйм. Бу хактагы белем миңа гына түгел, башкаларга да үз тормышларын оештырырга ярдәм итәр иде. Эльмира

Без язмышка каршы килә алмыйбыз, ә Хак Тәгаләнең рәхмәте белән үз язмышыбызны үзебез төзибез. Ягъни, теге яки бу эшне үзебез кылабыз. Ә бу һәр көнне башкарыла торган гамәл: әйтик, син озаграк йокларга телисең, тик иртә торасың, чөнки күбрәк эшләп каласың бар. Син күбрәк ашарга телисең, әмма үзеңне чиклисең, чөнки яшьлегеңне һәм эшкә сәләтеңне саклыйсың килә. Син кем беләндер ачуланырга телисең, әмма моны эшләмисең, чөнки ул гамәлнең файдасыз һәм нәтиҗәсез икәнлеген беләсең. Син күп көч һәм дулкынланулар китерүче җаваплылыкны үзеңә алырга теләмисең, шулай да аны үзеңә аласың һәм никадәрле авыр булмасын, ул эшне ахырына кадәр җиткерергә тырышасың. Тормышта Аллаһ тарафыннан билгеләнгән һәм һәркем өчен бертигез булган закончалыклар бар. Бөтен мәсьәлә кешенең рухи, гыйльми һәм физик яктан никадәрле тырышлык куюына кайтып кала. Бу тырышлыкны ул бер атна эчендә генә түгел, уннарча еллар буена куярга тиеш. 30 ел эчендә организмның кайбер әгъзалары тузгач, физик яктан чыныгу һәм вакытында ял итү аеруча мөһим төс ала. Моны исә кыйммәтле спотзалдан башка да эшләп була.

Максат һәм бурычларны дөрес итеп куя белергә генә кирәк. Калганнарын сез үзегез дә миннән начар белмисездер, дип уйлыйм. Иң мөһиме-җиңүгә омтылыш һәм Раббыбызга ышаныч, чөнки Аның теге яки бу уңышны казанган кешеләргә «Булсын!» дип әйтүе дә җитә.

Мин-татар кызы. Динем-ислам. Әнисе -татар, әтисе рус булган егеткә кияүгә чыгарга җыенам. Аңа -23 яшь, чукындырылмаган, сайлап алу хокукы биргәннәр. Ул православие ягына тартылмакчы була. Мин үзем дә, әти-әниләрем дә никах укытырга телибез, ләкин аның әтисе моңа каршы . Ул үзенең улын да никахка каршы котырта, моның аларның йолаларына һәм мәсләгенә туры килмәгәнлеге белән аңлата. Мин бөтен гомерем буена никах укыту турында хыялландым һәм аңа бу хакта күп тапкырлар әйттем. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә, аңа нинди дәлилләр китерергә? Ул хәтта чукыну белән дә куркыта. Атасы аның өчен зур абруйга ия. Алия

Аңа кияүгә чыксагыз, үз тормышыгызны җимерәчәксез. Аннары инде кире кайтарып алырга соң булачак. Хәзергә сез моны бәлки аңлап та бетермисездер, әмма берничә ай бергәләп яшәгәннән соң, моны бөтен барлыгыгыз белән тоячаксыз. Сезгә барлык ихтыяр көчегезне туплап, бу егетне онытырга кирәк. Шулай эшләгәндә зирәк акыллы һәм көчле кешегә әйләнерсез. Җирдә берничә миллиард яшүсмер һәм ир заты бар. Димәк, фикерләрегезне уртаклашучының табылуына шикләнмәскә мөмкинлек зур.

2012 елда дөнья бетә дигән сүзгә сезнең фикерне ишетергә телим.

Мөһим һәм кирәкле эшләрдән читләштерү өчен шушы ел белән кешеләрнең башын әйләндерәләр.

2.Изге Коръән китабында: «Дәхи Аллаһының кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһының үзегездән хатыннар яратканлыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды. Әлбәттә, Аллаһының бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр» («Рум» сүрәсе, 21 нче аять) диелә.

Танышым миңа үзенең гөнаһысы турында сөйләде: ул баланы үз иреннән тапмаган. Ул инде ире белән аерылышты, ләкин барысы да бала үз иреннән дип уйлый. Танышым хәтта без ачуланышканда да бу хакта сөйләмәүне үтенде. Ә ул моны үзе дә яшермәскә тиеш иде. Мин аның гөнаһысын уртаклашам түгелме?

Әгәр кешеләргә сөйләмәскә дип вәгъдә биргәнсез икән, димәк, яшерергә кирәк. Ә ул гөнаһ-аның мәсьәләсе, сезнеке түгел.

Кияүдәге хатынга классташ туганнар һәм ахирәтләр белән бергә утырырга ярыймы? Чит кешеләргә аның профиле күренмәячәк, дуслардан башкалар ул кешегә хат яза алмыйлар, профиленә дә карау мөмкинлеге булмаячак. Мәдинә

Кирәк түгел. Электрон почта аша язышыгыз.

Мин хатыным белән аерылыштым, безнең ике балабыз бар. Хатын хиҗаб киеп йөри, әмма кире һәм үзсүзле. Мин Алла хакы өчен аны кичерә килдем, шулай да авыру әниемә һәм сеңлемә мәхәббәтле булуына ирешә алмадым. Бервакыт әни аңын югалтты, икенче көнне мин хатыныма берәрсе эштән кайтканчы аны карап торуны сорадым. Хатын әнине карарга риза булмады, моны мин аңа гафу итмәдем. Без аерылыштык. Хәзер мине барыннан да бигрәк аның йөкле булуы борчый.

Минем барлык туганнарым аңа каршы, беркем дә аны яратмый. Элекке хатыныма балалар белән күрешүне рөхсәт итмәдем. Киңәш бирегез, миңа бу очракта нишләргә?

Сез хатыныгыз белән аерылышмасагыз, ул дөресрәк булыр иде. Туганнар белән хатын арасын көйләгәндә ир кешегә шактый ук акыл һәм дипломатия таләп ителә.

Зина кылган, әтигә хыянәт иткән әни кеше белән мөнәсәбәтләрне өзәргә мөмкинме?

Гөнаһ кешенең үзенә генә кагыла, ул башкаларга кагылмый. Әни кеше барыбер әни булып кала, хәтта ул мәҗүси динендә булса да.

Киявебез үзенең хатынына, бу очракта безнең кыз туганыбызга, кунакларны 3 көн дәвамында гына ихтирам итәчәге турында әйткән. Дөресме бу?

Сеңлебез йөклелекнең 8 нче аенда безне үзенә кунакка чакырды, без аңа бала табу өчен әзерләнергә һәм өй эшләрендә булышырга тиеш идек. Озак уйлап тормыйча, без аларга Мәскәү янына киттек. Ә үзебез Грозныйда яшибез. Башта бөтенесе дә әйбәт булды, әмма алып килгән күчтәнәчләр бетүгә, кияүне алыштырып куйганнар диярсең. Ул өйгә ризыклар алып кайтмый башлады. Безнең үз акчабыз бар иде, аның өйгә әйбер алып кайтканын көтеп тормадык, ризыкларны үзебез алып кайттык. Сеңлебезне бала тудыру йортына алып киткәч, акчабыз бетте, кияү хәтта ипи дә алып кайтмый башлады. Без әти-әниләрдән акча җибәрүне сорадык. Без аны гаепләмәдек тә, ир белән хатын арасын бозарга теләмәдек. Өен җыештырдык. Беренче никахтан булган балаларын карадык. Без аларда бер ай гына яшәдек. Бу очракта ул хаклымы? Исламда хатынның кыз туганнарына нинди мөнәсәбәт булырга тиеш?

Ул хаклы түгел. Шулай да сез аны бик каты хөкем итмәгез. Аңа охшаган кешеләр күп бүген. Мөгаен, аңа белем, тәрбия һәм тормыш тәҗрибәсе җитми торгандыр. Иң мөһиме-сез рәхим-шәфкатьле һәм акыллы булгансыз. Сез алга таба да шулай камилләшерсез, үсәрсез дигән теләктә калам.

Мин ирем белән чит кешеләрдә фатирда торам. Үз йортыбызны төземәкче булабыз. Ирем үзе генә эшли, ә мин балалар белән өйдә утырам. Безнең йорт салу өчен түгел, кайчагында ризык сатып алу өчен дә акча җитми. Бик еш кына иремә хезмәт хакын тоткарлыйлар.

Кияүгә чыкканчы, мин сәүдә эше белән шөгыльләндем. Чит илгә барып, кием алып кайтып, аны сата идем. Эшем әйбәт барды, хәтта керем китерде. Кияүгә чыккач, бу эшемне ташларга туры килде, чөнки ике баланы тәрбияләдем. Хәзер балалар үсте. Иргә бер үзенә генә тормышны алып баруы авыр. Ул миңа чит илгә барырга рөхсәт итә. Балаларны әнием карап торачак. Миңа товар алып кайту өчен бер атна вакыт кирәк. Ә аларны өй янында да сата алам. Миңа ирдән башка гына чит илгә чыгарга ярыймы? Ул минем белән бара алмый. Анжела

Әгәр ирегез рөхсәт итсә, сәфәрегез куркыныч булмаса, ә сез үзегезне ышанычлы тойсагыз, чит илгә барырга мөмкин дип саныйм.

Сорауларга җавапларны Мәскәүнең Мемориаль мәчете имамы Шамил хәзрәт ГАЛӘВЕТДИН бирде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе