|
Кешеләрдә бүген спортка карата тискәре фикерләр дә бар. «Бу уен сөйләшенгән, бу ярышка барасыбыз килми», - диләр алар. Монда бер мисал китереп була: Шиһабетдин Мәрҗәни вакытында көрәшчеләр кием белән көрәшкән. Абсолют батырга көрәшкәндә генә билгә хәтле чишенә торган булганнар, ягъни «чиста, гадел булсын». Шуңа күрә спортта бүген гаделлек кирәк. Тормышта дин ничек итеп чисталыкка, хакыйкатькә алып бара, кайбер җитешсезлекләрне төзәтә, спортта да шушындый дөреслеккә өйрәтә. Ярышларның тиешле канун буенча үткәрелүе өчен, спортчының, тренерның, хөкемдарның динле булуы моңа бик нык ярдәм итә һәм бу спортка бик зур файда китерә. Игътибар итәсездер, без зур спорт казанышлары, аерым командалар яки спортчыларның уңышлары турында гына сөйләп калмыйча, спортның кеше тормышында тоткан урыны хакында да сүз алып барабыз. Укучыларыбызның күпчелеге мөселман икәнлеген истә тотып, ислам диненең тормышның бу ягына булган карашы да игътибарыбыздан читтә калмый. Әгәр шәригать кушкан чикләрдән чыкмаса, мөселманга спортның һәр төре белән дә шөгыльләнергә мөмкин. Ләкин профессиональ спортка килгәндә, мондый төр спорт сәламәтлегеңне, көчеңне, вакытыңны исраф итү генә түгелме? Ислам дине профессиональ спортка ничек карый? Кемдер — машина йөртүче, икенчеләр комбайнда эшли, кемдер — повар, ә кемдер теннис уйный. «Профессиональ спорт» сүзтезмәсе үзе үк әйтеп тора, бу — спортчының профессиясе, аның бөтен тормышы, эше, ипие шуның белән бара. Аларның эше халыклар каршысында физкультура һәм спортны актуальләштерүгә, монда күбрәк яшь балаларны җәлеп итүгә нигезләнгән. Спортчылар үзләренең шушы профессияләрендә югары дәрәҗәләргә ирешеп, кешелергә маяк һәм үрнәк булып торалар. Әгәр дә бу кеше намазын укып, уразаларын тота икән, хәрамнан тыелып, хәләл гәмәл үти икән, шәригать кануннарыннан чыкмаган профессиональ спорт белән шөгыльләнүе берничек тә Ислам диненә каршы килә алмый. Мөселман әти-әнисе баласын профессиональ спортчы итәргә теләсә, төрле каршылыклар туарга мөмкин. Намаз вакыты белән ярыш вакыты туры киләргә мөмкин. Беркайчан да дин һәм дөньяви һөнәр, дөньяви гыйлем алу бер-берсенә каршылык тудырмый, фәкать кеше вакыт һәм һөнәр белән дөрес кулланмау сәбәпле генә менә бу каршылыклар туа. Гәрәп илләрендә балалар намазлы да, шул ук вакытта күнегүләргә дә йөриләр, спорт белән дә шөгыльләнәләр. Беркайчан да аларның бу юнәлештә каршылык тудырганнары юк. Мәсәлән, ураза аенда бу егет-кызларга тренер белән сөйләшеп нагрузкаларны бераз киметергә була, чөнки аларның организмнары аз гына сүлпәнләнә. Без беләбез: «Рубин» футбол клубының уенчысы Гәкдәниз Карадәниз күнегүләрдә нагрузканы киметеп, Рамазан аенда уразалы килеш футбол уйнады. Шуңа күрә, әти-әни үзенең баласының организмын яхшы белгән хәлдә, тренер белән сөйләшеп, бу мәсьәләне хәл итергә тиеш. Беркайчан да дин һәм спорт бер-берсенә каршы килә дип әйтергә ярамый. Спорт белән шөгыльләнү дингә зыян китерми, киресенчә файда гына китерә, чөнки сәламәт кешенең гыйбадәте дә сәламәт. Аягында басып тора алмаган кешенең намазы аягында басып, кыям белән укыган намазга тиң була алмый. Шуңа күрә, болар берсе-берсен тулыландыралар гына. Дзинле, иманлы булуның спортчыга тагын нинди ярдәме бар соң? Дөньяда ике төрле караш яши: беренчесе — Аллаһка инану, сәҗдә кылу; икенчесе — дөнья ләззәтенә, нигъмәтенә баш ию. Әгәр дә спортчы Аллаһка табына икән, бу кеше өчен карьера, медаль, гонорар Аллаһ булмый. Ул фәкать Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылып, шул ук вакытта спорт белән дә шөгыльләнә. Болар икесе ике әйбер. Әгәр дә кеше карьерага гына табынып, шуннан гына бәхет таба икән, ул «кеше башына баса» башлый. Мәсәлән, күп кенә гади көче-куәте булган егет-кызлар да зур чемпионатларга үтә алмыйлар. Шушы лаеклы кешеләр урынына карьерага, малга табынучылар үтә. Ә мөселман спортчысы «кеше башына басмый», алдаламый, хөкемдарлар белән сөйләшеп түгел, ә дөрес уен алып бару ягында. Көрәш булсынмы, футболмы, яки башка спорт төреме, ул һәрвакыт гаделлек ягында. ФИФА бүген күп футбол матчларының хәтта яртысы дөрескә туры килми дип чыгара. Бу бит гаҗәп хәл! - Йөзәргә, йөгерергә һәм хоккей уйнарга ярат. Бүгенге көндә бу күнегүләр бик кирәк, чөнки безнең яшәү рәвеше табигый тормыштан ерагайды. Эштә дә, өйдә дә без гел утырабыз, машинада утырабыз, ашау майлы, чамасыз. Формада торыр өчен, организмның тонусын саклар өчен, регуляр күнегүләр ясарга кирәк. Иртә белән табигатьнең матурлыгын күзәтеп, саф һаваны сулап йөгереп кайту, суда йөзү — үзенә күрә бер табигатькә якынаю, камиллекә ирешү чарасы. Бу бит тәнне дә чыныктыру, үзеңне ныгыту. Шуңа күрә, буш вакыт булганда, спорт белән шөгыльләнергә тырыш һәм болар һәрбер мөселман кешесе эшли алган һәм эшләргә тиеш булган гәмәлләр. Радик Сабиров, Рамил Юныс, Гамил Нур фикерләре кулланылды.
|

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы