Җиде нәрсә килгәнче

Галәмнәрне бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһы Тәгаләгә хәмед вә сәнәләребез хастыр. Аллаһның үзеннән генә ярдәм сорап, дога кылабыз.

БӘЙЛЕ
2010 Авг 14

Галәмнәрне бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһы Тәгаләгә хәмед вә сәнәләребез хастыр. Аллаһның үзеннән генә ярдәм сорап, дога кылабыз. Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәм, гөнаһымнан Аңа кайтам. Ул ялгызы, юк аның тиңдәше. Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелмеш пәйгамбәребез Мөхәммәт – Аның илчесе. Салават шәрифләребез аңа булсын. Кемне Аллаһ үзенең рәхмәте белән туры юлга күндерә, аны беркем дә адаштыра алмый, ә кемне гаделлеге белән адаштыра, беркем дә туры юлга кертә алмый.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисен укып китәсем китә: “Ашыгыгыз гамәл кылырга, изгелек кылырга, хәтта җиде нәрсә килгәнче: изгелек кылыгыз, бөтен нәрсәне оныттыручы хәерчелек көтәсезме? Әллә сез юлдан аздыручы байлык көтәсезме? Әллә сез кешене көчсез итүче авыру көтәсезме? Әллә сез картлык зәгыйфьлеген көтәсезме? Әллә сез һәрбер нәрсәне кисүче үлемне көтәсезме? Әллә сез дәҗҗәлне көтәсезме? Әллә сез кыямәт сәгатен көтәсезме? Анысы исә барысыннан да куркыныч” (Тирмизи).

Шушы хәдистә пәйгамбәребез (с.г.в.) шушы тормышның кадерен белергә кушты. Әлбәттә, без беләбез, шушы дөнья тормышы шушы ләззәтләр, шәһвәтләр белән Аллаһ каршында черкинең бер канатына да тормый. Мондагы кәеф-сафа кәҗәдән төшкән кәҗә бәрәне бәясенә дә тормый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу дөньяны ахирәтнең чәчүлеге диде. Кем бу дөньяда изгелек кыла, шул бакый тормышына орлык чәчә. Ахирәттә черки канатына да тормаган дөньяда чәчкәннең уңышын ура. Пәйгамбәребез (с.г.в.) : “Ашыгыгыз изге гамәл кылырга”, - диде. Аллаһ әйтә: “Ашыгыгыз, кешеләр, кичектермәгез, Раббыгызның мәгъфирәтенә, җәннәтенә. Ул җәннәтнең киңлеге күкләр һәм җир киңлеге”. Аллаһ безгә изгелеккә ашыгырга боерды. Пәйгамбәребез дә ашыгып, кулдан ычкынганчы, Аллаһның мәгъфирәтен кәсеп итеп калырга чакырды. Дөньяда без шулкадәр ашыгабыз, аның бер нигъмәте безнең каршыда тора икән, без шушы нигъмәтне тизрәк алу өчен ашыгабыз.

Бер мисал китерик. Бер кешенең яшь гаиләсе бар, яшь балалары бар, әмма фатиры юк. Әйтик, аның кесәсендә 400 мең акчасы бар. Әмма фатир 400 мең тормый, 600 мең тора. Көн саен бу газеталар актара. Телевизорлар карый: берәрсе 400 меңгә фатир сатмыймы икән дип өметләнә. Көн саен шушы игъланны эзли. Догаларын кыла. Әмма фатир 600мең тора, 400 мең түгел, моның 200 мең акчасы җитми. Беркөнне фатир сатыла дигән газета килә. Фатир сатучының икенче шәһәргә күчәсе бар. Ул фатирын 400 меңгә сата. Акча бар, алып була, шул вакытта гаилә хуҗасы нәрсә эшли? Ярар, кич белән бу кешеләрне борчып йөрмим, ди. Иртәгә шалтыратырмын әле, ди. Яки: “Ярар, бүген шимбә, иртәгә якшәмбе, алар авылдадыр, дүшәмбе барырмын”, - ди. Фатир эзләп, кулына шундый мөмкинчелек төшкән кеше шулай эшлиме? Ул игъланны да укып бетермичә, шул кешегә чгып чаба, чөнки менә аның мөмкинчелеге. “Иртәгә шалтыратсам, икенче бер кеше алып кала бит”, - ди. Нинди генә байлык булмасын, без шулай, кулга керсә, ычкындырмаска тырышабыз. Менә шуның кебек ахирәт өчен орлык чәчкәндә дөньяда ашыгырга тиешбез. Изге гамәлгә ашыгырга тиешбез, хәтта рамазан ае, корбан көне киткәнче. Кем бөтен җаны-тәне белән изге гамәлгә ашыкса, Аллаһ аңа изгелекне Үзе бирә. Аллаһы Тәгалә аның тормышында изгелекләрне Үзе китерә. Ул изгелекләргә бармый, ә изгелекләр аңа килә. Аллаһ әйтә: “Кем тиешлесен бирде, мохтаҗларга садака бирде, гөнаһ кылудан сакланды, Аллаһыдан курыкты, изгелеккә тугъры булды, Без аңа изгелекне җиңеләйтербез”. Изге эшләрне аның каршысына чыгарып куя. Ләкин кеше күпме мал туплады, дәрәҗәгә менде, иң татлы ризыкларны ашады, ләкин изге гамәл кылмады, бу кеше иң бәхетсез булып калды. Аллаһ хәбәр бирде: “Әйт: гамәлләре белән иң зур хәсрәттә калган иң хәсрәтле кешеләр хакында хәбәр биримме. Алар шулар, кемнәр тормышта гамәлләре белән адашты. Шул ук вакытта алар без изге юлда дип уйладылар. Алар без изгелек кылабыз дип уйлыйлар. Әмма аларның гамәлләре изге түгел. Алар үзләренең гамәлләре белән нәтиҗәдә иң зур хәсрәттә булучылар”. Чыннан да, әгәр дә без шушы дөнья тормышына күз салсак, җир өстендә күпме кешеләр изгелек кылабыз дип явызлык кылалар. Күпме кеше: “Без тынычлык булдыручылар”, - дип, төрле илләрдә төрле сугышлар башлыйлар. Без изгелек кылабыз дип җир өстендә күпме кан түгелә. Күпме балалар, картлар, хатын-кызлар наһакка рәнҗетелә. Аллаһы Тәгалә безне алар җөмләсеннән сакласын. Җиде нәрсә килгәнче, изгелегеңне кылып кал. Фәкыйрьлек килсә, бар нәрсә онытыла, балаларны ашатырга кирәк, тагын өстендә бернәрсә дә юк. Хатынын киендерергә, сабыйларны дәваларга кирәк. Ләкин кеше ярлы, башында, күңелендә шушы мәшәкать, баласын ашатырга, гаиләсен туйдырырга кирәк аңа. Ярлылык күп кешегә фтенә булып, изгелекләрне оныттыра. Оныттыра  изгелекләрне, ул аларны кыла алмый. Намазларын калдыра башлый, ярлы булу сәбәпле, садакасын бирә алмый. Ул хәләл җефетен сөендерә алмый, баласына тәмле әйбер алып кайтып бирә алмый. Ул хаҗга бара алмый һәм башка шундый изгелекләрдән мәхрүм кала. Шуңа күрә, пәйгамбәребез дә “фәкыйрьлекне көтмәгез” диде. Бүген кесәңдә нәрсәдер бар икән, бир садакаңны. Бүген ярдәм итә аласың икән, ярдәм ит. Балаларны татлы ризык белән сөендерә аласың икән, сөендер. Әмма кесәң бушаса, ярлылык килсә, син бу эшләрне эшли алмыйсың. Шуңа күрә, ярлылык килгәнче, ул ашыгырга тиеш. Чөнки бүген бар кесәңдә, иртәгә юк. Ул Аллаһ кулында, аның кадерен белеп, изгелектә сарыф итәргә кирәк. Кемнедер ярлылык фетнәләндерсә, кемнедер байлык фетнәләндерә. Юлдан яздыручы байлыкны көтәсезме, диде , изгелек кылып калыгыз. Күпме кешеләр, очын очка ялгап килгән бер заманда җәмәгать намазларына килеп, изгелек кылалар, ләкин маллары артып киткәч, җәмәгать намазларын да ташлыйлар. Ә пенсия яшендәге әбиләр исә “теге балалар лагере кайда ул”, дип, акчаларын алып киләләр. Байлар исә “минем монда бер эш бар бит әле”, изгелеккә вакыт таба алмыйлар. Пәйгамбәребезгә Аллаһ күп байлыклар тәкъдим итте, ләкин пәйгамбәребез дога кылды: “Бер көнне тамагым тук булсын, икенче көнне ач булсын. Ач булсам, түбәнчелек белән мөрәҗәгать итәрмен. Тамагым тук булса, Сиңа шукер кылырмын”. Әнә шулай пәйгамбәребез дога кылды. Көтәсезме сез авыру ди. Ул авыру күп нәрсенә юк итә. Сәламәт килеш изгелек кылган кеше авыргач, шулкадәр изгелек кыла алмый. Бер кеше шундый дога кыла: “Я Аллаһ. Миңа бер авыру бир әле”, - дигән. Авырудан булган фазыйләтләрне өйрәнгән дә, Аллаһтан чир сорый икән. Догасын ишеткәннәр дә әйтәләр икән: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) саулык сорады, авыруларга шифа сорады, ә син авыру сорыйсың мени?” Чыннан да, пәйгамбәребез шифа сорады, авыру кардәшләренә шифа сорап, дога кылды. Саулыкның авыру килгәнче кадерен белергә кушты.

Көтәсезмени сез картлыкны? Изгелек кылмыйсыз. Безнекеләрдән бит күп кеше картлыкны көтә. Балаларны ашатасым бар, эшлисем бар, пенсиягә чыккач, изгелеген кылырмын, мәчеткә килермен, дип әйтәләр. Пәйгамбәребез изгелеген кылырга, ашыгырга кушты, хәтта картлык килгәнче. Картлык - бөтен нәрсәне кирегә боручы. Чөнки, күрәбез, кеше картайгач, хәтере начарлана башлый, бигрәк тә үз гомерләрендә аракы эчеп, көферлектә йөргән кешеләр акылларын тәмам югалтып, авыру хәленә киләләр. Шуңа күрә, картлык килгәнне көтмәскә кирәк. Акыл ягыннан да зәгыйфьләнгәнне көтәсезме? Әмма шушы нәрсәдә бер нәрсә әйтәсем килә: картлык дигән нәрсә күп кешегә акыл зәгыйфьлеге китерми диләр. Әгәр дә спутниковый телевидениедән, бер дини каналдан тапшыру карасаң, анда 80-90 яшьлек картлар да утыралар икән. Аңа төрле илләрдән сораулар бирәләр, һәм ул бер дә туктамыйча җавап биреп бара. Аллаһ шулай дип әйтә, пәйгамбәребез шушы хәдистә болай дип җавап биреп бара. Әгәр кеше үз гомерендә гыйлемдә булса, гыйбадәттә булса, ул кеше акыл зәгыйфьлегеннән имин була икән. Олылайгач та, аның хәтере яхшы, дәрәҗәсе югары була икән.

Әллә сез бөтен нәрсәне юк итүче әҗәлне көтәсезме? Күп кеше гамәл кылмыйча әҗәлгә кадәр барып җитә дә, Аллаһ каршына гамәлсез килеп баса. Чөнки без беләбез, бүген гамәл кыла алабыз. Изгелек ишекләре ачык, һәрбер кеше дә соңрак әҗәл ишегеннән үтеп керә. Анда инде гамәл юк, хисап бар. Ә бу дөньяда исә гамәл бар, хисап юк. Теге дөньяда имтихан башлангач, кеше: “Мин бит бу биремне өйрәнмәгәнмен. Бишенче биремне өйрәнмәдем” дигән кебек, яңадан теге ишектән керәсе килер. Яңадан кайтасы килеп, теге гамәлне кыласы килер, ләкин мөмкин булмас. Аллаһ әйтә: “Алар әйтерләр: “Я Раббым, мине кире кайтарсаң иде, мин изге гамәлләр кылыр идем”. Ләкин Аллаһ кире кайтармас.

Дәҗҗәл килгәнне көтәсезме? Изге гамәлне кылып калыгыз, чөнки ул бик явыз зат. Дәҗҗал фетнәсе җир өстендәге фетнәләрнең иң куркынычы. Пәйгамбәрләр үз халыкларын дәҗҗал фетнәсеннән кисәттеләр. Аннан сыгынып Аллаһыга мөрәҗәгать иттеләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәрбер намазында Дәҗҗәл фетнәсеннән сыенды. Шуның догасын да өйрәтте. Ул килгәч, рәхәтләнеп мәчетләргә барып, хәләл ризыклар ашап ята алмыйбыз. Ул фетнә кешеләргә килеп, аларны туры юлдан аздырачак. “Мин раббы дип” кешеләрне аздырачак. Бик күп кешеләр аңа иярәчәк. Бик күп мөселманнар аңа иман китерәчәк һәм кяфер булачак. Пәйгамбәребез: “Китегез ул урыннан”, - диде. Ирләр хатыннарын өйләреннән чыгармаслар диде, чөнки хатын-кыз фетнәгә тиз бирелерләр.

Әллә сез кояшның икенче яктан чыкканын көтәсезме? Кояш икенче яктан чыккач, тәүбәләр кабул ителми.  Аннары кыямәт көне килеп җитә. Базарда әйберсен җәйгән кеше ул әйберсен җыя алмыйча калыр. Иң зур дәһшәт – кыямәт көне. Бүген изге гамәл кылып була, шайтан әйтә: “Ашыкма”. Шайтан пенсиягә дә кичектерергә үгетли. Мәчеткә күпме киләсең килә, кил. Мәчеткә килгән өчен бер сүз дә әйтмиләр.

Кер, ишекләр ачык, ләкин керүче юк. Ул безгә мөмкинчелек. Бүген вәгазеңне сөйлә, беркем бер сүз әйтми. Хәтта гарәп илләреннән килгән кешеләр дә: “Безнең илдә динне аңлату күпкә авыррак”, - диләр. “Сезнең илдә изгелекне торгызырга күпме мөмкинчелек бар”, - диләр алар. Кыямәт көнендә һәркем җавап бирәчәк. Ашыгыйк изгелеккә .


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе