Татарстан мөселманнары нинди юлдан китәр?

Татарстан Дәүләт Советының 3 августта узган чираттан тыш утырышы республикадагы мөселман өммәте эчендә соңгы ел ярым эчендә алып барылган реформаларның дәвам ителәчәген күрсәтте. Татарстанда традицион исламны ничек тулысынча җәелдерергә җыеналар?

БӘЙЛЕ
2012 Авг 03
Татарстан Дәүләт Советының 3 августта узган чираттан тыш утырышы республикадагы мөселман өммәте эчендә соңгы ел ярым эчендә алып барылган реформаларның дәвам ителәчәген күрсәтте. Татарстанда традицион исламны ничек тулысынча җәелдерергә җыеналар?

Утырышта Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәровның, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республикада әйдәп баручы барлык конфессия лидерлары, мөхтәсибләр катнашты. Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мөфти Илдус Фәйзов килде.
Утырышта Татарстанда дини экстремизмга каршы тору һәм профилактика чаралары хакындагы доклад тәкъдим ителеп, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы республика законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР законы проекты каралды.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Җитди сигнал булды"

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда булган бу вакыйгаларны без игътибарсыз калдырырга тиеш түгел. Чөнки бу җитди сигнал. Димәк, Татарстанда урнашкан вазгыятьне тотрыксызландыра, үзара ышанычка һәм килешеп яшәүгә корылган мөнәсәбәтләрне, аеруча конфессиональ өлкәдә, боза торган көчләр бар, ул шуның дәлиле, ди. Биредә шуны әйтү урынлы – конфессия эчендә ыгы-зыгылар бу. Безнең бурыч – экстремизмны кисәтүгә, барыннан да элек дини өлкәсенә юнәлтелгән тиешле хокук актлары кабул итү, дип саный парламент башлыгы. Бу турыда татар-информ хәбәр итә.

Коммерциячел низаг, инсценировка, лидерлык?

Әсгат Сәфәрәв сүзләренчә, кемдер Вәлиулла Якуповны үтерүне, мөфти машинасы шартлауны коммерциячел низаг, кайсылары инсценировка итеп кабул итә, кемдер бу низагны голәмәдә лидерлыкка омтылыш дип саный дип белдерде.

ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров республикада дини экстремистлыкны профилактикалауның һәм аңа каршы көрәшнең торышы һәм чаралары хакында доклад белән чыкты, дип яза татар-информ. Анда ул зур тыгы-зыгы тудырган мәгълүм 19 июль вакыйгаларының алшартларын, җинаятьчеләрнең максатларын табарга тырышты, шушы җинаятьчел гамәлнең нинди нәтиҗәгә китерүен анализлады һәм “алга таба нинди чаралар күрергә кирәк?” дигән сорау куйды. Татарстанда дини мөнәсәбәтләр һәм иҗтимагый-сәяси вазгыять өлкәләрендәге бүгенге җитди хәлне уңай юлга салу әһәмияте зур булуын ассызыклады. Ә.Сәфәров сүзләренчә, дини даирәләргә һөҗүм, үтерү буенча җинаять эшләре бердәм производствода һәм РФ Җинаять кодексының 3 маддәсе – “терроризм”, “кеше үтерү”, “кеше үтерергә һөҗүм” - буенча карала. Бу гамәлләр өчен җаваплылыкны исә әлегә беркем дә үз өстенә алмаган.

Республикабызда 3 меңләп сәләфи бар, дип санап чыгаручылар да бар, 19 июль вакыйгалары Төньяк Кавказ сценарие белән параллель дип саныйлар. Социаль челтәрдә Мөхәммәд исемле “Татарстан мөҗәһидләре әмире” үзенең көрәше турында видеоязма аша сөйли... Хәтта республика җитәкчелеген гаепләп, мөфтине вазифасыннан алуны таләп итәләр, дип, Ә.Сәфәров: “Ни үкенеч, ММЧ һәм социаль челтәрләр ышанычлылыкны какшаталар, дини бергәлекләр вәкилләренә карата нәфрәт уяталар - моны танырга туры килә. Фикерләр “сөзешүе” безнең вазгыятьне аек бәяләргә әзер түгеллегебезне күрсәтте”, - диде.

Кулда булган аналитик һәм оператив мәгълүматларга таянып, шуны югары ышанычлык белән әйтеп була: җинаятькә этәргән төп нәрсә - ул Якубов белән Фәйзовның һөнәри эшчәнлеге, идеологиягә һәм сәләфизмга кискен каршы торуы. Сүз дә юк, шәхсән күралмаучанлык һәм икътисади мәсьәлә кебек башка факторлар да саркып чыга, әмма алар беренче планда түгел, ягъни фон рәвешендә генә, дип саный ТР Хөкүмәте башлыгы урынбасары.

Мөфти: "Кадрлар мәсьәләсенә һәм дини даирәләрне аттестацияләүгә игътибар җитди булачак"

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәйзов, мин бүген сезнең белән бергә булуыма бик шатмын, дип сүзен башлады. Динне сәяси инструмент, бизнес, хобби итеп файдаланучылар барлыкка килде, дип бүген дини өлкәдәге вазгыятьнең четерекле якларын ачты. Утырышта җәмгыять өчен актуаль мәсьәлә күтәрелгәненә канәгатьлек белдереп, ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәнәфи мәзһәбе кысаларында актив эш алып бара, алга таба да шушы юнәлештә дәвам иттерәчәк, кадрлар мәсьәләсенә һәм дини даирәләрне аттестацияләүгә игътибар җитди булачак, дип ышандырды. Чыгышының ахырында ул республикада мөселманнарны берләшергә өндәде.

Аннан соң сүз алганнар Согуд Гарәбстанында, башка чит илләрдә укып кайткан дин белгечләренең республикабызга нинди фикер-максат белән кайтуы караңгы, шуңа күрә үзебезнең Татарстанда дин белгечләре әзерләүгә игътибарны арттырырга кирәк, дип басым ясады. Аерым алганда, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин үзебезнең бирле мәзһәб совет чорында таратылды-бетерелде, аны торгызу заруриятен кузгатты. Татарстан Диния нәзарәте исә дини кадрлар әзерләүгә моңарчы әллә ни игътибар бирмәде, шуның нәтиҗәсе буларак, бүген шушы вазгыятькә килдек, дип тәнкыйтьләде.

Дәүләт Советында узган утырыш шуны күрсәтте: Татарстан мөфти Госман Исхакыйны отставкага җибәргәннән соң башлагана реформачыл сәясәтен үзгәртмәчәк. Шулай итеп Татарстанда Хәнәфи мәзһәбен җәелдерү, имам-мөхтәсибләрне алыштыру дәвам итәчәк. Ләкин бу эшне белем, мәгърифәт, акыллы сәясәт аша гына башкарып булачак.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе