Картлык һәркемгә килә

(Өлкәннәр көне)

БӘЙЛЕ
2010 Июл 05

(Өлкәннәр көне)

Бу вәгазьне сөйләүнең сәбәбе дә бар. Илебез буенча октябрь ае башында ункөнлек Өлкәннәр көне дип игълан ителә. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Менә бу вәгазь дә өлкәннәргә багышлабрак сөйләнелә. Чөнки өлкән кешеләр инде - безнең әти-әниләребез, әби-бабай-ларыбыз. Аларны өлкән булган өчен генә дә түгел, әти-әниләребез булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Аларны, бигрәк тә бүгенге өлкәннәрне, кадерлик.

Ни өчен? -диярсез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссә-ләмнең бер хәдисе бар: «Аллаһ Тәгалә каршысында әти-әнинең догасы, мосафирның һәм мазлум кешенең догасы кабул булмый калмас», -ди. Өлкәннәр - барысы да диярлек әти-әниләр. Алар догасы кабул була торган төркемгә керәләр. Мазлум ул - кайсы яктан да булса кимсетелгән, кыерсытылган, рәнҗетелгән, ниндидер кайгы-хәсрәт кичергән кеше, дигән сүз. Бүгенге өлкәннәр нәкъ шундыйлар. Хәзерге 60—70 яшьлек кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булганмы? Аларның балачагын сугыш тартып алган, матур балачаклары булмаган бит. Ачлык-ялангачлык. Бүгенге нәниләр күргән балачакны күргәнме алар? Күрмәгән. Сугышка кадәр күргәннәре - ачлык. 21 нче, 30 нче еллар. Шуннан килеп - сугыш. Сугыштан соңгы хәерчелек. Әле Аллаһның рәхмәте белән, кулы эш белгән, сәламәт кешеләргә 15—20 ел акча эшләргә мөмкинлек булган. Инде анысын да сыпырып алып, юкка чыгардылар. Кемдер мая туплаган булса, хөкүмәт анысын тагын җыештырып алды. Менә шулай караганда, бу өлкән буын бөтен яктан кимсетелгән булып чыга. Әлхәмдүлилләәһ, бүген өйләргә газ кергән, җылы. Анысына шөкранә кыла белергә тиешбез.

Ә бүгенге өлкәннәрнең иң кызганыч ягы шул - алар гомер буе диннән мәхрүм ителеп яшәделәр. Дингә каршы тәрбия алган, диннән читләштерелгән буын бу. Картаймыш көнендә намаз укып, шуннан ләззәт таба алмаган буын. Аллаһка гыйбадәт кылудан үзенә тынычлык таба алмаган кеше - ул бик мескен бәндә. Монысына да җәмгыятьнең гаебе бик зур. Туганнан алып, 70 ел буе дин тискәре яктан гына аңлатылган икән, дингә каршы сөйләнгән икән, аны бер-ике елда гына үзгәртеп корып булмый. Бу киртәне атлап чыгуы бик авыр. Бәхетле кеше шулдыр ки: кем дә кем Аллаһ Тәгаләгә һәм ахирәт көненә ышана. Бәхетсез кеше - үлдең дә беттең, дип уйлаган әдәм. Үлгәннән соң терелүгә бүген күп кеше ышанмый. Менә шуңа өлкәннәребезнең кайберләре еметсезлектә яши. Өметле кеше Аллаһка, ахирәт көненә ышана намазын укый, уразасын тота, садәкасын бирә, изге гамәлләр кыла, җәннәтле булам, дип яши Аллаһның рәхмәте белән. Шуңа ышана алмаган кеше тыныч картлык кичерә алмый. Мал өчен, балалар өчен, калган дөньясы өчен, бөтенесе өчен борчылып, һәм үлдем дә беттем, туфракка әйләндем, дип, ялгыш фикер белән яши. Бүген, Аллаһка шөкер, мәчетләр бар. Әле бер ун еллар элек кенә, картларга җыелып утырырга бер урын таба алмый интегә идек. Әлхәмдулилләәәһ, мәчетләр булды, килергә, гыйлем алырга, дин юлына керергә мөмкин. Бүген хөкүмәткә рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең. Гыйбадәт кылырга бөтен мөмкинек тудырылган. Күңелдәге күп еллар буе җыелып килгән караңгылыкны юарга кирәк: үзеңне-үзең җиңеп, шушы гыйбадәт йортына килергә. Ә инде яшьләргә, шушыларны аңлап, әти-әниләребезне кичерергә туры килә. Без аларны га-

епләмик, алар белән матур иттереп яши белергә тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: «Кем кеше алдында анасын йә атасын сүксә, йә зарланса, ул кеше бездән түгел, ул мөселман булмас», -диде. Әти-әни -ул безнең тәкъдиребез. Тәкъдир үзгәрме. Әти-әнине без сайлап ала алмыйбыз. Туган җирне дә сайлап ала алмыйбыз, милләтебезне дә сайлап ала алмыйбыз. Шушы милләт кешесе булып, шушы авылда, шушы әти-әнидән дөньяга туганбыз икән, без әти-әнигә, шушы туган җиребезгә, милләтебезгә хезмәт итәргә тиешбез. Аллаһның биргән тәкъдиренә риза булырга тиешбез. Яхшымы безнең әти-әниебез, начармы - барыбер. Әти-әни начар була алмый, аларның балага карата кылган гамәлендә рия юк. Без бик күп җирдә эшлибез, күп кешеләргә булышабыз, бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез, бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлашабыз, әмма моның һәрберсендә әзме-күпме рия бар. Кеше берәүгә кулалмашка эшкә бара икән, буда миңа булышыр әле, ди. Берәүгә бүләк бирә икән, ул миңа ниндине бирер икән, ди. Әз генә булса да шундый уй килә башка. Эшен яхшы үтәсә, моның өчен мине мактарлар, сөйләрләрме икән, дип көтә. Әти-әни исә баласына яхшылык эшли икән, фәкать баласына яхшы булсын өчен генә эшли. Шуңа күрә әти-әни догасы мәртәбәле, чөнки аның кылган гамәлендә рия (икейөзлелек) юк. Аның бу гамәле кайвакыт баласын еларга, кайвакыт борчылырга, кайвакыт ачуланырга дучар итәргә мөмкин. Бала ата-анасын аңламаска мөмкин. Үпкәләргә мөмкин, ачуланышырга мөмкин. Әмма әти-әнинең гамәлендә рия юк, ул фәкать яхшы булсын, дип кенә эшли. Изге ният белән эшләнгән гөнаһлы эштә дә гөнаһ юк, ди дин галиме Муса Бигиев. Чөнки әти-әни бары изге ният белән генә эшли. Без шуны дөрес аңламыйча, зарланышып, ачуланышып йөрсәк, икеләтә гөнаһлы булабыз. Чөнки без әти-әниләре-безнең саф хисләрен аяк астына салып таптыйбыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Әтиегезнең дусларын дус күрегез, алар белән йөрешегез, исән чакта һәм алар үлгәч тә, -диде. - Тыныч, матур картлык кичерәсегез килсә, әтиегезне хөрмәтләгез», - диде. Безнең өлкәннәр алдында бер өстенлегебез бар, Ходай гомер бирсә, без дә өлкән кешеләр булачакбыз бервакыт, әмма өлкән кешеләр беркачан да инде яшьлегенә кайта алмый. Шуңа күрә без аларны ихтирам итәргә тиеш.

Аларны хөрмәт итсәк, Аллаһ Тәгалә, бәлки, безгә дә хөрмәтле картлык бирер.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Үзенең бу дөньяда ни эшләгәнен күрмичә берәү дә дөньядан үтмәс», -диде. Димәк, без өлкән кешеләрне, әти-әниләребезне урынсыз-га рәнҗетәбез икән, каһәрлибез икән, димәк, картаймыш көнебездә, үзебез әти-әни булгач, шушыны ук күрәчәкбез. Инде кадерләп, хөрмәтләп озатабыз икән әти-әниебезне, картаймыш көнебездә Аллаһның рәхмәте белән, бәлки, безгә дә Хак Тәгаләнең һидәяте булыр. Безне дә балаларыбыз хөрмәтләр.

Менә без, Өлкәннәр көне, дип, берничә көнне билгелибез. Алай гына булмасын, бөтен гомеребезне Аллаһ Тәгалә кушкан кануннар белән яшәргә язсын. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең «Бәни Исраил» сүрәсендә, 23 нче аятьтә әйтте:

- «Үә кадаа раббүкә әлләә тәгбүдү илләәә иййәәһү үә бил үәә лидәйни ихсәәнә иммәә йәбелүганнә гиңдәкәл кибәра әхәдү һүмәәә әү киләә һүмәә фәләә тәкуль ләһүмәә үффиү. Үә ләә тәнһәрһүмәә үә куль ләһүмәә каүләң кәрииим». - Раб-бың сезгә Аңардан башка һичкемгә гыйбадәт кылмаска һәм ата-аналарга изгелек күрсәтергә хөкем итте. Әгәр синең каршыңда әти-әниләреңнең берсе яки икесе дә картайса, аларга: «Уф», -дип тә әйтмә! Аларга кычкырма! Аларга матур сүз генә әйт (17:23). «Әти-әниләрегезне картлык көнендә кадерләгез, хөрмәтләгез һәм, әти-әниемне ярлыкка, дип, алар өчен һәрвакыт дога кылыгыз», -диде. Яшь вакытта әти-әни баланы карый, шифаханәгә чаба, авырсынмый. Инде әти-әни безнең кулга калса, безнең вазифа -шулай ук аларны тәрбияләү. Без яшь вакытта алар карады бит безне, авырсынмады, ә без, бер көн карасак, урамга чыгып зарланабыз. Ничә ел безне шулай тәрбияләделәр алар. Әти-әни шушы көнгә калса, йә киленнән, йә малайдан, йә кыздан тавыш килеп чыга. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: «Берәү намазлар да укыр, ураза да тотар, зәкят тә бирер, әмма әти-әнисен карамаса, аларны каһәрләсә, аларның догасын ал-маса, аның бу кылган гамәлләре риядан булыр», -диде. Укыганнары да кабул булмас. Димәк, без фарыз гамәлләребезне үтәгәннән соң, әти-әниләребезне, өлкәннәрне дә хөрмәт итәргә тиеш булабыз әле. Фәкать әти-әни безне шәригатькә хилаф эшкә өндәсә, йә берәр хәрамга, йә мәкрүһ эшкә кушса, бу вакытта без, әти-әнинең күңеле булсын, дип, моны эшләргә тиеш түгел.

Бер сәхабә: минем саваплы буласым килә, минем дин юлында сугышасым -җиһад кыласым килә, дип йөри. Әти-әнисе рөхсәт бирми. Пәйгамбәребез янына бара. Пәйгамбәребез сорый: «Нишләп рөхсәт бирмиләр?» -ди. Алар, -ди, - авыру хәлдә, үзләрен-үзләре карарлык түгел. Минем үзләре янында утыруымны телиләр, - ди. Пәйгамбәребез әйтә: «Сиңа сугыш кырына җиһад кылырга чыгасы юк икән, - ди. - Синең җиһад өеңцә икән, - ди. - Син әти-әниеңне тәрбиялә, җиһадтан саваплырак булыр», -ди. Димәк, дин юлында сугышып үлүгә караганда, зәгыйфьләнгән әти-әнине тәрбияләүнең әҗере күбрәк икән. Безгә моны һич онытырга ярамый.

Тагын бер риваять бар. Берәүнең әтисенең кулы калтырый башлый. Ашаганда, кул калтырагач, ашы-чәе түгелгән. Килен әйтә: бу атаң каршында мин ашый алмыйм, әтиеңне, -ди, -читкә күчереп утырт, - ди. Улы атасын күчереп утырта. Бераздан килен: ул, -ди, - икенче бүлмәдә утырсын. Үзең ашат, минем аны күрәсем килми, -ди. - Бөтен нәрсәне түгеп, чәчеп бетерә, -ди. Картны икенче бүлмәгә чыгаралар. Тагын күпмедер вакыт үткәч, килен: син. -ди, - атаңны урамга куып чыгар, югыйсә, мин синең белән тормыйм, -ди. Улы, җәймә биреп, әтисен урамга куып чыгарырга әзерләнә. Шулвакыт аның янына кечкенә малае килә дә: «Әти, бабайның ярты җәймәсен алып кал, мин сине куып чыгарганда, үзеңә кирәк булыр», - ди. Менә - риваять. Менә -Пәйгамбәрнең хәдисенә дәлил. Кеше үзе кылганны күрмичә дөньядан үтмәс. Димәк, без өлкәннәр белән нәрсә кылансак, аны безнең балалар күрә һәм кабатлый. Шуңа да без әти-әнигә итагатьле булырга тиешбез.

Муса галәйһиссәләм белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм - икесе Аллаһ белән турыдан-туры сөйләшкән кешеләр. Бүтән пәйгамбәрләр Аллаһ белән турыдан-туры сөйләшә алмаганнар. Муса галәйһиссәләм Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкәндә Аллаһтан сораган: «Син мине бик мәртәбәле дәрәҗәгә күтәрдең, - ди, - инде җәннәттә урыным минем кем белән булыр икән, - ди, - күрсәт әле?» Аллаһ Тәгалә әйтә: фәлән шәһәргә бар, фәлән җиргә кер, -ди. Керсә, анда бер ит чабучыны күрә. Муса галәйһиссәләмнең җәннәттә урыны бергә булачак кеше ит чабучы булып эшли икән. Күрешә, мин сиңа кунакка килгән идем, -ди. Теге кеше эшен куя, өенә алып кайта Муса галәйһиссәләмне. Аның Пәйгамбәр икәнен белми. Өенә кереп утыртып куя да, үзе, түр якка кереп, күпмедер вакыт югалып тора. Муса галәйһиссәләм сорау бирә: «Мосафирны калдырып китәрлек нинди эшең бар иде синең?» - ди. «Минем, - ди, - түр як өйдә авыру әнием ята. Мин аның хәлен белдем, асларын алыштырдым, ашаттым. Инде менә хәзер мосафирны кунак итәргә чыктым», - ди, теге ит чабучы кеше. «Анаң берәр сүз әйтмәдеме?» - ди Муса. Теге кеше әйтә: әнием дога кылды, -ди, - җәннәттә урының Муса галәйһиссәләм белән янәшә бул¬сын иде, дип Аллаһтан сорады, - ди. Менә әнинең догасы нин¬ди көчкә ия.

Тагын бер риваять. Берәү җан бирә алмыйча ята икән. Сә-хабәләр килә, беренче азан әйтүче Билал (р.г.) да килә. Гомәр (р.г.) дә килә. Теге: «Ләәә иләәһә илләллаааһ», - дип әйтә ал¬мый, җан бирә алмый, шәһадәтлек кәлимәсен дә әйтә алмый. Ята шулай урын өстендә. Сорашалар. Намазда укыган, ураза да тоткан, садәканы да бик күп биргән кеше икән үзе. Пәйгамбә¬ребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтә: «Әти-әнисе бармы?» -ди. Әтисе үлгән, әнисе бар, диләр. «Минем янга килерлек микән әнисе? - ди. - килерлек булмаса, үзем барам», - ди. Әнисенә кеше җибәрә. Теге хатын, минем килүем әҗерлерәк булыр, ди. Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) янына килә. Килгәч, сорый Пәйгам¬бәребез: «Берәр үпкәң бар идеме әллә малаеңа?» -ди. «Бе¬раз үпкәм бар иде, - ди әнисе. - Әле дә кичерә алмыйм, - ди. һәрвакыт минекен түгел, хатынының сүзен өстен чыгарды, -ди. -Хаклымы-хаксызмы, шуңа үпкәләгән идем», -ди. «Менә малаең, - ди Пәйгамбәр. - Хәзер шәһадәт кәлимәсен дә әйтә алмый, җан бирә алмыйча азапланып ята, имансыз китүе бар. Кичер малаеңны», - ди. Шуннан Пәйгамбәребез Мөхәммәд га¬ләйһиссәләм күп итеп утын өйдертеп, ут төртә дә: «Син карап тор, малаеңны хәзер утка аталар», -ди. Теге хатын әйтә: «Утка атмагыз, мин чыдый алмыйм», -ди. Пәйгамбәребез әйтә: «Менә син аны, ризасызлыгың белән, мәңгелек утка хөкем иттең, -ди. - Үзең 2—3 сәгать утта януын да күтәрә алмыйсың», - ди. «Ярар, алайса бәхиллегемне бирәм», -ди анасы. Шул вакыт¬та малае да: «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Рас-үүлүллаааһ», дип, җан бирә. Иман белән китә. Әти-әнинең бәхиллеген алалмасак, безнең дә имансыз китүебез бик мөмкин.

Коръәндә Аллаһ Тәгалә башта: Аллаһ Тәгаләгә итагать ите¬гез, аннан Аллаһның Рәсүленә итагать итегез, сайлап куйган җи¬тәкчеләрегезгә, әти-әниләрегезгә итагать итегез, -ди. Әти-әни дигәне инде ул - өлкән буын кешеләр, һәм, әлбәттә, әти-әниләр, әби-бабайлар да үзләрен итагатьле итеп тотсалар, күркәм була. Аллаһ Тәгалә безгә намаз укуны боерды. Телегез зикердә бул¬сын, -диде. Мине искә алыгыз-диде, - намаз укыгыз, гыйбадәт кылыгыз, -диде. Әмма безнең бүген олыларыбызның кайбере теләсә нәрсә сөйләп, гайбәт сатып көн үткәрә. Бу да ярый тор¬ган эш түгел, бу хәл олыларны бизәми. Һәрнәрсәне бизи торган сыйфат бар, олыларны бизи торган сыйфат - гыйбадәт. Менә без бабайларыбызның авырган вакытта да ничек итеп намазга йөргәннәрен искә алабыз. Мәчет юк иде ул вакытта, тәравихка, дип, төрле кешеләргә йөриләр иде. Сарайларда гает укыйлар иде. Хәзер күркәм мәчетләр була торып, шуңа да йөрмәүче карт¬лар бар. Аракы эчеп, тәмәке тартып урамда яшьләр белән бәхәсләшеп, әшәкеләнеп йөриләр. Хәлнең бу ягын да истән чыгармаска кирәк. Өлкәннәр көне икән, өлкәннәр, дип, сезне ча¬кыралар икән, берәр җиргә барасыз икән, үзегезне өлкәннәрчә тотарга кирәк, яшьләргә үрнәк булырга тиешсез. Өлкәннәрнең артында 60—70 еллык тормыш тәҗрибәсе бар. Дөньяның төрле хәлен күргәнсез, һәрнәрсәгә аек, дөрес бәя бирә аласыз, әлхәмдүлилләәәһ, үзегезнең булган белемегезне, тәҗрибәгез¬не яшьләргә биреп, алар белән матур иттереп яшәргә кирәк. Балаларга Аллаһны, дөньяны танырга өйрәтеп, һөнәрләр биреп, оныкларыгызга да үрнәк булыгыз. Оныкларыбыз үзебезгә дога кылучылар булсыннар иде. Безгә шулай итеп яшәргә кирәк. Өлкәннәр яшәрә алмаса да, Ходай гомер бирсә, бар яшь кеше дә картаячак. Җитәкчеме, баймы, ярлымы, матурмы ул, Аллаһ Тәгалә гомер бирә икән, барыбызга да картлык киләчәк. Шуны һич онытырга ярамый. Картайгач, безне дә хөрмәт итсеннәр дисәк, без үзебез Пәйгамбәребезнең хәдисенә муафыйк булып, бүген әти-әни, әби-бабаларыбызны, өлкәннәрне хөрмәт итеп, аларны рәхәткә тиендереп, аларның догасын алып калырлык итеп яшәргә тиешбез.

Дөрес яшәүнең нәтиҗәсе, мәгънәсе шул. Озак яшәүдә генә дә түгел, гомерең, тәкъдирең буенча, кайчан төгәлләнсә, шул ва¬кытта синең эшләгән изгелегең явызлыгыңнан күбрәк булырга тиеш. Сиңа дога кылып, бәхиллеген биреп, кешеләр синнән риза булып калсыннар. Шулай булганда, Аллап Тәгалә: «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», дип иман белән үтү бәхетен бирә. Шуның аркылы без җәннәткә ирешербез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең бер хәдисе бар: «Яхшы тәрбия белән тиңләшә ала торган бернинди байлык та юк», -диде. Гомер үтә, кеше картая, балалар үстерә. Бер көн килә, гомер буе туплаган байлыгын биреп, бер күркәм холыклы бала кирәксенә, шуның белән тынычлап картлык кичерер идем, дип өзгәләнә. Әмма эшли алмый. Балаларга калдырырга яхшы тәрбиядән дә зуррак байлык юк.

Менә шушыны истә тотып, сез - өлкәннәр, киләчәк буынны тәрбияләүче кешеләр булырга тиеш. һәм, без эшләгән ялгышларны сез дә кабатлый күрмәгез дип, балаларыгызга аңлатырга кирәк. Аллаһтан да шуны сорарга кирәк. Аллаһны зикер итәргә кирәк, намазларга йөрергә. Шәт, Аллаһ Раббыбыз барыбызга да иман байлыгы бирер.

 

 

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе