Чын күңелдән мохтаҗ булганнарга ярдәм итү тормыш мәгънәсенә әйләнә. Яхшылык кылсаң да, начарлык кылсаң да, кире үзеңә әйләнеп кайта. Бу – тормыш кануны, шуңа күрә игелекле гамәлләр кылырга ашыгыгыз! Игелек һәрвакыт үзеңә кире әйләнеп кайта.
Апрель башыннан “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды “Тормыш юлы” дип аталган акция башлап җибәрде. Әлеге акция кысаларында, нинди милләттән һәм нинди дин тотуына карамастан, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр - күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, арбада утырып йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр, ялгыз карт-карчыклар, азкеремле, күп балалы гаиләләр, инвалид балалары булган әниләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, чит илдән килеп, авыр хәлдә калган студентлар көн саен бушлай кайнар ашлар белән тәэмин ителә.
“Ярдәм” фонды волонтерлары, яңа гына пешкән ризыкны ланч-боксларга салып, бөтен Казан буенча өләшеп йөри. Мохтаҗларның һәркайсы кайнар ашларны көтеп ала.
«Тормыш юлы» акциясендә - сәламәтлеккә туймаган, мохтаҗ кешеләрне, күпбалалы гаиләләрне, өлкәннәрне тәмле, кайнар ашлар белән сыйлауда - һәркем катнаша ала. «Тормыш юлы» акциясе дәвам итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)