Ахирәткә әзерләнәбезме?

(Дүрт сорау)

БӘЙЛЕ
2023 Июн 14

(Дүрт сорау)

Аллаһ Раббыбыз яшәешне яралтты, шулай ук Ул үлемне дә яралтты. Яшәү һәм үлем ул - кешенең ике халәте. Яшәүдән ку¬рыкмаган кеше үлемнән дә куркырга тиеш түгел. Яшәү дә, үлем дә Аллаһның чиксез кодрәтенә дәлил булып тора. Берәү дә үзе теләп, үзе теләгән вакытта яки үзе теләгән урында дөньяга килә алмый, дөньядан үтү дә бездән тормый. Никадәр генә дөньяны яратсак та, барыбер калдырып китәчәкбез. Байның да, ярлының да, көчленең дә, көчсезнең дә, хуҗаның да, хезмәтченең дә үлемнән котылып калу чарасы юк. Тирәннәнрәк уйласаң, ул үлем дә - Аллаһның бәндәгә күп хакыйкатьләрне аңлау һәм тану өчен бирелгән мәрхәмәте. Үлемгә әзерләнү ул – хак мөселман өчен үлемнән соңгы халәткә, ягъни Ахирәт тормышына әзерләнүе.

Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (67 нче «Мөльк» сүрәсе, 2 нче аять): «Әлләзии халәкаль-мәүтә үәл-хәйәәтә ли-йәбелүүәкүм әййүкүм әхьсәнү гәмәлә», - ягъни: «Ул (Ал¬лаһ) үлемне һәм тереклекне халик кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икән¬леген белер өчен», - диде. Әгәр игътибар белән карасак, яшәү үлемнән соң килә. Димәк, яшәү үлем белән тәмамлан¬мый икән. Үлем артында тагын икенче төрле яшәеш бар. Ул без күргән-белгән үлчәмнәрдә түгел, әмма ул бар. Ана кары¬нында да без 4 ай да 10 көн үле хәлдә идек, аның соңында Аллаһ әлмисакта яралтылган җаннарыбызны безгә иңдерде. Шул тән дигән савытта күпмедер яшәгәч, җаныбыз үзен дөнья белән бергә яралткан Аллаһ хозурына күчәчәк. Әмма инде җиргә килеп, тән белән бергә яшәгәннән соң җанның халәте, мәңгелек рәхәттә яки михнәттә булуы җирдә яшәгән кыска гына гомере белән бәйләнгән. Бу дөньяда ни чәчсәң, тегә дөньяда шуны урасың, шуның нәтиҗәләрен дә күрәсең.

Үлем ул - мәңгелек халәткә күчү капкасы гына. Аллаһ куш¬каннарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, нәфесеңнән өстен бу¬лып яшәгәнсең икән, үлем ул - мәңгелек сәгадәткә күчү капка¬сы һәм хак мөэмин аннан курыкмас, җанын җиңел бирер. Әгәр үзеңне генә яратып, Аллаһны танымыйча, нәфес колы булып яшәсәң, үлем - мәңгелек газапка алып керүче капка, андый кеше үлемнән курка һәм җанын да авыр бирә.

Үлемгә әзерләнү ул - үлемнән соң яшәүгә әзерләнү. Һәрвакыт һәм һәр җирдә үзеңнең фәкать Аллаһ колы гына икәнеңне һәм бер Аллаһка гына хезмәт итәргә тиешлегеңне аңлап, Аңа, гына гыйбадәт кылып яшәргә тиешсең. Хакыйкый мөэмин бу дөнья өчен генә түгел, мәңгелек бәхете өчен дә тырыша. Бу очракта аңа бу дөньяда да, Ахирәттә дә куркыныч түгел.

Һәркем Аллаһ зиннәтләгән акылын эшкә җигеп, фикерләп карасын, әзерләнәме ул мәңгелектә яшәргә һәм ничек әзерләнә? Әле биреләчәк сорауларга һәркем җавап әйтеп карасын һәм үзе¬нең әзерлегенә бәя бирер...

Беренче сорау. Кем синең яралтучың һәм хуҗаң, ягъни Раббың кем? Һәркайсыбыз: «Раббым – бөтен галәмнәрнең ху¬җасы Аллаһ», - дип әйтә. Әлхәмдүлилләәәһ, Аллаһны танымау¬чылар күп түгел. Каршы сорау: «Һәрвакыт Раббыбыз Аллаһ икәне исеңдәме, Аның кануннары буенча яшисеңме? Ягъни ышануың-тануың телең белән генәме, әллә гамәлең белән дәме?» Яшәвеңнең һәр мизгелендә Аллаһ исеңнән чыкмаса, һәр эшең¬не Ул кушканча һәм Ул риза булырлык итеп яшәсәң - борчыл¬ма. Кайвакытта исеңнән чыгып китә икән, тынычлана алмый¬сың. Авырлык килгәндә генә исеңә аласың икән, башка вакыт¬та нәфесең артыннан, байлык артыннан чабасың, башкаларга охшар өчен, үз рәхәтлегең өчен яшисең икән, бел, ул вакытлар¬да синең Раббың - йә нәфсең, йә байлык, йә кешеләр, йә шай¬тан. Аллаһ мул уңыш бирә, аның безгә кушкан хөкеме дә бар: уннан бере синеке түгел, ятимнәр, мескеннәр, мохтаҗлар өле¬ше. Әле син ул өлешне тиешле урынга тапшырдыңмы? Юк икән, димәк, Раббыбызны истә тотмыйсың, байлыкка өстенлек бирә¬сең. Намаз вакыты кереп, намаз укымасаң, ураза җитеп, ураза тотмасаң, ул вакытта кемгә буйсынасың? Кем сине ышандыра ала шул вакыт әҗәл килмәс, дип. Әгәр шул килеш үлеп китсәң, димәк, Раббым, дип йә нәфсеңне, йә байлыкны, йә шайтанны, йә кешеләрне санап, дөньядан көферлек белән үтеп киттең, дигән сүз, Аллаһ сакласын. Кешеләр, бәлки, сине ышанучы дип санарлар, әмма бу очракта син Аллаһка ышанып үлмәдең. «Раб¬бым - Аллаһ», - дисең икән, гел Аның белән генә бул һәм Ул кушканча гына яшә, шулай булса, Ул да гел синең белән булыр һәм ышанучы булып, иман белән дөньядан үтәрсең.

Кайсы китап синең китабың? «Китабым Коръән», - дисеңме? Бик әйбәт. Нәрсә соң ул Коръән? Коръән ул - Аллаһның кешелек дөньясына биргән илаһи программасы һәм инст¬рукциясе. Җир йөзендә кеше кулы белән эшләнгән һәр меха¬низмның да инструкциясе бар. Әгәр инструкциясен үтәмәсәң, ул сафтан чыга. Аллаһ та барча галәмнәрне яралтты һәм кеше¬лек һәлак булмасын өчен яшәү рәвеше ничек булырга тиеш¬лекне Коръәндә ачык бәян итте. «Китабым Коръән», - дисең икән, ул синең тышкы һәм эчке дөньяны дөрес итеп тәртипкә салуда һәм сиңа Аллаһка якын булуга һәрчак ярдәмче булырга тиеш. Һәр гамәлеңне үзеңне белә башлаганнан алып соңгы су¬лышыңа кадәр Коръән буенча алып барасың икән, үлемнән ку¬рыкма! Ә син Коръәнне кайчан кулыңа аласың? Әллә бер дә алмыйсыңмы? Әллә мәетләр янында, бәйрәмнәрдә, аш мәҗлес¬ләрендә генә укыр өчен кулланасыңмы? Тормышыңны башка кануннарга таянып, башка программалар буенча төзегән булсаң, тынычланма, син Коръән юлында түгел, син нәфес юлын¬да. Син үлгәч, бәлки, сине Коръән укучы, Китап әһеле дип санарлар, әмма синдә Коръәннән һичнәрсә югын белмәсләр. Кай¬сы китап буенча яшәсәң, шул китап әһеле булып Аллаһ кар¬шында хисап кылынырсың. Бүген кешелек дөньясы хак юлдан тайпылды. Кешеләр бар нәрсәне юктан бар итүче һәм аның Хуҗасы булучыга һәм Аның Китабына җитәрлек игътибар һәм ихтирам белән карамый. Хәтта Аллаһ кушканнарын үтәүне, тыйганнарыннан тыелырга тиешлекне шик астына ала, яралтучының бер колы гына, мәхлугы гына булган кешеләрнең фикеренә өстенлек бирә. Әгәр гел шулай дәвам итсә, кешелекнең киләчә¬ге бик күңелсез бетәр.

Пәйгамбәрең кем? Әгәр: «Пәйгамбәрем Мөхәммәд Мос¬тафа (с.г.в.)», - дип саныйсың икән, аның сүзләренә колак сал, ул өйрәткәнчә яшә. Әгәр аның сүзләре синең йөрәгеңдә икән, димәк, син аның өммәте. Пәйгамбәребез өммәтенә мөрәҗәгать итеп: «Мин сезгә ике әйбер калдырам. Әгәр сез шуңа ныгытып ябышсагыз, беркайчан да дөрес юлдан тайпылмассыз. Аның берсе -Аллаһның китабы Коръән һәм минем Сөннәтем», - дигән иде. Хәзер үзеңә сорау бир: Пәйгамбәребезнең Сөннәтеннән синдә нәрсә бар? Иртән торгач тәүге адымыңнан башлап, аша¬ган ризыгыңның һәр кисәге, йокларга ятуың, балалар тәрбиялә¬вең Пәйгамбәребез өйрәткәнчә булса, димәк, син аның өммәте. Борчылма! Киресенчә икән, тынычланырга иртәрәк. Кемнәр өйрәтүе буенча, кемнәрдән үрнәк алып яшисең, син шулар өммәте. Пәйгамбәребез: «Минем Сөннәтемне ташлаганнар ми¬нем өммәтем түгел», - диде. Икенче яшәешне таныйсың икән, Ахирәт көненә ышанам, дисең икән, Пәйгамбәребезнең Шәфагатенә ирешерлек итеп бу дөньяда яшәвеңне тәртипкә сал.

Нинди дин - синең динең? Әйе «дин» дигәндә Ислам дине күз алдына килә. Чөнки барча пәйгамбәрләргә килгән дин – ул Ислам дине. Ислам - кешеләрне Аллаһка якынайта торган бер¬дәнбер юл. Аллаһка якын буласың килә икән, Ислам канунна¬ры буенча яшә. Бу дин -Коръәндә бәян ителгән дин, Пәйгамбә¬ребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) дине, Аллаһ дине. Ә хәзер инде үзеңә сорау бир? Яшәү рәвешеңдә, гаиләңдә Ислам ди-неннән нәрсә бар, кайсы кануннарын үтисең? Юк икән, димәк, динең Ислам түгел, урының Җәннәттә түгел. Хәтта намаз укы¬ганда да Аллаһны искә алмыйсың икән, димәк, син бу юлда чит кеше, яки икейөзле, ялганчы. Ахирәт газапларыннан котылыйм, дисәң, динең йөрәгең аша үтсен. Әлеге сораулар бик әһәмиятле. Кеше тормышта әллә ниләр эзли, әллә кайларга омтыла, әмма Аллаһтан ерагаеп, чын ха-кыйкый бәхетне югалтуын күп вакыт үлем килүдән элек аңлый алмый. Шуның өчен Пәйгамбәребез: «Үлем - иң зур гыйбрәт һәм иң зур гыйбадәт», - диде. Үлем безгә ни өчен яшәвебезне аңларга, гамәлләребезне төзәтергә, күңелләребезне нечкәртергә ярдәм итә. Аллаһ барча тереклекне, җир-күкләрне яралтты. Шуларга хәлифә итеп акыл белән зиннәтләп кешене яралтты һәм әйтте: «Ләкаде халәконәәл-иңсәәнә фииии әхьсәни тәкъүиим», - ягъни: «Без Адәм баласын бар нәрсәдән күркәмрәк итеп халик кылдык» («Тин» сүрәсе, 4 нче аять).

Аллаһ биргән акылларыбыз белән фикерләп бу дөньяда туры юл - дин юлыннан тайпылмыйча, фәкать Аллаһ коллары гына бу¬лып, нәфес колы булмыйча яшәргә һәм дөньядан иман белән үтеп, мәңгелек сәгадәткә күченергә Аллаһ һәркайсыбызга насыйп итсен.

Кеше өч нәрсәгә үҗәтлеген: байлыкка комсызлыгын, нәрсә дә булса югалтканына кәеф-борчуын, мактанчыклыгын җиңсә, аның иманы ныгый.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе