Мөслимәнең эшләү шартлары

Ислам дине хатын-кызның гаилә һәм җәмгыятькә файдалы эш белән шөгыльләнү хокукын хөрмәт итә. Шулай ук Исламда хатын-кызның хезмәтен тыю юк.

БӘЙЛЕ
2010 Окт 17

Ислам дине хатын-кының гаилә һәм җәмгыятькә файдалы эш белән шөгыльләнү хокукын хөрмәт итә. Шулай ук, Исламда хатын-кызның хезмәтен тыю юк. Ләкин хатын-кыз табигатенең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Шәригать хатын-кыз хезмәтенә берничә шарт билгели:

1.      Хатын-кыз мөмкин кадәр ирләрдән аерым хезмәт итәргә тиеш. Чөнки бергә эшләү хатын-кызларга да, ирләргә дә зыянлы.

2.      Эшләргә теләүче хатын-кыз иреннән, әтисеннән яки абыйсыннан рөхсәт алырга тиеш.

3.      Хезмәт итү хатын-кызның физик һәм рухи халәтенә начар тәэсир итмәскә тиеш.

4.      Хатын-кызлар үзләренең хезмәте күбрәк файда китерә торган эш белән шөгыльләнергә тиеш:

·         тәрбия һәм укыту өлкәсе;

·         сәламәтлек саклау, аеруча гинекология өлкәсе;

·         сәүдә, психология, дизайн өлкәсендә киңәшләр бирү хезмәте;

·         язучылык хезмәте.

5.      Эш артык күп вакытны алмаска, хатын-кызның үзенә, балаларына һәм иренә вакыты калырга тиеш.

6.      Өйдә булмаганда хатын-кызга бизәнү һәм хушбуйлар сөртү тыела. Ул тыйнак киенергә һәм чит кешеләр алдында үзен хак мөэминә итеп тотарга тиеш.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе