ӘН-НОГМАН ИБН МУКАРРИН ӘЛ-МҮЗӘЙНИ

Иман –бер т өрле йортларга, икенчеләренә икейөзлелек үтеп керә. Бану Мукаррин өенә иман үтеп кергән. Габдулла ибн Масуд   М үзәйнә кабиләсе Мәккә

Читайте также
2010 Июн 20

Иман –бер төрле йортларга, икенчеләренә икейөзлелек үтеп керә. Бану Мукаррин өенә иман үтеп кергән.

Габдулла ибн Масуд

 

Мүзәйнә кабиләсе Мәккә белән Мәдинә арасында Мәдинәгә якынрак җирдә урнашкан. Аллаһ илчесе Мәдинәгә күченгәч, аның хакындагы хәбәрне Мүзәйнә кабиләсе юлчылардан ала. Пәйгамбәр хакындагы һәрбер яңалык күңелләренә хуш килә иде. 

Кабилә башлыгы ән-Ногман ибн Мукаррин әл-Мүзәйни кардәшләре арасында утырып тора иде. Ул болай диде:

-   Кешеләр, вәллаһи, Мөхәммәд хакында яхшы хәбәрләр генә беләбез. Гаделлектән, изгелектән башка дине хакында бернәрсә дә белмибез. Башка кешеләр аның динен кабул иткәндә, нигә безгә дә диненә кермәскә. Әйдәгез, ашыгыйк. Мин иртәгә үк Пәйгамбәр янына барам. Кем барырга тели, шул миңа кушылсын.

Ән-Ногманның сүзләре халыкның күңеленә үтеп кергән. Яктыра башлагач, аның янына ун кардәше һәм 400 атлы кеше килә. Алар да Пәйгамбәребезне күрергә дип Мәдинәгә ашкыналар.

Ән-Ногман чак кына кыенсынып куйды, шул хәтле күп кеше белән Пәйгамбәр һәм мөселманнар янына барып, бер бүләк тә алмаганга ул. Чөнки ул кабиләдә корылык булды бит. Ән-Ногман кардәшләре белән азмы-күпме ризык тупладылар. Баргач, ән-Ногман исламга кердек дип белдерә.

* * *

Ән-Ногман һәм кабиләсе исламга керүне белгәч, барлык Мәдинә халкы шатланды. Эш шунда ки, аңа кадәр бер гарәп кабиләсе дә тулаем исламны кабул итмәде. Атаның 11 баласы белән 400 кеше исламга керү искиткеч вакыйга булды. Аллаһ илчесе дә сөенде. Аллаһ аларның сәдакаларын кабул итте һәм аять иңдерде: «Бәдәви гарәпләреннән кайберләре Аллаһыга һәм ахирәт көненә ышаналар һәм Аллаһ юлында биргән маллары – Аллаһыга якын булырга сәбәп дип беләләр һәм биргән маллары белән рәсүлуллаһның догасын өстиләр. Аларның Аллаһыга якын булу өчен биргән сәдакалары, әлбәттә, Аллаһыга якын булуга сәбәптер, Аллаһ аларны бик тиз рәхмәтенә ирештерер, шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле» (Тәүбә, 99).

* * *

Аллаһ илчесенең байрагы астына кергәч, ән-Ногман барлык сугышларда да катнаша.

Әбү Бәкер хәлифә булгач, ул кабиләсе белән аның яклы була, шуңа күрә диннән тайпылуны бетерүдә шактый зур ярдәм булды.

* * *

Хәлифәт Гомәргә күчкәч, ән-Ногман аеруча зур роль уйнаган, аның хакында күп кенә тарихи китапларда язылган.

* * *

Кадиссия сугышы башланганчы, гаскәр башлыгы Саад ибн Әбү Ваккас фарсы патшасы Яздаҗурдуга ән-Ногман җитәкчелегендә илчеләр җибәрә. Фарсы патшалыгының башкаласы Мадаинга (Ктесион) барып җиткәч, мөселманнар патшадан кабул итүләрен сорадылар. Ул кала Тигр елгасы буенда хәзерге Багдадтан 30 км ераклыкта 762 елда төзелгән. Мөселманнар патша янына килеп кергәч, ул тәрҗемәчене чакырырга куша. Аннары нигә килдегез, нигә сугышырга телисез, әллә шундый батырлыгыгыз бармы дип сорарга кушты. Ән-Ногман бу сорауларга җавап бирергә булды, чөнки иптәшләре дә сөйләргә киңәш иттеләр.

Фарсы патшасына алар болай диләр:

-   Безнең исемнән бу кеше сөйләр. Аны тыңлап торыгыз.

-   Безгә рәхмәт йөзеннән Аллаһ безгә пәйгамбәр җибәрде һәм ул изгелеккә чакырды. Шулай ук, явыз эшләрдән тыелырга кушты. Әгәр без Аллаһ кушканча яшәсәк, Ул безне ике дөньяда да ризыкландырыр, - дип сөйләде, Аллаһка мактаулар әйткәч. – Бик аз вакыт үткәч, Аллаһ тарлыгыбызны киңлеккә, түбән дәрәҗәдән югарыга, дошманлыктан кардәшлеккә ирештерде. Ул безгә кешеләрне дә изгелеккә чакырырга кушты. Без сезне динне кабул итәргә чакырабыз, анда әйбәт гамәлләр тагын да ныграк яхшырыр. Ул бөтен әшәкелектән саклый. Ул бәндәләрне алласызлык караңгылыгыннан чын иман яктылыгына алып чыга. Әгәр исламны кабул итәргә риза булсагыз, без сезгә Аллаһ китабын калдырабыз, ә сезгә аның белән яшәргә генә кала. Ул вакытта без бөтенләй сугышмыйча китәбез. Әгәр динне кабул итәргә теләмәсәгез, җәзья түләгез, ләкин сезне якларбыз. Әгәр аны да түләмәсәгез, без сезнең белән сугышачакбыз.

Аны тыңлагач, Яздаҗүрд бик нык ачулана һәм әйтә:

-   Җир йөзендә сездән дә начар тормыш белән яшәүче милләтне күргәнем юк. Бер җирдә дә ярлылыктан интеккән халык юк. Сезнең халык белән безнең өлкә башлыклары шөгыльләнделәр. Алар сезне безгә буйсындырдылар. – Бераз тынычлангач, ул сүзен дәвам итә, - әгәр ач булганлыктан сугыш башларга теләсәгез, без сезгә ризыклар бирербез, кабилә башлыкларыгызга яхшы киемнәр кидерербез.

Илчеләр, әлбәттә, моның белән риза булмыйлар. Патша тагын да ныграк ачулана:

-   Илчеләрне үтерергә ярамый шул, югыйсә, мин сезне үтерер идем. Китегез моннан. Гскәр башлыгыгызга әйтегез, аңа каршы Рөстәмне җибәрәм. Ул сезне Кадиссия янында күмеп куячак.

Патшаның әмере буенча җир тутырылган капчык китерәләр. Кешеләренә шундый әмер бирә:

-   Аларның иң танылганына капчыкны куегыз, шуны күтәргән килеш чыгып китсен.

Кайсыгыз иң атаклы дигән сорауны бирүгә Асым ибн Гомәр чыгып баса.

Капчыкны аның җилкәсенә куялар. Аны дөясенә куеп, Саадка китереп бирде. Аллаһ мөселманнарга фарсы җирләрен басып алырга мөмкинлек бирәчәген әйтте.

Аннары Кадиссия янында сугыш була, җире меңнәрчә мәетләр белән тула. Ләкин алар фарсы сугышчылары булалар. Кадиссия янында җиңелсәләр дә, фарсылар тынычланмады. Алар 150 меңлек гаскәр җыйдылар. Гомәргә бу хәбәр ирешкәч, ул үзе дә сугышка чыкты.

 Ләкин танылган җитәкчеләр аңа үзенә сугышка чыкмаска, фарсыларга каршы эшен җиренә җиткерүче башка талантлы кешене билгеләргә киңәш иттеләр. Гомәр болай ди:

-   Миңа кемне киңәш итәсез?

-   Син командирларыңны яхшырак беләсең, - диделәр кешеләр.

-   Вәллаһи, мин ике гаскәр очрашканда тиз генә хәрәкәт итүчене билгелим. Аның исеме ән-Ногман ибн Мукаррин.

-   Әйе, шул кешене куегыз, - диделәр кешеләр.

Гомәр аңа хат яза:

Кяферләрнең гаскәре Нахаванд янында урнашкан. Миннән хатны алу белән, Аллаһ ризалыгы өчен тиз арада сугышка күч. Анда барганда, авыр юл сайлама, гаскәрнең көче бетмәсен. Һәрбер мөселманның тормышы 100 мең динарга караганда хәерлерәк. Тынычлык сиңа.

Ан-Ногман гаскәре белән дошманга каршы омтыла. Алдан күпмедер атлы кешене җибәрә. Алар Нахаванд янына килеп җиткәндә, атлары туктап калды. Аттан төшсәләр дә, атлары атламады. Соңрак алар атның аякларында кадалган нәрсәләрне таптылар. Мөселман гаскәренә каршы фарсылар әнә шулай эшләделәр.

* * *

Бу кешеләр ән-Ногманга моның хакында әйттеләр. Ул туктап торырга һәм дошман күрсен өчен учак ягарга куша. Яктыртылган утлар белән мөселманнар чигенүгә сабышалар, чөнки бу фарсылар комачаулый торган әйберләрне алыр өчен кирәк. Хәйләкәрлек барып чыкты, чигенгәннәрен сизеп, фарсылар казый торган нәрсәләрне алдылар. Мөселманнар кинәт кенә һөҗүм ясадылар.

* * *

Нахавандны басып алу өчен, гаскәр шәһәрнең читенә урнаша. Гаскәр башлыгы болай ди:

-   Мин 3 тапкыр Аллаһка мактау укырмын. Беренче тапкыр әйткәндә әзерләнергә кирәк. Икенче тапкыр әйткәндә коралыгызны әзерләгез. Өченче тапкыр әйткәндә сугышны башларга кирәк.

* * *

Ән-Ногман 3 тапкыр Аллаһны мактагач, сугыш башлана. Үзе дә дошманга ябырыла. Аның артыннан мөселманнар да һөҗүмгә күчәләр. Бәрелеш бик каты була. Фарсы гаскәре тар-мар ителә. Вафат булган фарсылар белән бөтен таулар тула. Ән-Ногманның аты таеп егыла. Кардәше байрагын ала, ә үзен каплап куя. Мөселманнар җиңгәч, гаскәр башлыгын эзләделәр. Шунда теге кардәш болай диде:

-   Менә сезнең җитәкчегез. Аллаһ аңа җиңүне дә, шәһитләрчә үлемне дә бирде.

 


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе