«Әй, иман китергән кешеләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту фарыз булган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез тәкъва булырсыз, ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһының кушканнарын үти башларсыз», » диелә изге Коръәннең «Бәкара» сүрәсе , 183 нче аятьендә. Аллаһы Тәгалә ураза турында әйткәндә, «Әй, иман китергән кешеләр», – дип эндәшә безгә. Чөнки Раббыбыз белә: иман китермәгән, иманы зәгыйфь кешенең ураза тотарга көченнән килмәвен. Күпләр, көннәр озыная барган саен, ураза тоту авыррак, дип саный. Икенчеләр, эссе, озын җәй көннәрендә туры килгән уразаны тотып булырмы икән, сусауга ничек түзәрбез, дип икеләнә. Кайберәүләр, вакытым юк, ди, икенчеләр, эшем күп, ди, өченчеләр, пенсиягә чыккач тотармын әле, дип, юк сылтауны бар итә. Аллаһ безгә беркайчан да көчебез җитмәгәнне йөкләми. Раббыбыз авырлыгы белән җиңеллеген дә бирә бит.
