Фиргавеннәр ...

Кешелек дөньясының яшәү дәверендә дөньяга кемнәр генә килми. Кемнәрдер дөньяда вакытлыча икәннәрен аңлап, гомерләрен заяга үткәрмәскә, авыр

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Кешелек дөньясының яшәү дәверендә дөньяга кемнәр генә килми. Кемнәрдер дөньяда вакытлыча икәннәрен аңлап, гомерләрен заяга үткәрмәскә, авыр булса да гадел тормыш итәргә тырыша. Икенче берәүләр дөньяда мәңге калырбыз дип, бөтен дөньяга хуҗа булмакчылар. Үзләренең максатларына ирешү өчен бер нәрсәләрен дә кызганмыйлар. Кайсыбер кешеләр шул “хуҗа”ларны үзләренә иләһ итеп, шуларга кол булып яшиләр. Әйе, кешеләр төрле, халыклар да төрле. Коръән сүрәләре безгә төрле кавемнәр, төрле бәндәләр хакында кыйссалар сөйли. Ничек итеп Нух пәйгамбәр халкы бер Аллаһыга гына булган гыйбадәттән тайпылды... Гад, Сәмуд, Лут кавемнәре... Карун, Һәмән, Фиргавен... Аллаһ хаклык белән җибәргән илчеләрне ялган диделәр, Ул биргән туры юлдан тайпылдылар... Һәркайсы һәлак булды... Зирәк гакыл ияләре бу кыйссаларны укып, гыйбрәт ала, ул бәдбәхетләр сайлаган юлдан саклана. Ләкин гафил калеб уйланмый, үзе өчен дәрес алмый, төзәлергә ашыкмый... Бүген без шундый бер заманда яшибез, һәлак булган халыклар хакында кыйссалар гына уку түгел, алар яшәгән, соңра һәлакәткә ирешкән урыннарны, бөек-бөек дәүләтләр идарә иткән җирләрне барып күрә дә алабыз.

Аллаһ Тәгалә җир өстендә йөрергә тыймый, ләкин Раббыбыз бәндәләренә ул урыннардан гыйбрәт алырга боера: “Әйт: “Җир өстендә йөрегез һәм сезгә кадәр тормыш иткән халыкларның ачы нәтиҗәсен карагыз, аларның күбесе мөшрик иделәр”. (“Рум” сүрәсе, 42).

Газиз кардәшләрем, Аллаһының аятьләре тарихка чакыра, ул тарихтан гыйбрәт алырга боера, “Төзәл, бәндә, котылырсың!”- ди. Мәктәпләрдә тарих дәресләрендә күпме халыкларның яман нәтиҗәләрен укыдык, ләкин: ни сәбәпле? - дигән сорау куймадык. Ни сәбәпле, бөек дәүләтләр җимерелде, халыклар су асларында калды, ни өчен зиннәтле сарайларны җир йотты... Бөек-бөек шәхесләр аянычлы рәвештә юк булды.

Аллаһның Китабында зикер ителгән кыйссаларның иң мәшһүре, кешелекнең иң зур тайпулыуна мисал булып Фиргавен кыйссасы килә.

Мисыр җирлегендә башкалардан һич аермасы булмаган бер сабый дөньяга килде. Аллаһ Тәгалә аңа көч-куәт бирде, аны мал-мөлкәтле, коллар һәм гаскәрле итте. Загыйфь бәндә ул нәрсәләрне Раббысының аңа булган нигъмәтләре икәнен танымады, шөкер итмәде. Бәлки көче, байлыгы белән сокланып: “Бу дәньяда хуҗа мин түгелме соң?” - дип масайды, Аллаһ Тәгаләгә көферлек кылды. “Фиргавен: Әй башлыклар, мин сезнең өчен үземнән башка һич иләһ барын белмим. Әй Һәман, балчыкны яндырып кирпеч яса, Мусаның иләһен менеп күрерлек биек итеп каланча кор, мин аны ялган сөйләүче дип уйлыйм, - диде”. (“Касас” сүрәсе, 38).

Бәндә-кол үзен “Раббы” дип игълан итте. “Фиргавен халкын җыйды һәм: Мин сезнең бөек Раббыгыз! – диде”. (“Нәзигать” сүрәсе, 23-24).

Газиз кардәшләрем, тәкәбберлек, масаю... Бу куркыныч авыру калеб эченә керсә, аны тәмам агуламый туктамый. Фиргавен дә шушы агу белән агуланды. Миндә көч... Миндә коллар... Миндә гаскәр... Хатыннар... Барысына да үзенә, үз шәһвәтләренә гыйбадәт кылырга боерды...

Шулай итеп, Фиргавен үз-үзенә сокланып, шәһвәтләрен канәгатьләндереп яши бирде. Әмма бер төнне күргән төше, аның мәңге дәвам итәр кебек тоелган тынычлыгын юк итте. Бәнү Исраил халкыннан чыккан бер ир-егет кулы белән аның бар мөлкәте, дәрәҗәсе юкка чыкты. Бу исә комсыз патшаның иң курыкканы иде. Фиргавен шундук гаскәрен җыеп, халыкта туган һәм туачак бар егетләрне үтерергә әмер бирде, ләкин кызларны калдыртты. Алар аңа күңел ачу өчен кирәк булды.

Шушындый бер вакытта, дөньяга Муса килә. Муса тугач, анасы улының гомере өчен куркып, Аллаһының әмере белән аны елгага агыза. Аллаһ бу хакта болай әйтә: “Мусаның анасына баласын имезергә боердык. Әгәр аның өчен курыксаң, Мусаны елгага сал, һич курыкма һәм борчылма. Без аны сиңа кайтарырбыз һәм илчеләрдән кылырбыз”. (Касас 7). Таң белән, сандыкка салынган сабыйны, ни хикмәт, патшаның гаиләсе таба. Баланы үтерергә уйлаганда, Фиргавеннең хатыны Мусаны яклый. “Фиргавеннең хатыны Фиргавенгә: “Бу бала минем дә синең дә күз нурыбыз булыр, аны үтермәгез. Бәлки безгә файда китерер, яки үзебезгә бала итеп алырбыз”, -диде. Ләкин алар бу эшнең ахырын белмәделәр”. (Касас 9).

Газиз, кардәшләрем, Аллаһ Тәгалә хикмәт иясе. Явыз патша барча ир-малайларны үтертергә әмер бирә, Аллаһ исә Мусаны Фиргавеннең явыз әмереннән саклау гына түгел, бәлки аны Фиргавеннең үзенә тәрбиягә тапшыра. Баланы имезү өчен бик күп хатыннарны алып киләләр, әмма Муса берсен дә кабул итми. Газиз баласын Аллаһыга тапшырып суга салганда Аллаһның анага: “Без аны сиңа кайтарырбыз”, - дигән вәгьдәсенең хикмәте шушында ята. “Анасы баласын суга салганда Мусаның апасына: “Артыннан күзәт”, - диде. Апасы ерактан күзәтеп торды, ләкин тегеләре моны сизмәделәр. Без Мусаны имүдән тыйдык. Шулвакыт апасы аларга: “Мин сезгә бер гаиләне күрсәтимме, ул гаилә сезнең өчен аны тәрбия кылыр һәм аңа изгелек теләүчеләрдән булыр?”- диде”. (Касас 11). Шулай итеп кечкенә сабый Фиргавеннең өендә, газиз анасы белән яши башлый. “Мусаны анасына кайтардык, баласын күреп күзләре сөенсен, кайгырмасын һәм Аллаһының вәгьдәсе хак икәнен белсен өчен”. (Касас13).

Җир өстендә үзен “Аллаһ” дип игълан итүчедән дә олуг гөнаһ иясе бар микән? Ләкин Аллаһ Тәгалә ул бәндәсенә дә төзәлергә форсат бирде. Аның янына ике кисәтүче җибәрде. Аллаһ Тәгалә Муса белән Һарунга: “Икегез дә Фиргавен патша янына барыгыз, ул карышты һәм чиктән чыкты. Аңа йомшак һәм мөлаем сүзләр әйтегез, бәлки алардан үгет алыр, Аллаһтан куркыр”, - дип әмер кылды. (“Таһә” сүрәсе, 44).

Үзен Аллаһка тиңләгән гөнаһкяр затны да Аллаһ дингә йомшаклык белән өндәргә әмер итте. Бу – Аллаһның бәндәләренә булган рәхим-шәфкате, чиксез хикмәтедер. Әйе, Аллаһ Тәгалә ул бәдбәхетнең илчеләргә иярмәячәген белде, ләкин Фиргавеннең дә хаклыкны ишетергә хакы бар иде. Аллаһ һичкемгә золымлык кылмый. Муса һәм Һарун явыз патшаны ягымлык белән һидаять юлына өндәсәләр дә, ул хаклыкны кабул итмәде. Фиргавен, Муса аның мал-мөлкәтен, көч-куәтен алырга килгән, дип шикләнде. “Әй Муса, бу сихерең белән син безне патшалык иткән җиребездән чыгармакчы буласыңмы?” – диде(Таһә 57).

Әйе, Фиргавеннең иң курыкканы шул булды. Аллаһ Тәгалә аңа тагын да форсат биреп, илчесе аша бөек могҗизаларын күрсәтте. “Мусага ачыктан-ачык тугыз аять-могҗизаларны бирдек”.(“Исра” сүрәсе, 101).

Һичшиксез Мусаның иң бөек могҗизасы кулындагы таягы булды. Фиргавен үзенең бөеклеген янәшә тирәсендәге сихерчеләр белән исбатларга тырышты. Аллаһының хикмәте белән Мусаның могҗизасы да сихергә охшап торды. Фиргавен Мусага: “Аллаһыдан аять белән килсәң, күрсәт аны, әгәр хак сөйләсәң”, - диде. Муса кулындагы таягын җиргә ташлады, таяк елан булып әверелде. Кулын чыгаруы булды, кул ай кебек янып тора иде. Фиргавен: “Моның кебек сихерне без дә күрсәтә алабыз”, - диде һәм барча сихерчеләрне җыерга әмер бирде. Бәйрәм көнне иртә белән бөтен халык, барча сихерчеләр мәйданга җыелдылар. Фиргавен сихерчеләренә җиңү өчен сый-хөрмәтләр вәгьдә кылды. Шулвакыт алар кешеләрнең күзләрен сихерләделәр, кулларындагы арканнар һәм таяклар еланнар булып хәрәкәтләнә башлады. Бу хәлне күреп хәтта Муса да бер мизгелгә куркып калды, ләкин Аллаһ аңа: “Курыкма, шиксез син өстен булырсың. Кулыңда булган таягыңны ташла, ул аларның кылган сихерләрен йотар”, - диде.(Таһә 68-69). Мусаның таягы зур еланга әйләнеп барча сихерне юк итте. Сихерчеләр моның гади сихер түгеллеген аңлап, Аллаһының могҗизасын күреп сәҗдәгә төштеләр. “Без галәмнәрнең Раббысына, Муса белән Һарунның Раббысына иман кидердек”, - диделәр. Шулай итеп хаклык өскә чыкты, ялган исә юк булды. Фиргавен хурлыкка чыдый алмыйча: “Мин сезнең кулларыгызны, аякларыгызны кисәм, сезне хөрмә агачына асам”, - дип янады. Ләкин Аллаһыга иман китергән сихерчеләр: “Безгә килгән ачык хаклыкны һәм безне Бар итүчебезне сиңа алыштырмыйбыз. Әйдә, хөкем ит, син бу дөньяда гына хөкем итәсең”, - диделәр.

Явыз патша һәм аның зыялылары иманга килмәделәр: “Безне сихерләү өчен нинди генә аять-могҗизалар күрсәтмә, без барыбер иман китермибез”, - диделәр. Фиргавеннән куркып кешеләрнең дә күбесе иманнан баш тарттылар. (әльӘгъраф, 106-125, Таһә, 56-73).

Иң элек Аллаһ аларга корылык җибәрде. “Фиргавенне коры еллар, җимешләре аз уңышлы итеп бәлаләндердек”. (әльӘграф 130). Мисыр җиренең иң олуг байлыгы Нил елгасы иде. Елга сәбәпле яңгырлар яумаса да халык иген игте, җиләк-җимеш үстерде. Аллаһының әмере белән Нил елгасының суы кимеде, кояш эссесе барча үсемлекләрне көйдереп юк итте. Ә бит Фиргавен: “Әй халкым, Мисырның бөтен патшалыгы һәм минем астан агып яткан елгалар минеке түгелме, әллә күрмисезме?”-дип әйтә иде. (Зухруф, 51).

Аллаһының газабына түзә алмыйча Мусаны эзләп таптылар. “Әй Муса, Раббыңнан дога кылып сора, безне бу афәттән коткарса, туры юлда булырбыз”, - диделәр. Ләкин Мусаның догасы белән сулар кайткач, үз көферлекләрендә калдылар. Аллаһының афәтләре берсе артлы икенчесе дәвам итте.

“Фиргавен кавемен туфан сулары белән бастырдык, чикерткәләр, бетләр, бакалар җибәрдек, ризык вә суларын канга әверелдердек. Шулай итеп, Аллаһның аятьләре аерым -аерым килде”. (“Әгъраф” сүрәсе, 133).

Күзләр күрде, ләкин: “Дөреслектә Фиргавенгә бар могҗизаларыбызны күрсәттек, ләкин ул аларны ялганга санады һәм хаклыктан баш тартты”. (Таһә сүрәсе, 56).

Аллаһсызлык белән бик каты агуланган кешеләр хакында: күзе белән күрсә дә, ышанмас, диләр. Фиргавеннең дә күзләре күрде, әмма ни сәбәпле Фиргавен көферлектә калды, ни сәбәпле “кеше” дигән зат үз күзе күргәнне дә кабул итми соң? Моңа җавап Аллаһ Тәгаләнең сүзләрендә: “Соңра аятьләребез белән Фиргавен һәм аның зыялыларына Муса вә Һарунны җибәрдек, ләкин алар тәкәбберләнделәр”. (“Йунус” сүрәсе, 75). Фиргавеннең Аллаһ Тәгалә бар иткән күзләре дә, колаклары да, гакылы да хаклыкны күрде, ләкин йөрәктә утырган тәкәбберлек хаклыкны кабул иттермәде. “Аларның халкы безгә кол булып яшәгәндә, без үзебез кебек ике кешегә иман китерикме?”, - диделәр алар (“Мөэминнәр” сүрәсе, 47).

Әйе, газиз кардәшләрем, янә шул сыйфат – тәкәбберлек, масаю. Хаклыкны белеп, тәкәбберлек белән Аллаһның бер әмеренә буйсынмаучы Иблис Аллаһның рәхмәтеннән сөрелде. Калебләре таныган, ләкин тәкәбберлек сәбәпле пәйгамбәребезне кабул итмәүче яһүдләр, мөшрикләр ләгънәт кылынды. Шуңа да пәйгамбәребез: “Калебендә тузан бөртеге генә кадәр тәкәбберлеге булган кеше дә җәннәткә кермәс диде”,- диде.(риваяте).

Афәт килсә Мусага йөгерделәр, афәт киткәч көферлекләрен дәвам иттеләр. “Әгәр аларга газап килсә: “Муса, безнең өчен Раббыңнан дога кылып сора, әгәр безне афәттән азат итсәң, без сиңа һичшиксез иман китерәбез һәм Бәнү Исраилне синең белән җибәрәбез”, - диделәр. Билгеле вакытка кадәр аларны афәттән имин кылгач, вәгъдәләрен боздылар”. (әльӘграф, 134-135).

Аллаһ Тәгалә күпме форсат биреп тә, Фиргавен иманга килмәде... Ләкин, кызыл дингезнең ачы сулары аның үпкәсенә керә башлагач, тәкәбберлек бетте, мал-мөлкәт, көч куәт китте, бөек гаскәр, сихерчеләр дә ярдәмгә килмәде. Фиргавеннең золымлыгы астында яшәгән Бәнү Исраил халкына Аллаһ Тәгалә Мисырдан китәргә әмер бирде. “Мусага вәхи кылдык: Минем бәндәләрем белән шәһәрдән төнлә китегез, чөнки сезнең артыгыздан куа чыгачаклар”. (Шагыйрьләр 52). Явыз патша бу хәлне ишетеп гаскәрен туплый һәм таң атканда Аллаһының илчесен куа китте. Муса пәйгамбәр халкы белән кызыл диңгез буйларына якынлашканда Фиргавен аларны куып җитә. Алда диңгез, артта Фиргавен... Явыз патшаның гаскәрен күреп кешеләр куркып калалар. “Муса әйтте: “Юк, Раббым минем белән, Ул миңа туры юлны күрсәтә. Шулвакыт, Мусага: “Таягың белән диңгезгә сук”. – дип вәхий кылдык. Диңгез икегә ярылды, һәр кисәге олуг тау кебек булды”. (Шагыйрьләр 62-63).

Муса халкы белән исән-имин су аша чыгалар. “Бәнү Исраил халкын диңгез аша чыгардык, Фиргавен һәм аның гаскәре явызлык вә дошманлык белән аларның артларыннан китте”. (Йунус 90).

Фиргавен гаскәре белән суга керү булды, Аллаһының әмере белән ачылган диңгез сулары янә ябылды. Шул вакытта тәкәббер патша: “Бәнү Исраил халкы иман китергән Заттан башка иләһ юклыкка иман китердем. Мин мөселманнардан булдым”... - дип Аллаһка ялварды...

Мин мөселман булдым... Мин мөселман булдым... Күпме генә кабатласаң да, файда юк. Аллаһ Тәгалә аңа күпме могҗизалар күрсәтте, Муса һәм Һарунны җибәрде – кабул итмәде; әҗәле җиткәч, масаюы бетте, ләкин соң инде. Шул вакыт Аллаһ үзенең бөек вәгъдәсен бирә, Ул вәгьдәләрендә тора: “Бүген, үзеңнән соң киләчәк кешеләргә гыйбрәт итеп тәнеңне коткарырбыз. Кешеләрнең күбесе безнең аятьләребездән гафилләр”. (“Йунус” сүрәсе, 90-92). Шулай итеп, җир өстендә иң олуг гаскәр хуҗасы хурлык вә кимсетелгән хәлдә һәлак була.

Әй кардәшләрем, Раббымыз Аллаһ безгә моннан 3000 ел элек булган вакыйгалар белән һәркайсыбызга мәраҗәгать итә, гыйбрәт алырга чакыра: “Шулай итеп, сиңа (Мөхәммәд) элек булган халыкларның хәлләрен укыйбыз. Дөреслектә, Без сиңа Үз хозурыбыздан Коръәнне бирдек. Кем аннан баш тартса, Кыямәт көнендә үз өстенә авыр йөк - газап алыр”. (Таһә 99-100)

Кызганыч, бу хәлләр бүген дә кабатланып килә. Әллә бүген җир өстендә Фиргавеннәр яшәмиме? Бөтен дөньяга: Мин Хуҗа! – дип баш күтәрүчеләр азмы? Без дә кайчак башыбызга хәсрәт төшкәндә генә Аллаһыны, аның барлыгын исебезгә төшерәбез түгелме? Кайвакыт көненә берничә тапкыр Аллаһынынң йорты мәчет тирәли үтеп китәбез, кереп намаз укып чыгарга 15 минут вакыт тапмыйбыз. Дөнья мәртәбәсе, дөнья байлыгы өчен бер дистәдән артык мәктәбендә дә укыйбыз, биш ел институтын да бетерәбез, том-том китаплар ятлыйбыз, иртәдән кичкә кәсеп тә итәбез... Ләкин, дөнья вә ахыйрәт дәрәҗәсе, ашаган ризыкларыбызның, кылган кәсепләребезнең бәракәте булган биш вакыт намазны өйрәнергә, фатиха сүрәсен ятларга вакыт таба алмыйбыз. Үз башыбыздан законнар уйлап чыгарып, барысын да шулар белән яшәтмәкче булабыз, ләкин бөтен галәм Аллаһының кануны белән яшәгәнне аңларга теләмибез.

Газиз кардәшләрем, милләттәшләрем, дөньяга хуҗа булырга теләп, Хак Хуҗаларын онытучыларның яман нәтиҗәләрен күрегез. Илләр буйлап сәяхәт кылучы һәлакәтләр азмы безгә? Тулы шәһәрләр, халыклар җир белән тигезләнә, диңгез буенда тыныч кына яшәп яткан бер урында дистәләрчә метр биеклектәге дулкын йөзләгән мең халыкны һәлак итә. Иске генә мәчет биналары зарарсыз утырып кала... Ул һәлакәт безгә килгәнне, безнең өйгә кергәнне көтәбезме!? “Күңелләреннән аять-могҗизаларыбызның хаклыгына инанган булсалар да, гаделсезлек һәм тәкәбберлек белән аларны кире кактылар. Бозыклык кылучыларның ахыр нәтиҗәләрен күр”. (“Нәмел” сүрәсе, 14).


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе