Җан давылы

Туй көне мин уйлаганнан да тизрәк якынайды. Көн артыннан көн үтеп, мәшәкатьләр артты, борчылу хисләре көчәйде. Бәхет турында уй һәм хыяллар, бер генә

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Туй көне мин уйлаганнан да тизрәк якынайды. Көн артыннан көн үтеп, мәшәкатьләр артты, борчылу хисләре көчәйде. Бәхет турында уй һәм хыяллар, бер генә мизгелгә дә мине ташламады. Ул көнгә бер айдан артык вакыт калып килде. Соңыннан гына мин күп вакытымны зыяга үткәргәнемне аңлый башладым. Тулы бер атна йортка мебель сайлауга үтте, тагын бер атнаны кухня җиһазларын сайлауга сарыф иттем.

Ниһәять, буш вакыт табылды. Инде калган атнамны файдалырак итеп үткәрермен – дип, җиңелсулап куйдым. Ак хыяллар, шатлык һәм куаныч миңа юлдаш булдылар. Һавада бик очмасмын дигән ниятләремне онытып, еш кына яңа фатыйрыма керә башладым. Куанычлы хәләткә шатланып, тәмләп чәй эчтем. Аякларымны сузып, тынычлык белән ләззәтләндем. Хыялларымны дәвам иттем, газета битләре актардым, журналлар укыдым. Туй, гаилә, балалар белән бәйле, һәр мәкалә миңа бик кызык иде. Менә мәсәлән: «Туй алдыннан укы.» Әйтерсеңлә, нәкъ минем өчен язылган. Кинәт күзем: «Туй алдыннан медосмотр үтү...» - дигән сүзләргә төште, ул урынны тагын бер мәртәбә укып чыктым. Бу чараның әһәмиятлелеген аңлап, уйга калдым, миңа да бу нәрсәне кайгыртып кую зыян итмәс иде.

Бу фикер ике көн башымнан китмәде. Шуннан соң мин, уйлаган эшне гамәлгә ашырырга булдым. Беренче баскыч булып, лабораториягә анализлар бирдем. Табиб мине өч көннән приемга язды, һәм мин үз хыялларыма чумып, кайтып киттем...

Табибка барасы көн җитте, иртә белән ялкаулык, барасы килми. «Нәрсәгә кирәк бу миңа, башкалар ансыз да өйләнәләр әле?!» Кайчан инде, акча түләгәнем искә төшкәч, шундук юлга чыктым. Алай да соңга калдым. Чиратым үтеп киткәч, яңадан ярты сәгатьләп көтәсе булды. Табибка кергәч, ул минем анализларымны эзләп тапты, тиз генә күзләрен йөгертеп чыкты, соңыннан туктап, яңадан битләрне әйләндереп карады. Бу миңа бик тә сәер күренде һәм мин аннан: «Әллә берәр нәрсә булдымы?» - дип сорадым. Табиб кәгазьләрне өстәл өстенә куйды һәм сүзне озакка сузып тормыйча: «Энем, каныгызда рак дигән шик бар,» - диде.

Мин телсез калдым, колакларым ишеткәнгә ышанмадым. Бер сүз дәшми, табибның күзенә карап тордым, ләкин күзләрем: «Ничек инде?» - дигән сорау бирделәр. Табиб кинәтрәк әйтеп, ялгышканын аңлап, мине юатырга ашыкты: «Сез борчылмагыз, бу бит шик кенә. Каягыз, сезне карап алыйм.» Мин селкенә дә алмадым. Ул кулымнан тотып, мине ятакка китерде, хәлсез тәнем ятак өстенә ауды. Тәнемдәге тереклекне сизү өчен, тирән итеп сулыш ала башладым. Табиб күзләремне карады, йөрәгемне тыңлады.

— Эш бик катлаулы, яңадан анализ бирми булмас, — диде.

Менә шулай, хыял һәм өметләр белән килдем, сызлану һәм кайгы белән кайтып киттем. Бер мизгел эчендә, бар нәрсәнең асты-өскә килде.

— Ни өчен? Ни өчен? — дип сорадым мин үземнән, якынаеп килүче үлемем хакында уйландым. Үзем турында, әти-әнием, булачак хатыным хакында кат-кат уйладым: «Аңа әйтергәме инде, юкмы?» ... Нәрсә әйтергә соң? Икенче анализ нәтиҗәләре дә минем авыруымны күрсәтсә... Миңа дәшмәскәме, әллә кисәтергәме? Вакыт калмады... Берничә генә көн... Өйләнергәме әллә... юкмы?

Ул төнне мин йоклый алмадым... Икенче көнне иртә белән, эшне ташлап, мин лабораториягә ашыктым. Соңгы тапкыр кан биргәндә, шәфкать туташыннан миннән күбрәк кан алуын үтендем. Анализлар төгәлрәк булсын.

Бүген минем тамырларымда кан акмый, бары тик хәсрәт һәм сызлану. Шулай да, кара болытлар арасыннан күренеп киткән кояш шурлары кебек, миннән беркайчан да өмет нурлары китмәде, бәлки бу хата гынадыр, Адәм балалары хаталана бит. Ләкин, ниндидер эчке хисләр, бу хәбәрнең дөреслеген әйтеп, гел-гел пышылдап тордылар. Яңа фатирымны ташлап киттем. Кичәге көннән, анда мине кайту өметләре белән калдырган чәйнүгем көтеп тора. Мин, алтын читлектә, бер яктан икенче якка сугылып, азатлык эзләүче кошчыкны хәтерләттем. Кош бер яктан икенче якка оча, ләкин файда юк. Ул көнне, мине очраткан һәркем, йөземне күреп кызыксынды: «Бәхетле кияүләр шундый кыяфәттә булалар мени? Бәлки бу синең шатлыктандыр? Әллә курка да башладыңмы?» Алар миннән бер нәрсә сорасалар, минем баш бүтән җирдә иде. Өч көн көтү... бу түзә алмаслык... түзә алмаслык озак!

Шикләремне таратырга тырышып, башка хастаханәгә дә барып кайттым. Шул ук көнне беренчесенә шалтраттым:

— Миңа берәр хәбәр юкмы?

— Юк, иртәгәдән соң, — диделәр.

Әй Раббым, иртәгәсе көнгә кадәр ничек яшәргә миңа, ничек түзәргә, сабыр итәргә? Үлем көтәргәме, әллә яшәргә өметләнергәме?

Эшем буенча килешкән бар очрашуларымнан баш тарттым. Әлбәттә, миндә кибеттән әйбер җыю, фатыйр бизәү кайгысы юк иде. Берәүне дә күрәсем килмәде. Дөньяга хушлашу карашы белән карадым. Газиз әниемнең күзләреннән йөземне яшердем... Күз алдыма, үле тәнем янында утыручы әниемнең күз яшьләрен китердем. Әтиемә караганда йөрәгем ярылыр кебек иде. Ул минем белән туй турысында шаяртты, ә мин үз эчемнән бертуктаусыз: «Иртәгә, иртәгә...» — дип кабатлый бирдем. Өченче көнгә бераз тынычландым, әгәр авыруым хак булса өйләнмәсмен дидем... Шуңа карамастан, тормыш – дөнья дигән нәрсә миннән китмәде. Күпләр мондый авыру белән яшиләр бит әле. Яшиләр.

— Гомер дә, үлем дә Аллаһ кулында, — диярмен кәләшемә...

Бишенче яртыда мин инде хастаханә ишек төбендә басып тора идем. Эчемнән генә табибның бүген булса да иртәрәк киләсенә өметләндем. Табиб иртәрәк килсә дә, нәтиҗәләр әзер түгел иде. Тагын ике сәгать көтәргә туры килде. Ике сәгать... Белсәгез иде, ул сәгатьләрне... Алар миңа ике ел кебек тоелды. Ниһәят, табиб бүлмәсенә чакырды — мин мизгел эчендә урынымнан тордым. Табиб конвертны ачты, тәнем калтрана башлады. Кинәт салкын кыш җиткән кебек булды. Йөрәгем тиз-тиз сукты, аякларым тәнемне тота алмый хәлсезләнде. Бөтен тәнемнән тир-су акты. Табиб җиңелсулап куйды:

— Аллаһка шөкер!..- диде.

Мин аңа сөйләргә дә ирек бирми, аны кочаклый башладым. Бераз вакыттан соң, кинәт турайдым һәм табибтан төгәлрәк сөйләвен үтендем.

Хастаханәдән ничек чыгуымны хәтерләмим. Шатлыгым эчемә сыймый, менә-менә күкрәгемне ярыр кебек иде. Юлда очраган һәркемгә сәләм бирдем. Тизрәк, тизрәк өемә ашыктым. Тәнем һаман калтрана, маңгайдан салкын тир ага. Бераз тынычландым ахры, ләкин бер урында утыра алмый тиз генә машинага утырып, әти-әниемә киттем. Әниемә сәләм бирдем, ул минем арган кыяфәтемне, ләкин шул ук вакытта зур шатлыгымны күреп:

— Синең белән нәрсә булды?! –дип сорады. Кулымдагы конверт бар нәрсәне сөйләп бирде. Абыем аларга бер нәрсә әйтмәгәнемә орышып та алды.

Нәрсә эшлисең, Адәм баласы загыйфь, ләкин бик тә горур һәм тәкәббер. Аның түбән төшүе үзенең тәкәбберлеге дә, кечкенә бер вирус яки күзгә дә күренми торган бактерия сәбәпле дә булырга мөмкин. Үлемгә хәзерләнә, ә гомерендә бер изгелек тә кылмаган. Үзенең сәләмәләтлегенә куана, шул саулыгын изгелекләргә сарыф итәргә уйламый... Тирә-юньдә күпме фаҗигалар, һәлакәтләр, хәсрәтләр килә, ул битараф күңел белән кырдан үтә!!! Ә син?! Ә син?! Аллаһ бит сиңа яңадан гомер бирде!!! Ләкин...

Күр син, алар караңгыдан күзәтәләр,

Галәм белән безне аеручылар,

Дөньяның кай җирендә генә булсаң да син,

Вакытлы гомергә алар нокта куючылар.

Алар белән очрашудан кача алмассың,

Биек каланчага менсәң дә, котылмассың.

Әй кардәшем, синең әле вакытың бар,

Мизгел, көннәр, атна, бәлки еллар.

Кыл тәүбәңне... бүген... бар мәчеткә,

Кертер Раббың Үз рәхмәте илә,

Бәхет–шатлык, яшьлек йорты җәннәткә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе