Рәхим-шәфкатьле булыйк.

Газиз кардәшләрем, без шундый бер заманда яшибез: күп кешеләр үзләренең бар көчләрен материаль тормышка биреп, матди һәи хисси ихтияҗларын кайгыртып, рухи тормышларын оныталар.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Газиз кардәшләрем, без шундый бер заманда яшибез: күп кешеләр үзләренең бар көчләрен материаль тормышка биреп, матди һәи хисси ихтияҗларын кайгыртып, рухи тормышларын оныталар. Тәннәрен тәрбияләгән бер заманда, җаннарын игътибарсыз калдыралар. Нәтиҗәдә, тәрбиядән мәхрум калган күңел мәеткә әйләнә. Кеше каршысында торган хаклыкны күрми, изгелек белән яманлыкны аермый. Кеше җир өстенә камил, чиста һәм саф күңел белән килә. Кайсы сабыйны без күңеле кара дип әйтә алабыз, “гөнаһасыз сабыйлар” дип сөйләшәбез. Аллаһы Тәгалә тумыштан сеңдергән сыйфатлар югалгач, җир өстендә явызлык тарала, адәм балалары бер-берсенә золымлык кыла башлыйлар. Күңелләр карала һәм таштан да каты була. Җир өстендә хаклар үтәлми, ата-ана хакы үтәлми. Сау-сәламәт бала үз ата-анасын картлар йортына илтә. Ата-ананың баласына карата рәхим-шәфкате юкка чыга һәм үз балаларын бала тудыру йортларында калдыра... Мондый мисалларны бүген бик күп китерергә була.

Татар халкы нинди генә изге эш эшләмәсен, һәр вакыт сүзен “бисмиллә” әйтеп башлаган. “Бисмилләһи ррахмәни ррахим” дип әниләр ипиләрен салалар, коймакларын пешерәләр, балаларын йокларга яткыралар, ерак юлларга озаталар. Ә нәрсә соң ул “бисмиллә”? Аның мәгьнәсен без беләбезме?.. Син үз эшеңне Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһыга тапшырып, Аның исеме белән башлыйсың, рәхим-шәфкатен өмет итәсең. Рәхим һәм Шәфкать Аллаһының олуг сыйфатлары. Аллаһы Тәгалә рәхимле булуны Үзе Үзенә фарыз итте.. Пәйгамбәребез с.г.в бер хәдисендә: “Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә Үзенең махлукларын бар кылганннан соң, Үзенең гарешенә: “Минем рәхмәт-шәфкатем, ачуымнан алда булды” дип язып куйды. Без Аллаһының рәхим шәфкатен шәригатендә күрәбез. Алыйк гамәлләрнең әҗер-савабларын гына. Бер кешенең 1000 сумлык эшен эшләсәң, ул сиңа 1000 сум бирә. Әлбәттә 1000 сумлык эш өчен 10000 сум бирми. Ләкин Аллаһ каршында, кем изге гамәл кыла, Аллаһы Тәгалә ул эше өчен әҗерен кимендә ун мәртәбә арттырып бирә. Ун мәртәбәдән башлап, кешенең ихласлыгы, тырышлыгы белән, шул гамәлне 700гә кадәр арттыра. Бер гамәл кыласың, 700 гамәл әҗерен аласың, бу Аллаһының рәхмәте түгелме? Гөнаһ кылган кешегә, Аллаһ һич золымлык кылмый, бер гөнаһ бирә. Шуңа күрә хәдистә килгәнчә, бер мөселман икенче мөселманга: “Әссәләмү галәйкүм”, “Аллаһының сиңа сәламе булсын”, - дип чын күңелдән әйтсә, ун әҗер-савап ала. Әгәр: “Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһ”, дип әйтсә, егерме изге эш савабын ала. “Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһ”,- дип әйтсә, утыз изге гамәл савабын ала. Бу, кардәшләрем, Аллаһының без бәндәләренә булган чиксез рәхимлеге. Аллаһы Тәгаләнең рәхимлегенә янә бер дәлил, ул Аның сабырлыгы. Әйе, Сабырлык – ул Аллаһының сыйфаты. Җир өстендә күпме гөнаһ кылына, күпме кешеләр: “Аллаһ юк, Аның дине дөрес түгел” – дип, Аллаһка каршы чыгалар. Кеше хаклары таптала, күпме золым, рәнҗетүләр... Ләкин, Аллаһ сабыр итә. Сабыр итә, кешегә төзәлергә мөмкинчелек бирә. Аллаһы Тәгалә без кылган гөнаһлар өчен, бүген тиешлесен генә бирә икән, артыгын түгел, тиешлесен генә, җир өстендә бер җан иясе дә исән калмас иде. Ләкин, Рәхим, Шәфкать иясе Аллаһ, сабыр итә. Кеше: “Аллаһ юк”, - ди, гөнаһ кыла, Аллаһ ул рәхмәтсезне ризыкландыра, саулык-сәламәтлек бирә. Аңа кояшын чыгара, яңгырын яудыра, игенен үстерә.

Җир өстендә бик күп кешеләр яшәде һәм яши, буыннар алышына. Сонгы вакытларда кеше гомеренең кыйммәте югала. Тегендә бер кешене үтергәннәр, монда бер кешене үтерәләр, йөзләгән, меңләгән кешеләр вафат була. Хәдистә әйтелгән: “Үтерүче ник үтергәнен, Үлүче ник үлгәнен белмәс”, - дигән заманнар килде. Кеше җаны һич нәрсә дә түгел кебек, ләкин Аллаһ каршында һәрбер бәндәсенең кыйммәте бар. Аллаһ каршында бәндәләрнең җаннары кадерле һәм Коръәндә күпме аятьләрдә Раббымыз кан коюны тыйды, шушы җинаятьне эшләүчеләргә Үзенең җәһәннәмен вәгъдә итте. Пәйгамәребез: “Кем дә кем, ярты сүз белән генә булса да бер мөселман кешесен үтерүдә катнаша, Кыямәт көнендә ул торыр һәм аның маңгаенда: “Бу кеше Аллаһының рәхмәтеннән махрүм”, - дигән язу булыр.

Кадерле кардәшләрем, һәркайсыбыз, Аллаһының рәхим-шәфкатен өмет итә. Әмма, Аллаһының рәхмәтенә рәхмәтле бәндәләр генә ирешә. Пәйгамәребез: “Аллаһ Үз рәхмәтен, рәхимлек кылучыларга насыйб итәр”, - диде. Икенче бер хәдисендә: “Җир өстендә яшәгән затларга рәхимле булыгыз, шул вакытта күктә булган Зат сезгә рәхимле булыр”, - диде. “Рәхимлек кылыгыз, сезгә дә рәхимлек булыр; кешеләрне кичерегез, Аллаһ сезне кичерер”. Рәхим-шәфкатен югалткан үз бәхетен югалта. Пәйгамбәребез: “Рәхмәт бәхетсездән башкадан китми”, - диде(Тирмизи риваяте).

Бар кешеләр өчен күркәм үрнәк булучы пәйгамбәрләр бәндәләрне рәхимлеккә чакырдылар һәм үзләре иң әүвәл шәфкатьле булдылар. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезне галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрде. Пәйгамбәребез шәфкатьле булды, аның турында Аллаһ Тәгалә: “Аллаһының рәхмәте белән син аларга мөләем һәм мәрхәмәтле булдың, әгәр син явыз холыклы, каты күңелле һәм шәфкатьсез булсаң, шиксез синнән китәрләр иде”, - диде(әлГыймран 159). Ләкин пәйгамбәребездән качмадылар, хәтта корал күтәреп аны үтерергә килгән кешеләр, йөзендә булган нурны күреп, рәхим-шәфкатен күреп ислам динен кабул иттеләр.

Пәйгамбәребезнең без өммәтенә булган рәхимлеге ни дәрәҗәдә олуг. Ул бер хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә һәр илчесенә бер кабул була торган дога бирде. Мин ул доганы өммәтемә шәфәгать буларак Кыямәт көненә калдырдым. Минем шәфәгатем, Аллаһ теләсә, Аллаһыга һичкемне тиңдәш кылмый вафат булган һәр мөселманга булыр”,- диде(Бухари риваяте). Әйе, кардәшләрем, Һәр пәйгамбәр исән вакытта шул догасын кылды, ләкин пәйгамбәребез ул доганы бу дөньяда кылмады, Кыямәт көненә калдырды. Үзенең газиз өммәтенә калдырды. Шул дәһшәтле көндә, кешеләр кемгә барып, кемнән яклау алыйк микән дип йөргәндә, пәйгамбәрләр: “Безнең үз кайгыбыз”, - дигәндә, сөекле пәйгамбәребез, Аллаһы Тәгаләнең гареше астында Аңа сәҗдә кылып: “Өммәтем, минем өммәтем”, - дип, Аллаһыдан безне сакларга, безне җәһәннәм газабыннан имин кылырга, ялварып сорыячак. Иң кадерле догасын кадерле өммәте өчен кылачак.

Бервакыт, пәйгамбәребез Аллаһының: “Әгәр аларны газапка тартсаң, алар бит Синең бәндәләрең; әгәр аларны кичерсәң, Син Гыйззәтле һәм Хикмәт иясе”(Маидә 118), - дигән аятен укыгач, елап җибәрде. Үзенең өммәте өчен елады. “Йә Раббым! Минем өммәтемне газаптан сакласаң иде”, - дип дога кылды.

Пәйгамбәребезнең рәхимлеге аның сабыйларны яратуында чагыла. Бервакыт ул Өхед сугышыннан соң, юл кырында елап утырган сабыйны күрде, аның янына килеп: “Син ник елыйсың”, - диде. Сабый: “Минем әтием сугышта вафат булды, хәзер әтием юк”, - дип җавап бирә. Шуннан соң пәйгамбәребез: “Әй сабый, әгәр дә синең әтиең Аллаһының илчесе булса, син шатланырсыңмы?” - диде. Сабый: “Әйе, шатланырмын”, - диде. Шулвакыт пәйгамбәребез: “Алайсам, мине үзеңнең әтиең дип сана”, - дип сабыйны юатты.

Пәйгамбәребез хайваннарга карата да шәфкатьле булды. Бервакыт, ансарларның берсенә килеп кергәч, аның күзе бер дөягә төште, бичара хайван, ачыгып ыңгыраша, хәтта күзеннән яшь чыккан иде. Шушы хәлне күреп пәйгамбәребез дөя янына килеп, кулы белән аның күзендәге яшьләрен сөртте һәм кешеләргә карап: “Кем моның хуҗасы?”, - диде. Сахабәләрнең берсе чыгып: “Аллаһының илчесе, бу минем дөям”, - диде. Пәйгамбәребез аңа: “Аллаһыдан курыкмыйсыңмы? Ул сине шушы дөя өстеннән хуҗа итте, дөя миңа синнән зарланды”, - диде(Әбү Даут риваяте).

Пәйгамбәребез үсемлекләргә карата да рәхимле булды. Иң элек пәйгамбәребез хөтбә-вәгазьләрен бер ачаг төбенә басып сөйләде. Соңыннан пәйгамбәребезгә минбәр ясагач, агач төбен калдырып, шул минбәргә күчте. Һәм шунда Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы килде, теге агач төбе пәйгамбәребезне сагынып бала тавышы белән елый башлады. Кайвакыт, пәйгамбәребез аның янына килеп, кырына утырып юата иде..

Мөшрикләрне ислам диненә өндәгәндә дә, пәйгамбәребез аларга рәхимле булды. Таиф шәһәренә баргач, пәйгамбәребез халыкны исламга өндәде, аны таш атып кудылар. Шул вакыт, Аллаһы Тәгалә сөекле илчесен юатып, аңа тау фәрештәсен җибәрде. Фәрештә: “Син әмер бирсәң, мин бу ике тауны кушып, бу халыкны юк итәм”, - диде. Пәйгамбәребез: “Мин халыкларны юк итәр өчен килмәдем, бәлки кешеләргә рәхмәт булып җибәрелдем”, - диде. Мөшрикләр аңа таш аттылар, ә пәйгамбәребез: “Йә Раббым! Аларны һидәяткә күндерсәң иде, алар бит белмиләр”, - дип дога кылды. Шулай итеп пәйгамбәребез рәхимле һәм шәфкатьле булды. Кешеләрне дә һәрвакыт мәрхәмәтлеккә чакырды.

Кардәшләрем, ватандашларым! Безгә дә мәрхәмәтле булу кирәк. Рәхимле булыйк кардәшләр, бер-беребезгә карата. Аллаһы Тәгалә безгә рәхимле булды, без дә рәхимле булыйк. Иң элек безләрне рәхим-шәфкать белән үстергән, тәрбия кылган әти-әниләребезгә рәхимле булыйк, исән вакытларында кадерләрен белик. Хәрис әлГаклинең әнисен сонгы юлга озатканда елаганын күреп, бер кеше: “Син елыйсыңмы?”- дип сорады. Ул: “Каршымда җәннәт ишекләренең берсе ябылганда ничек еламыйсың инде”, - дип җавап бирде. Сабыйларыбызга, туганнарга, күршеләргә карата рәхимле булыйк. Без Рәхим һәм Шәфкать иясе Аллаһының бәндәләре, кешелек үз күркәмлеген югалтып барган бер заманда, башкаларга үрнәк булыйк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе