Стокһольмда Нобель атнасы дәвам итә

Швеция башкаласы Стокһольмда бу атнада 2013 елның Нобель бүләге ияләре игълан ителә.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 09
Швеция башкаласы Стокһольмда бу атнада 2013 елның Нобель бүләге ияләре игълан ителә. Җомга көнне Норвегия башкаласы Ослода Нобель тынычлык бүләге иясе билгеле булачак.

Чәршәмбедә Швециянең Патша фәннәр академиясе химия өлкәсендә Нобель бүләгенә ия булган галимнәрне атады.

Химия өлкәсендә Нобель бүләгенә быел Страсбург, Һарвард һәм Кембридж университетлары профессоры Мартин Карплюс, Стенфорд университеты профессоры Майкл Левитт һәм Көньяк Каролина университеты профессоры Ари Уоршел лаек дип табылды. Алар өчесе дә катлаулы химия системнарын өйрәнү өчен бүләкләнә.

Нобель бүләкләре инде 112 нче тапкыр тапшырылса да, химия өлкәсендә бүләкләү 105 тапкыр гына булды. Төрле сәбәпләр аркасында берничә ел бу өлкәдә бүләкләү булмый калган иде.


Физика өлкәсендә Нобель бүләгенә быел Британиядән Питер Һиггз һәм Бельгиядән Франсуа Энглер лаек дип табылды.

Һиггз әле 1964 елда ук вак кисәкчәләрнең авырлыгы табигатен ачыклаган булган. Аның бу ачышы җиһанның ничек барлыкка килүен аңлаткан мөһим теориянең бер өлеше булып тора. Галим хөрмәтенә бу кисәкчә аның исеме белән аталган. Энглер белән бергә алар шул кисәкчәләрнең калганнарының нигезен тәшкил иткәнен исбатлаган.

Питер Һиггз Нобель бүләгенә лаек булачагын көтмәгән. Бу хакта Эдинбург университетының матбугат хезмәте белдерде.

2013 елда медицина өлкәсендә Нобель бүләген алучы галимнәр: Рэнди Шекман, Томас Зюдһоф һәм Джэймс Ротман​
Медицина өлкәсендә Нобель бүләге быел кеше тәнендәге күзәнәкләр тормышын өйрәнеп зур ачышлар ясаган өч галимгә бирелде.

Американнар Рэнди Шекман һәм Джэймс Ротман, шулай ук алман галиме Томас Зюдһоф күзәнәкләрдәге молекулаларның хәрәкәтен һәм аларны кирәк урынга юнәлдерү юлларын өйрәнгән.

Аларның бу ачышлары неврология, шикәр авыруы һәм иммунология белән бәйле башка төрле авыруларны дәваларга ярдәм итәчәк.

* * * *

10 октябрьдә әдәбият өлкәсендә бүләк ияләре билгеле булачак. 11 октябрьдә Ослода Нобель тынычлык бүләге иясе игълан ителәчәк.

Бүләкнең акчалата күләме быел 8 миллион швед кронасы (1.24 миллион доллар чамасы) тәшкил итә.

Бүләк 10 декабрь көнне Стокһольмда тапшырылачак дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе