Хатын сайлау

Хатын ирнең җан тынычлыгы, тормыш иптәше, йорт тәрбиячесе, йөрәгенең мәхәббәте, күңел серләренең урыны, гаилә нигезләренең иң әһәмиятлесе булып тора.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01. Фото:vhijabe.ru

Хатын ирнең җан тынычлыгы, тормыш иптәше, йорт тәрбиячесе, йөрәгенең мәхәббәте, күңел серләренең урыны, гаилә нигезләренең иң әһәмиятлесе булып тора. Хатын - дөнья зиннәте булган балаларның газиз анасы, балалар аналарының күп кенә сыйфат һәм үзенчәлекләрен мирас итеп алалар. Ананың күкрәк сөте аша бала күңелендә игелеклелек, сөйкемлелек кебек күркәм сыйфатлар урнаша, булачак гадәтләре тәрбияләнә, теле формалаша. Сабый анасы аша үзенең дине белән таныша, җәмгыять әдәпләренә төшенә. Шушы нәрсәләрне истә тотып, ислам дине хатын сайлауга зур игътибар сорый һәм изге хатын-кызны дөньяның иң хәерле ләззәте итеп, аны кайгыртуны һәм саклауны таләп итә. Дин тоту, ир хакларын үтәү, балаларны бозыклыклардан саклау болар яхшы хатынга хас булган гадәти сыйфатлар. Кайберәүләр хатынның холкына, тәрбиясенә игътибар итмичә, аны байлыгына, күзләрне алдаучы чибәрлегенә, җәмгыятьтәге дәрәҗәле урынына, затлы нәселенә карап алалар. Бу очракта никахның җимеше бик тә ачы, нәтиҗәсе исә үкенечле булырга мөмкин. Шуңа да пәйгамбәребез с.г.в. хатынны аның тышкы сыйфатларына гына карап алудан кисәтте һәм: «Сез тирес коңгызыннан сакланыгыз,»-диде, аннан: «Нәрсә соң ул тирес коңгызы?» - дип сорадылар. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Ул бозыклык оясындагы матур хатын-кыз», -дип җавап бирде.

Никахлы тормыш, куанычлы һәм дәвамлы булсын өчен, хатын-кызның түбәндәге сыйфатларын игътибарга алырга кирәк.

1. Тәкъвалык. Хатынның дине барча нигезләрнең нигезе һәм хатын сайлаганда иң әһәмиятле сыйфат булып тора. Хатын-кызга хас булган шәригать кануннарын тотмаучы хатын-кыз иренең хакларын мыскыл итә һәм башкалар каршында аның дәрәҗәсен төшерә. Көнчелек сәбәпле ир тынычлыгын югалта. Хатыны белән урамга чыгу, кунакка бару аның өчен бер хәсрәткә әйләнә. Чөнки ят ирләр каршында гаүрәтләрен ачкан, теләсә ничек сөйләшкән хатынына битараф булучы ир, горур, дәрәҗәле чын мөселман ире була алмый. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Гаиләсендәге хатын-кызларның азгынлыкларына битараф булучы ир-ат җәннәткә кермәс,» -диде. Ягъни, тәкъва мөселман, гаүрәтләрен капламыйча, чит ирләр белән гапләшеп йөргән хатын белән тыныч гомер итә алмый. Хатын хатын-кызга тиешле кагыйдәләрне үтәп, гомуми кануннарга җиңел караса да, мөселман иренең башына кайгы төшә. Чөнки, әгәр хатын намазларына җиңел караса, хәләл белән хәрамнарны аермаса, шуның белән дә ире дәшми тыныч калса, ул хатынына бозыклыкта ярдәм иткән була. Аллаһ Коръәндә: «Үзегезне һәм үзегезнең гаиләләрегезне уттан саклагыз!»-дип әйтте. Ир хатынын гел-гел әрләп торса да, гаиләдә һәрвакыт тавыш булачак. Шуңа күрә дә, пәйгамбәребез с.г.в. өйләнергә уйлаган һәрбер мөселманга хатын сайлаганда беренче чиратта аның иманына игътибар итәргә киңәш бирде: «Хатынны дүрт нәрсәсенә карап алалар: байлыгына, нәселенә, матурлыгына һәм диненә. Динлесен алырга тырыш, алйсам оттырырсың.» Бухари.

«Кем бер хатынны байлыгына карап ала, Аллаһ аңа факыйрьлектән башка нәрсәне өстәми, кем хатынны абруйлы нәселе өчен ала, Аллаһ аңа түбәнчелектән башканы өстәми, кем карашын аска төшерү, җенси әгъзасын гөнаһтан саклау яки туганарын арттыру нияте белән өйләнә, Аллаһ аңа хатыныннан, хатынына аннан бәрәкәт бирә.» Ибн Хәббән.

2. Матурлык. Адәм баласы табигатенә күрә матурлыкка тартыла, ир-ат та матур хатын-кыз белән тиз тәэсирләнә. Матур хатыны булган ир, башка хатыннарга карамый. Әлбәттә, хатынны матурлыгы өчен алудан кисәтүләр, хатынның матурлыгына гел игътибар итмәскә дигән сүз түгел. Бәлки сүз, хатын дин тотмаса, аны матурлыгы өчен генә алырга кирәк түгеллеге турында бара. Никахлашасы иргә хатынны, хатынга кияүне карарга киңәш ителә. Бервакыт Мүгыйра ибн Шүгбә исемле сәхәбә пәйгамбәребез с.г.в. янына килеп, никахлашасы хакында әйткәч, пәйгамбәребез с.г.в. аннан: «Син аңа карадыңмы соң?»-дип сорый. Тегесе: «Юк», - дип җавап биргәч, пәйгамбәребез с.г.в.: «Кара аңа, арагызда мәхәббәт һәм ризалык булса хәерлерәк булыр,»-дип әйтә. (Тирмизи)

3. Әдәп-әхлакъ. Хатын тәрбияле, әдәпле булырга тиеш. Тәрбиясез хатынның начар йогынтысы иргә дә, балаларга да була. Гомүмән, бала тәрбиясе сабыйларга тәрбияле ана сайлаудан башлана.

4. Хатын яхшы, тәрбияле гаиләдән булырга тиеш. Тәрбияле ата-ананың кызлары да тәрбияле була. Иренең хакларын үтәүче ананың кызларында да ирләренә карата хөрмәт уяна. Дини туганнар белән кияү кешегә дә туганлашырга күпкә җиңелрәк була.

5. Никахлы тормыш итүнең төп максатларының берсе нәселне дәвам итү, балалар булдырып, шуларны тәрбияләү. Әлбәттә, моның өчен хатын бала табардай булырга тиеш. Пәйгамбәребез с.г.в. : «Үзегезне яратучы һәм бала табучы хатыннарга өйләнегез. Мин сезнең күплегегез белән Кыямәт көнендә горурланырмын,» -дип әйтте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе