Сорау: Күрмәүчене йөртүче эт белән мәчеткә керергә ярыймы?
Җавап: Беренчедән, шуны әйтик, мөселман сукыр кеше үз йортында эт тота ала.
Әгәр дә эт хуҗасы белән мәчеткә кермичә, аны урамда көтеп тора икән, бу рөхсәт ителә. Әлбәттә, эт мәчеткә, фарыз залына узарга тиеш түгел. Эт мәчеткә килүче кешеләргә кагылырга, аларның киемнәрен яларга, пычратмаска тиеш, монысын да истән чыгармаска кирәк.
Бу мәсьәлә хакында Шәех Абдул Мәсҗид Сабх түбәндәгене әйткән: авылда яшәүче күзләре күрмәгән мөселманнар еш кына туганнары, күршеләре ярдәмендә мәчеткә килә. Ә зур шәһәрдә яшәүче инвалидларга исә ярдәмче табуы җиңел түгел. Шуңа күрә өйрәтелгән этләр сукырларга алыштыргысыз ярдәмгә килә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында этләргә махсус урыннар билгеләнмәсә дә, мәчет биләмәсенә үткәннәр. Шулай булгач, күрмәүчеләр мәчет тирәсенә эт белән килә ала, әмма мәчет эченә үтә алмый.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар