Уян, татар уян (Хәтер көне)

Аллаһ Раббыбыз үзенең Коръәни Кәримендә: бәндәм Миңа якынрак булган саен, Мин аны ныграк сынармын, диде. Ул сынауны уңышлырак үткән саен, Миңа якынрак булыр, диде.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 05

Аллаһ Раббыбыз үзенең Коръәни Кәримендә: бәндәм Миңа якынрак булган саен, Мин аны ныграк сынармын, диде. Ул сынауны уңышлырак үткән саен, Миңа якынрак булыр, диде. Безнең татар халкының да башыннан үткән бик күп сынаулар бар. Аның тарихында рухи, мәдәни күтәрелгән, шанлы вакытлары да булган, һәлакәткә җитә язган чаклары да бар. Менә шушы-ларның иң тетрәндергече: Казан шәһәренең яулап алынып, Казан ханлыгының бетүе. Быел моңа 447 ел. Быел шулай ук Сөем-бикә-ханбикәнең вафатына да 442 ел. Ул, Казан ханлыгы җиңелгәннән соң, әсирлектә биш ел яшәгән. Бу кайгылы көннәр 15 нче октябрь көнне билгеләп үтелә. Без халкыбызның фаҗигале үткәнен һәм анда булган корбаннарны искә төшерергә, алар-ның рухларына дога кылырга тиешбез. Бу, Хәтер көне, татар милләтен яшен суккан бер көн генә булып калмасын, бу - милләтнең Уяну көне булсын. Халык үзенең тарихын, үткәнен, дөньяда әһәмиятле урын тоткан дәүләт булганлыгын исенә төшерсен. Киләчәгендә исә ул шуңа омтылыр да. Тарихта бик күп сугышлар булган. Күп милләтләр җиңелгән. Җиңгән милләтләр дә бар. Бу Хәтер көнендә кайсыдыр милләтне гаепләргә, кайсысындыр хөкем итәргә, кайсыдыр милләт белән дошманлашырга кирәк түгел. Әмма һәр татар кешесе үзенең элек булган дәүләтчелеген белеп торсын, киләчәктә дә шундый азат дәүләт төзү турында хыяллансын. Дөньяда безнең Татарстаннан мәйданы ягыннан 2—-3 мәртәбә кечерәк дәүләтләр дә бар. Дөньяда татар халкыннан бик күпкә аз булган халыклар да бар. Балтыйк буе халыклары - латышлар, эстоннар саннары ягыннан татар халкыннан аз. Ә безгә, ул бер уч кына халкыбыз, татар телендә ничек белем ала алсын, ничек аның телендә университетлар эшли алсын, ул ничек тормыш итсен? -дип аптырыйлар. Үзебезнең халык арасында ук шундый фикер яши. Бездән сан ягыннан ике тапкыр аз булган эстоннарның милли гомумбелем бирү тәртибе, югары уку йортлары бар, үз телләрендә белем алалар. Татарлар әлегә бу эшне башкара алмады. Тарихыбызда да, чын-чынлап карасак, татар милләтенә татар хәтле зыян салган кеше юк. Шушы Явыз Иван гаскәре Казанга килгәндә дә, аның гаскәренең өчтән бере татарлардан торган. Татар белән татар сугышкан. Урын бүлешә алмаганнар. Шундый тарткалаш нәтиҗәсендә, Казан ханлыгы җимерелгән. Инде Хәтер көненә җыелабыз икән, шушы афәтне без төбенә төшеп аңларга тиеш. Чөнки бүген дә шул ук нәрсә дәвам итә. Бүген дә татарны татар күрә алмый, бер-берсенә комачаулык ясый.

Коръәни Кәримдә Аллаһ Раббыбыз әйтә: «Мин, -ди, -тарихны гыйбрәт өчен бирдем», - ди. Коръәндә дә пәйгамбәрләр тарихы, дәүләтләр тарихы бар. Гыйбрәт өчен. Шул кавемнәрнең тарихын, пәйгамбәрләрнең тарихын күздән кичерсен дә кеше гыйбрәт алсын, шул ялгышларны кабатламасын.

Хәтер көнен уздыру да гыйбрәт өчен: Казан ханлыгы ни сәбәптән җимерелгән, нинди ялгыш булган? Милләтебезнең уза-ңын арттырырга, аңарда булган горурлык хисен уятырга кирәк.

Без әле һаман ызгышабыз, бәхәсләшәбез. Шул Хәтер көнен кайсы көнне үткәрергә, дип тә үзара бәхәс бара. Без болай иттереп алга китә алмыйбыз. Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә (13:11) әйтте:

- «Иннәллааһә ләә йүгаййиру мәә бикаумин, хәттәә йүгаййируу мәә биәңфүсиһим». Үзенең хәлен үзе үзгәртергә теләгәнгә кадәр бер кавемнең дә хәле үзгәрмәс, - диде. Без бүген дә таркау. Берсе - төреккә, берсе - гарәпкә, берсе урыска охшарга тырыша. Үзенең тарихи урынында яши торган миллионлаган татар халкы (аның ничә мең еллардан килгән гореф-гадәте, киемнәре) читтә калып тора. Аның теле искә алынмый. Әле без һаман бәхәсләшәбез. Хәзер инде бәхәсләшәбез алфавит алыштырырга, дип. Алфавит алыштырсак, бик шәп була, дип. Әмма теле дәүләт дәрәҗәсенә дә күтәрелмәгән килеш, яңа алфавитка күчү - һәлакәт ул. Әзәрбәйҗан алыштырды. Әмма аларда ана теле - дәүләт теле. Бар кеше ул телне белергә, шул ук телде сөйләшергә, шул телдә укый-яза белергә тиеш. Бүтән дәүләт теле юк. Ә бездә татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсе кәгазьдә генә.

Татарстанда татарлар саны хәзер 50 проценттан артып китте. Әмма теле - юк. Шәһәр җирендә татарча эндәшсәк - «мин белмәс», - диләр. Җавап шундый. Кешеләрне дә гаепләп булмый. Татар мәктәпләре ачыла, укырга кеше юк. Әти-әниләрнең балаларын анда бирәсе килми. Чөнки шәһәрләрдәге татар баласының әти-әнисе дә татарча белми. Бу кемнән тора? Бу, әлбәттә, үзебезнең аң дәрәҗәбезнең түбән булуыннан, милләтебезгә карата хөрмәтебез азлыктан килеп чыга.

Моннан 10—15 еллар элек Казанда татар мәктәпләре бөтенләй юк иде. Шушы вакытта берәү татар мәктәбе дауласа, аны КГБга чакырталар иде.

Бүген бит мәсьәлә алай тормый. Аллаһка шөкер, теләсәң -мәчетләрдә намаз укып була. һәр мәктәптә диярлек татар класслары бар, татар гимназияләре ачыла. Балаларны шунда йөртеп була. Үзебез теләмибез. Балаларыбыз татар телен өйрәнеп үссә, ким булып калырлар, дигән тискәре бер караш яши бездә. Шушы тискәре караш булмасын өчен, без үзебез дә тарихыбызны белергә, горурланырга тиешбез. Безнең исә әлегә тарихыбыз да юк, укытылмый ул. Безнең шундый зур дәүләт тоткан, шуның хәтле территорияләрдә яшәгән, данлы милләт икәнебезне бездән яшерәләр. Әгәр без үзебез теләп өйрәнмәсәк, аны безгә кем өйрәтер соң? Без аны белергә тиеш, үзебезнең ханнарыбызны да. Үзебезнең батырларыбызны да. Салават Юлаевны белмәгән бер татар кешесе дә юк. Пугачев гаскәрендә егермеләп татар полководецы булган, хәтта Салават Юлаевны татар кешесе җирләгән. Аларны без белмибез, алар бездән яшерелгән. Татарлар тик кенә ятканнар, бернәрсә дә эшләмәгәннәр булып чыга. Инде менә соңгы елларда Казан ханлыгын искә алып Хәтер көне уздырабыз. Әлбәттә, без анда Коръән укырга тиеш. Әмма бу гына аз. Казан ханлыгы алынганнан соң да 200 ел буе бертуктаусыз сугыш барган, татарлар азатлык өчен көрәшкәннәр. 1552 нче елны алынган Казан. Тарткалаша торгач, 1780 нче елны татарларга намаз укырга рөхсәт биргән патша.

Шуны да әйтергә кирәк, үзенең яшәү дәверендә Казан ханлыгы, М. Худяков билгеләп үткәнчә, 300 мең квадрат чакрым зурлыгындагы мәйданны били, ягъни күләме буенча Франциядән яки Польшадан зур булып, Испаниягә тиңләшә. Халкы якынча 2,5 млн. булып, татарлар 1 млн. чамасы тәшкил итә. Русиядә барлыгы 7—8 миллионлап кеше яши, урыслар 5 миллион чамасы була. Шушы 1 миллион чамасы татар халкы (сүз Казан ханлыгы эчендәгеләр турында гына бара) Ватан сугышында гаять зур корбаннар бирә. Бу афәткә Рәсәйгә алып китеп чукындыру, үз җирендә иманнан яздыру, аяусыз урыслаштыру кебек факторлар өстәлә, һәлакәтнең нәтиҗәсе үзен берничә гасырлар буена сиздереп тора. Мәсәлән, Казан алынганнан соң 170 еллап вакыт үткәч тә, 1719 елда татар халкының саны 261 меңнән артмаган (География и культура этнографических групп татар в СССР.-М., 1938, с.44).

Азатлык яулары барышында Теләкәй - Күчем - Акай - Габдулла кебек тулы бер юлбашчылар нәселе үсеп чыга. 1682— 1684 еллардагы азатлык явын-Теләкәй батыр, 1705—1711 еллардагы көрәшне Акай һәм Габдулла җитәкли. Мондый каһарманлык, мондый корбаннар бирү, бәлки, бөтендөнья тарихында бердәнбер очрактыр. Башка бер милләт булса, ул үзенең газиз улларына - мондый каһарман нәселгә багышлап җырлар һәм романнар язар, һәйкәлләр куяр, исемнәрен шәһәр һәм авылларга кушып мәңгеләштерер иде. Тик ни гаҗәп, аларның исемнәрен бүген татар халкының фән докторлары да ярым-йорты килеш кенә белә...

Бүген без чеченнәргә карап сокланабыз. Аларның бит әле Русиягә мәҗбүри куштырылуына, Русиянең яулап алганына, чагыштырмача, бик аз вакыт үткән. Алар әле безнең кадәр буйсындырылмаган. Татар халкы исә 440 ел буе азаплана. 200 ел буе аңа дин тотарга бөтенләй рөхсәт бирми алар. Шулай да динебез сакланып калган. Менә шушындый шартларда бабаларыбыз динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне безгә китереп җиткергән. Әмма бәхәс бетми, кайберсе әйтә: телне саклыйк, дин кирәк түгел, ди. Дин әһелләре әйтә: тел безнең кайгы түгел, динне саклыйк, ди.

Татарның үз дәүләте дә, теле дә, үз теләге белән кабул иткән Ислам дине дә булырга тиеш. Шул вакытта гына ул бер-бөтен милләт була.

Безнең үзебезгә генә хас моңыбыз, музыкабыз, телебез, динебез, киемнәребез, гореф-гадәтләребез бар.

Гарәбстанда укып кайткан кайбер егетләребез: безнең го-реф-гадәтләребезнең кайберләре шәригатькә хилаф эш, моны бетерергә кирәк, дип, шуның белән көрәшеп яталар.

Имамыбыз Әбү Хәнифә: һәр халыкның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, аларны Ислам диненә хезмәт итә торган итеп эшләгез, дип әйткән иде. Беребез - киемне, беребез - телне, беребез динне бетерсә, милләтебездән ни калыр? Безгә бердәмлек җитми. Тарихыбызны яктыртып бер галим хезмәт язса, өч галим аны хурлап чыга. Бер кеше фидакарьлек күрсәтеп, милләт өчен тырышып, көч куеп эшләсә, өч кеше аның артыннан гаепләп, аның гайбәтен сатып йөри. Ә үзләре: милләт өчен тырышабыз, диләр. Инде Хәтер көне икән, шуны да хәтерлик: безнең бабаларыбыз юкка гына корбан булмадылар. Алар шушы татар милләте, Ислам дине яшәсен, дип шәһит киттеләр. Көрәштә һәр дүрт кешенең өчесе һәлак булган икән, алар юкка гына кырылмаган. Хәтта Ислам дине тоткан кешеләрдән җан башына ике сум, ике сум илле тиен салым алына. Ислам дине тоткан өчен, атларга бәйләп, сөйрәп йөртәләр. Әмма бабаларыбыз ул диннән аерылмады. Без кайвакыт бабаларыбызга көлебрәк карыйбыз, аларны искә алмыйбыз. Инде уйлап карагыз: ул вакытта ике сумга бер ат тиядер иде, алар, ат бәясе түләп, дин тоталар. Бүген, Ислам дине тотар өчен, бер тавык кына түләтсәләр дә, аннан читләшергә әзерләр.

Без менә шушы тарихыбызны, бабаларыбызны искә төшерергә, алар рухына дога кылырга, Коръән укырга тиешбез, һәм балаларыбызны да шуңа өйрәтергә кирәк. Шушындый корбаннар белән бүгенге көнгә китереп җиткерелгән динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне кадерли белсеннәр. Шулай иткәндә генә без татар милләтен аякка бастыра алабыз. Алаһ-ның рәхмәте киң.

Хәтер көне Уяну көнебез булырга тиеш. Кайвакыт җыелалар да, аягүрә басып, башлардан салып тынлык белән бабайларны искә алалар. Аягүрә басып, башлардан салып искә алу-кем гадәте ул? Кайсы милләт гадәте ул? Татарда ул гадәт бармы? Без телебезне, динебезне, милләтебезне саклар өчен вафат булган бабаларыбызны шушы басып алучыларның гадәте белән искә алабыз. Алар бит: «Безне шушылай итеп искә алмасыннар, гробларга салып күммәсеннәр, венок, чәчәк күтәреп йөрмәсеннәр, шәмнәр яндырмасыннар», -дип шәһит киттеләр.

Алар үзебезчә яшәүне, үз гадәтләребезне, үз динебезне яклап һәлак булдылар. Аларның аккан каннары хәләл. Казан шәһәре алынганнан соң калада булган барлык ир-ат үтереп бетерелә. Явыз Иванны шәһәргә кертер өчен Хан мәчете капкасына хәтле 200 метр юлны әллә ничә көн мәетләрдән чистарталар. Шәһәр дивары белән мәет өеме тигез була. Казансу елгасы кып-кызыл кан булып ага. Хәтта Рим папасы да, шушының хәтле вәхшилек булмаска тиеш, дип протест белдерә Явыз Иванга, һәм шушында, шушы сугышта иң соңгы булып, имам Кол Шәриф үзенең меңләгән шәкертләре белән шәһит китә. Бүген Кол Шәриф мәчете аякка баса. Бу - безнең вафат булган бабаларыбызга дога. Хәтер көне дип искә алабыз икән, милләтебезне торгызыйк дибез икән, без шушы мәчетебезнең дә тор-гызылуы өчен тырышырга тиеш. Без һәркайсыбыз диярлек мәчетләрне җимерүдә катнаштык. Турыдан-туры җимермәсәк тә, манарасы алынган мәчетләрдә күңел ачып уйнадык, биедек, мәктәп булса, укыдык, файдаландык без алардан. Без, Аллаһның рәхмәте белән, мәчетләр торгызыла торган заманда яшибез. Без, гөнаһларыбыз өчен тәүбә йөзеннән булса да, шушы төзелештә катнашырга бурычлы. Кол Шәриф мәчете төзелә башлагач, безнең татар кешеләре нишләде? Ул менә шундый проект буенча төзелсен, ул мондый проект буенча булырга тиеш, дип, ярты ел тарткалаштылар. Ничек итеп тизрәк төзү турында уйлау юк. Таркаулык һаман дәвам итә,, Хәтер көнендә исә без һәлакәтебезнең таркаулыктан килүен аңларга тиешбез. Аллаһның рәхмәте белән Кол Шәриф мәчете аякка басар. Без үзебезнең балаларыбызга, оныкларыбызга: Казанда сигез манаралы мәһабәт Кол Шәриф мәчете булган, ул, Казан ханлыгы алынгач, җимерелгән, дип аңлатыйк. Безнең яшәгән дәвердә менә шул мәчет яңадан аякка басты, дип сөйләрбез. Шул чагында һәрберебезнең: «Менә моның ун кирпечендә минем өлешем бар», дип әйтерлек тә хакы булсын. Шулай түгел икән, без нинди татар кешесе булабыз, без нинди мөселман кешесе булабыз? һәркайсыбыз көчтән килгәнчә, шул төзелештә катнашырга тиеш. Оныгыбыз, йә булмаса, балабыз сорар: «Бабай, әти, син менә шул вакытта катнаштыңмы? Өлешең кердеме?»-дияр.

Бер елны һәр колхоз Кол Шәриф мәчете фондына ашлык бирде. Аллаһның рәхмәте булды, икенче елны Аллаһ Тәгалә моны ун итеп кайтарды, күз күрелмәгән уңыш булды. Әгәр Аллаһ Тәгалә теләсә - бирә, теләсә - ала. Бернинди фәрманнар белән дә без аны үзгәртә алмыйбыз. Аллаһ насыйп итсә, Хәтер көнендә, микрофоннан бөтен авылга ишетелерлек итеп Коръән укырбыз. Белгән кешедә, белмәгәне дә тарихны ишетер. Милләтебез булган, ул яңадан аякка басарга тиеш. Балалар, оныклар менә бу сезнең вазифа инде диеп, шушыны аңлатсак, шушы көнне, әлбәттә, тарих алдында безнең йөзебез кызыл булмас. Безнең бабаларыбыз бездән риза булып ятарлар. Раббыбыз «Бәкара» сүрәсендә әйтә: Аллаһ юлында үлгән кешеләр үлек түгел, алар - терекләр, алар Минем ризыгым белән ризыкланып торалар, алар барысын да белеп торалар, диде. Безнең дин, милләт өчен кемнәрдер корбан булган икән, башларын салган икән аларны димәк, үлекләр, дип әйтмик. Алар безнең бүгенге көндәге гамәлләребездән риза булып торсыннар, без юкка гына корбан булмаганбыз икән, безнең киләчәк буыннар, безнең оныкларыбыз яхшы сүз белән искә алалар, без һәлак булган дәүләтне торгызу, динебезне аякка бастыру нияте белән йөриләр, дип, бездән риза булып ятсыннар.

 

 

 

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе