Канәгатьсезлек

Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер

БӘЙЛЕ
2010 Авг 14

Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәм, гөнаһымнан Аңа кайтам. Ул ялгызы, юк аның тиңдәш. Мөхәммәт – Аның илчесе. Салават шәрифләребез аңа булсын.

Кешелек дөньясы диннән ерагайган саен, җәмгыятебездә тискәре сыйфатлар артканнан арта бара. Аллаһы Тәгалә мул, чиста итеп биргән суларның балы бетә, корсаклар тулы булса да, ризыкның бәрәкәте бетә. Кешеләр арасында туган ризысызлык тамыр җәя. Карыннан үткән ризык та, оят җирләрен яшерүче кием дә, утыртып йөрүче ат та ул авыруны канәгатьләндерә алмый. Канәгатьсезлек, ризасызлык авыруы белән агуланган бәндә тотып карардай ризык белән туя алмый, киеп карардай кием белән канәгатьләнә алмый, утырып йөрердәй ат, машинадан канәгать була алмый. Ихтыяҗы үтәлә, машинасы да бар, йорты яңгыр-давылдан саклый, ләкин кешегә ул җитми. Ләкин күбрәк булса, яхшы булыр иде ди. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итми, булганына шөкер итәргә кирәк дип үз-үзен вәгазьләми. Күп булса да, ул бәндәгә җитми. Нинди генә нигъмәтләре булса да, Аллаһ нинди генә мул тормыш бирсә дә, ул бәндәгә барыбер җитми, чөнки ул авырган бәндә, сәламәт бәндә түгел. Аның тәне сәламәттер, ләкин күңеле авыру. Шушы канәгатьсезлек авыруы белән чирләү сәбәпле, аңа күп булса да, җитми. Җитәр дип уйлаган халәтенә ирешә икән, аннары барыбер җитми икән. Менә болайрак кирәк икән! Ни өчен җитми? Чөнки авыру, аның күзе һаман да өскә таба карый, “Әлхәмдүлилләһ, каһчандыр ул нигъмәтем дә юк иде, хәзер бар”, - дими. Өскә карый да: “Кара. Ул миннән дә яхшырак”, - ди. Ялангач йөрми, киеме бар, “Аның киеме тагын да затлырак”, - ди. Аты бар, “Аның аты затлырак”, - дип, һаман өскә карый. Үзеннән түбән дәрәҗәдә, яманрак халәттә булучыларга күзен төшерә алмый. Табигатькә карасак, һәрбер нәрсәне төшерүгә караганда күтәрү авыррак. Күтәргәндә, җир тартып тора, шуңа күрә, күтәрү авыррак. Кулны күтәрү төшерүгә караганда авыррак. Ятактан тору авыррак. Күз байлык эзләсә, киресенчә, төшерергә авыр икән.

Яшь егет, урамда гаурәте күренгән хатын-кызны күрсә, күзен төшерә алмый. Канәгатьсез кеше дә күзен төшерә алмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Үзеңнән баеракларга карама, ә ярлыракларга карап, шөкер ит”. Ризасызлык белән авыручы үзеннән өстенрәкләрне карый. Аңа җитмәгәч, бервакытта да бәхетле була алмый. Кешенең 10 байлыгы булса да, барыбер үзеннән өстен кешене табар. Аллаһның гадел үлчәве дә бар. Әгәр дә кешенең бер нәрсәсе артса, икенче нәрсәсе төшә, нәрсәседер төшсә, икенче нәрсәсе күтәрелә. Бер яктан камиллеккә ирешсә, икенче яктан кимчелеккә төшә. Гыйлем алып, кемнеңдер иманы куәтләнергә мөмкин, ләкин сәүдәсе кимеп китәргә мөмкин. Кемнеңдер сәүдәсе артып, гыйбадәте кимергә мөмкин. Шуңа күрә, кеше бервакытта да төгәл камиллеккә ирешә алмый. Ризасызлык белән агуланган бәндә бер вакытта да үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый, чөнки Аллаһ аңа бу хәлне бирми. Әгәр дә ризасызлык белән яшәгән кешегә шушы Җир шарының яртысын кисеп бирсәң, вәллаһи, ул беренче төнне үк йоклый алмаячак, чөнки икенче яртысы кемгә икән дип борчылачак. Бөтенесен бирәсең икән, Марс кемгә икән диячәк. Кояшта кемнәр бар икән диячәк. Адәм баласының канәгатьсезлек авыруы зур бер сынау. Бу чирдән дәваланырга кирәк. Аллаһның биргән нигъмәтләрен күрә белергә, алар өчен шөкер итәргә кирәк. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә киемнең дә, ризыкның да бәрәкәтен бирер. Ризык калориясе күп булганга туйдырмый. Ризыкта бәрәкәт булса, тамак туя. Шуңа күрә, Хандак сугышында сәхабәләр пәйгамбәребез (с.г.в.) белән ач булганда, хәтта , ачлыкны аз гына булса да, басып торсын дип, корсакларына ташлар бәйләп куйдылар. Пәйгамбәребезнең күлмәге астында ике таш бәйләнгән иде, ул да сыналды. Бер сәхабә, пәйгамбәребезне кайгыртып. Өенә кайтып, бер бәрәнне чалдырды. Хатынына: “Әзерлә әле бәрәнне, хәзер Аллаһның илчесенә алып кайтып ашатыйк”, - диде. Кечкенә генә бәрәнне чалып, хәләл җефете шулпа пешерде. Бу сәхабә Пәйгамбәребез янына килеп, “Әй, Аллаһның илчесе”, - дип, колагына гына пышылтады. Сәхабәләр бик күп иде. Ә бәрән кечкенә булды. “Кечкенә генә ризык әзерләгән идек, әйдә, кайтып ризыклан”, - диде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) чокыр эченнән чыкты да: “Кардәшебез безгә ризык әзерләгән. Әйдәгез, ашыйбыз”, - диде. Теге ризык әзерләүче сәхабә, хатыны янына кайтып болай диде: “Һәлак булдык, Аллаһның илчесе барлык сәхабәләр белән безгә кайта”. Чөнки ит шулкадәр кечкенә булса да, сәхабәләр бик күп һәм ач иделәр. Шул вакытта теге сәхабә әйтә: “Барлык сәхабәләр дә туйганчы ашадылар, соңыннан Аллаһ илчесе белән бергә утырып ашадык”. Аллаһ бәрәкәт бирә икән.

Әгәр күпме генә ризык булса да, Аллаһ бәрәкәт бирми икән, кеше шул ризыктан бәхет күрә алмаячак. Канәгать булу ул зур нигъмәт. Аллаһ аны кемгә бирде, шөкер итсен, шатлансын. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дога кылды: “Әй Аллаһ, биргән ризыкларында миңа канәгатьлелек бирсәң иде”, - диде. Аллаһтан муллык кына түгел, канәгатьлелек тә сорарга кирәк. Җир өстендә иң канәгать кеше Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) булды. Зур-зур патшалар, кәрваннар белән алтынга күмелсәләр дә, ләкин пәйгамбәребез кебек арзый булып яшәмәделәр. Пәйгамбәребезнең берничә көн мичендә уты янмаса да, аның кебек канәгать кеше булмады. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: “Беркөнне Аллаһ Мәккә үзәнлекләрен алтынга тутырырга тәкъдим итте. Ләкин мин юк, кирәкмәс, Раббым дип әйттем. “Бер көн ач булыйм, бер көн тук булыйм. Әгәр тамагым ачса, Сине зикер итәрмен, әгәр тамагым тук булса, Сине шөкер итәрмен”. Әлхәмдүллилләһ, мөселман муллыкка ирешсә, Аллаһны мактый, сынаулар килсә, Аллаһны зикер итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыштан канәгать булып, Аллаһ биргән сынауларны гайрәт белән кабул итүчеләргә шатлыклы хәбәр әйтте: “Түбә агачы җәннәттә булыр кемгә? Кемнең тормышы җитәрлек кенә булып, ислам динендә булса. Очын-очка ялгап, тормышын алып баручы кешегә булыр”, - диде. Аның сәхабәләре нинди зур канәгатьлелек, ризалыкта яшәделәр. Аллаһка шөкер иттеләр. Бервакытта да үзләреннән байрак яшәүчеләргә карап көнләшмәделәр. Әбү ад-Дарда әйткән: “Байлар зур йортларда яшиләр, без дә урамда түгел, байлар затлы киемнәр кияләр, без дә ялангач түгел. Аларның, бездән аермалы буларак, артык маллары бар”. Байның 20 машинасы булса, ул бит егермесендә дә йөри алмый. 20 өе булса, берсе дә җитә бит, 20се кирәкмәс. Күпме ризыклары булса да, 5 мәртәбә артык ашый алмый. Шул байлар кирәк кадәресен генә кулланалар да, артыгына карап сокланалар. “Әгәр без дә теләсәк, барабыз да, аларның малларына карап сокланабыз”, - ди. Һәрберебез сокланса да. Артык маллар өчен без түгел, ә алар җавап бирәләр. Байның 3 катлы өенә карап, без дә сокланабыз. Ул да соклана, тик бөтен бүлмәләрендә дә яши алмас. Банктагы миллиардларга карап, ул да соклана, без дә сокланабыз.

Аллаһ Коръәндә әйтә: “Ир булса да, хатын-кыз булса да, кем Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кыла, аны яхшы тормыш белән яшәтербез”. Гали, Ибн Габбас дигән аятькә шундый тәфсир бирәләр: “Яхшы тормыш Аллаһ биргән канәгатьлелек булыр. Кемгә канәгатьлелек бирми, шул бәхетсез була”. Кем канәгать булды, аның тормышы яхшырыр, кем комсыз булды, аның ахмаклыгы артыр. Шуңа күрә, Раббым һәрберебезгә канәгатьлелек насыйп итсен. Бик күпләр авырый торган ризасызлык дигән авырулардан безгә шифа бирсен.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе