Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк

БӘЙЛЕ
2011 Дек 23

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап санлган.

- Рамил хәзрәт, чишмәләрне чистарту элек-электән изге гамәл булып саналуга диндә дәлилләр бармы?

- Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр. Беренчесе: баласы әти-әнисенә дога кылса, Икенче: файдалана торган изге эш һәм, өченче: хәерле гыйлем, ягъни китап язып яки берәрсен өйрәтеп калдырса», — диелә. Икенче очракта һәрвакыт файда китерә торган эш-гамәл күздә тотыла. Бу — мәчет салдыру (мөселманнар кереп гел намаз укый), күпер төзетү (кеше гел йөри), агач утырту (агачлары лепелдәгән саен тәсбих тартып тора) һәм чишмә ачып калдыру мөмкин. Чишмә — Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт, чиста су. Еллар узу белән аның кадерен тагы да аңларбыз әле. Чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.)нең; «Кыямәт көненә таба алтын чыгар, су китәр», — дигән хәдис-шәрифе бар. Хәер, бу сүзләр бүген үтәлә дә инде. Моннан егерме ел эле Казанда «Яхонт» дигән бер генә алтын кибете иде. Бүген андый сәүдә нокталарының санын төгәл белүче юк. Алтынны хәтта авылларда да саталар хәзер. Чиста су исә көннән-көн кими. «Тәбәрәк» сүрәсенең соңгы аятендә Аллаһы Тәгалә: «Мин чиста суны әзәйтсәм, сезгә аны кем алып килеп бирер? », — ди. Димәк чишмәнең актуальлеге арта. Аны чистарту, кешегә су алу өчен уңайлы итүдән дә зур нигъмәт юк. Су — тормыш чыганагы. Ашамыйча торганда да, су эчми яшәү авыр.

- Чишмә ачуның тәртибе бармы?

- Дини яктан караганда таләпләр юк. Чишмәнең кешегә уңайлы булуы шарт. Шуңа да аның янына чиләк, савыт куярга урын ясау хәерле. Чатыр (беседка), утырып торырга эскәмия эшләү әйбәт. Унбиш еллар элек Татарстан буенча чишмәләр турында бәйге узды. Шул елларда күп чишмәләрне чистарттылар, бизәделәр. Миңа еш кына Әлмәт белән Бошкортстан арасында йөрергә туры килә. Анда шундый матур-матур чишмәләр бар. Юл буенда, авыл янәшәсендә чишмәләр булуы кешеләр өчен бик уңайлы.

- Кайбер төбәкләрдә чишмәләр юк. Моны ничек аңларга?

- Бу — табигый фактор. Чишмә булган урында, шәт, башка нәрсә юктыр. Чишмә булмаган төбәк башка ягы белән байдыр, әйтик, табигый казылмалар бардыр яисә халкының холкы яхшыдыр. Дөньяда һәрнәрсәне Аллаһы Тәгалә тигез итеп яраткан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: «Хатыныңда начар сыйфатлар күрсәң, яхшы ягын иседә төшер әле, алар күбрәк була», — ди.

- Дини чыганакларда чишмә суы белән дәвалану турында әйтеләме?

- Коръәни Кәримдә бу хакта бер кыйсса бар. Ибраһим галәйһи вә сәлләмнең хатыны Хаҗәр Исмәгыйль галәйһи вә сәлләмне тапкач, Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһи вә сәлләмгә хатынын һәм баласын Мәккә дигән җиргә алып барып куярга әмер кыла. Бу сахра уртасы була. Ибраһим галәйһи вә сәлләм хатыны белән баласын шунда калдырып китә. Янәшәдә Сафа һәм Мәрвә таулары була. Исмәгыйль ашыйсы, эчәсе килеп елый башлагач, Хаҗәр ана су эзләп китә. Башта Сафа тавына менеп, берәр җирдә су юкмы икәнен карый. Су күренмәгәч, йөгереп төшә дә, Мәрвәгә менеп китә. Шулай ике тау арасында чабып йөри. Бервакыт Исьмәгыйль елаудан туктый. Хәҗәр ана аның янына килсә, аяк яныннан су чыккан була. Җәбраил фәрештә килеп шул урынга канаты белән суга һәм су чыга. Хәҗәр ана суны күргәч, тизрәк комны өя башлый. Бу урын чип-чиста сулы зур күлгә әйләнә. Аны Зәмзәм суы дип атыйлар. Еракта үтеп барган караван һавадагы кошларның җиргә төшеп-төшеп менүен күрә. Элек мондый хәл күзәтелмәгәч, барып карыйсы итәләр. Суны күргәч, Хаҗәр анадан шунда урнашырга рөхсәт сорыйлар. Хаҗәр ана каршы килми. Бүгенге Мәккә шәһәре шулай төзелә. Зәмзәм суы ничәмә еллардан бирле чыга һәм һәр ел миллионнарча хаҗилар аннан су ала, әмма ул кимеми. Су һаман да саф, чиста, шифалы. Аны 70 төрле авырудан дәвалый диләр. Зәмзәм суын эчкәндә теләгән теләк кабул була, дигән сүз дә бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) аның турында: «Әгәр дә агып торган Зәмзәм суын Хаҗәр ана буып куймаган булса, ул дөньяның бик күп җирләренә агып китәр иде», — ди бер хәдисендә. Ул сүзен шушы җирдә өзеп, туктап кала. Күңелдә «Хаҗәр ана ага торган Зәмзәм суын нигә буып куйды икән?» дигән сорау туа. Әгәр дә ул агып киткән булса, кшеләр аны пычратып бетерер иде. Аллаһы Тәгалә изге суны шуннан саклаган. Изге суны нинди дога укып эчсәң дә ярый.

Америкада яшәүче бер хатынның (ул христиан динендә була), үзендә начар авыру табылгач, Мәккә шәһәренә барып, Зәмзәм суы эчеп дәвалануы мәгълүм. Ул кырык көн дәвамында авызына бернинди ризык капмыйча, шул суны гына эчеп торган.

- Зәмзәм суының составы өйрәнелгәнме?

- Әйе. Химик составы язылды.

- Кешеләрне өшкереп дәвалаганда, ни өчен нәкъ менә чишмә суы алып килергә кушалар?

- Чиста булганга күрә. Кран, елга суының нинди икәнен беләбез. Чишмә суын шикләнмичә эчәргә мөмкин.

- Мөселман кешесенә нинди су эчәргә ярамый?

- Коръәни-Кәримдә: «Чиста әйберләр — хәләл, әшәке әйберләр хәрам булыр», — дигән аять бар. Димәк, әшәке суны эчәргә ярамый. Елга, күл суларында микроблар булуы ихтимал. Начар судан бавыр эштән чыга, бөердә таш утыра.

- Чишмә суы эчеп дәваланган пәйгамбәрләр булганмы?

- Төркиянең көньягында Урфа дигән шәһәр бар. Ул Әюп Пәйгамбәр тарихы белән бәйле. Әюп Пәйгамбәр 18 ел авырый. Аны хатыны белән шәһәр кырыена куып чыгаралар хәтта. Алар шунда мәгарә эчендә яши. Көннәрдән бер көнне Әюп Пәйгамбәр янына Аллаһы Тәгалә әмере белән Җәбраил фәрештә килә һәм урыныннан торып аягы белән җиргә тибәргә куша. Әюп Пәйгамбәр шулай эшли һәм бу урында чишмә бәреп чыга. Ул шул суны эчеп савыга. Әлеге чишмә хәзер дә бар. Урфа шәһәренә аның суын эчеп дәваланырга бөтен дөньядан кешеләр килә. Ислам динендә су эчеп дәвалану хәерле гамәл.

Энҗе БАСЫЙРОВА.

«АКЧАРЛАК» нәшрият йорты чыгарган китаптан алынды.

17,13 Kb


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе