Шыгырдан - татар Давосы

Татар авылларының экономик форумыннан соң бер ел вакыт узгач, Шыгырдан авылында өч катлы яңа балалар бакчасы әзер булды. Чуашстанның Шыгырдан авылында узган Икенче “Шыгырдан диалогы” экономик форумы Россиядәге татар дөньясы өчен бик әһәмиятле вакыйга.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 30
Татар авылларының экономик форумыннан соң бер ел вакыт узгач, Шыгырдан авылында өч катлы яңа балалар бакчасы әзер булды. Чуашстанның Шыгырдан авылында узган Икенче “Шыгырдан диалогы” экономик форумы Россиядәге татар дөньясы өчен бик әһәмиятле вакыйга.

Шыгырданда татар авылларының экономик форумы быел икенче тапкыр үткәрелде. Узган елгысының төп нәтиҗәсе – Шыгырданда яңа садик ачылу. Форумның практик әһәмиятенә килгәндә, беренчедән, “Шыгырдан диалогы” җыены татар дөньясына бик уникаль чара, чөнки башка бер генә татар авылы да мондый форум оештыруга алынмый. Икенчедән, форум авыллардагы татар бизнесменнарына җыелып сөйләшү, киңәшү урыны.

Өченчедән, аны Чуашстан мөфтияте үткәрә, ягъни Диния нәзарәте экономик проблемалардан да читтә калмый, тормышның һәрбер ягын колачлый. Чөнки бүген дини оешмалар халык яшәешенең һәрбер сферасына үтеп керергә, халык белән бергә булырга тиеш. Милли чараларда да, Сабантуйларда да, бизнеста да. Шуңа Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов әйткәнчә, дини һәм милли эшләр халык тормышы белән бергә барырга тиеш.

“Шыгырдан диалогы” кунаклары: Казан, Иран, Кытай, Франция

Форумда йөзләгән кунак, имамнар, мөфтиләр, галимнәр, җитәкчеләр катнашты. Россиянең 12 төбәгеннән: Чуашстан, Самара, Ульян, Татарстан, Мордовия, Мәскәү шәһәреннән хакимият вәкилләре, Иран, Франция, Кытайдан кунаклар килде. Иран консулы Рәсүл Шаян, Чуашстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Олег Мешков, Россия мөселман бизнесменнары ассоциациясе рәисе Радик Гафуров, Россия Иҗтимагый Палатасы вәкиле Александр Брод, Татар конгрессы рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин Мәскәү галимнәре, Татарстанның инвестицияләр агентлыгы, KAZANSUMMIT Халыкара Ислам бизнесы һәм финаслары Саммиты вәкилләре авылның инвестицион әһәмияте, яңа эш урыннары булдыру, авыл хуҗалыгына яңа технологияләр кертү, хәләл продукциянең үзенчәлекле яклары турында фикер алышты.

Иң башта кунаклар Чуашстан башлыгы Александр Игнатьев белән Шыгырдандагы “Сандугач” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Садикка беренче “Шыгырдан диалогы” форумында нигез салынган иде.

Әлбир Крганов: “Шыгырдан диалогы” татар Давосына әйләнергә тиеш”

“Шыгырдан диалогын” Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов алып барды. Мөфти белдергәнчә, “Шыгырдан диалогы” татарларның Давосына әйләнергә тиеш. Чөнки Швейцариянең Давос шәһәрендә ел саен халыкара экономик форум уза. Узган форумда әйтелгәнчә, татарларга әле Давоска ерак, Шыгырданга якын. Шуңа кече бизнес ягыннан алга киткән Шыгырдан татар дөньяына экономик көч биреп тора торган кече Давос ролен үти башларга тиеш.

- Авыл хуҗалыгы үсешеннән ил киләчәге тора. Шуңа авылның үзендә бизнесменнарның, инвесторларның, дәүләт җитәкчеләренең җыелып сөйләшүе кирәк. Хәзер яшьләргә идея кирәк. Әгәр яшьләргә мөмкинлекләр тәкъдим итә алмасак, алар бүре тиресе япкан сарыклар янына китәчәк. Кызганыч, яшь буын авылдан китә, ә шәһәр 1000 еллык татар йолаларын бетерә. Шуңа авыл экономикасын үстерергә кирәк. Мисал өчен, бизнес чәчәк аткан Шыгырданда дини, милли үсеш сизелә-, диде Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов.

Дин социаль якны читтә калдыра алмый


Соңгы вакытларда дини оешмаларның социаль эш белән шөгыльләнүе, шул очракта дини радикализмны бетерү мөмкинлеге турында әйтелә. Чуашстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Олег Мешков фикеренчә, мөфти Әлбир Крганов җитәкчелегендә экономик форумнар оештыруы шатландыра. Чөнки дин социаль якны читтә калдыра алмый.

Чуашстанның социаль үсеш министры Алла Самойлова исә “Шыгырдан диалогы” форумы чиста продукция җитештерү проблемасын күтәрде һәм җыен моңа ярдәм итәр дигән фикер җиткерде. Шулай ук форум исеменә Россия президентының Идел буе округындагы вәкиле Михаил Бабичтан котлау хаты килде.

Шыгырдан Иран-Россия араларын ныгыта яки чәк-чәк бренды


“Шыгырдан диалогы” форумы Иран-Россия араларын ныгытуга да өлеш кертте. Иран консулы Рәсүл Шаян белдергәнчә, бу форум төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерә. Шаян Иранның “Чикарус” җимеш сату компаниясенең Чуашстанда да эш алып барырга теләвен әйтеп узды.

Мөфти Әлбир Крганов ахырда татарлар җитештергән товар белән Россиядә генә түгел, чит илләрнең дә куллана башлауларына ирешергә кирәк, диде. Мисал өчен, форумда чәк-чәк турында сүз чыкты. Әлеге брендның аерым маркасы булмау, аны чит илләрдә сату проблемасы куелды. Хәтта сүзнең дөрес язылышы турында да әйтелде. Мәсәлән, аны кемдер чәкчәк, чакчак, чәк-чәк дип яза.

Регионнар Шыгырданда дуслаша


“Шыгырдан диалогы” вакытында Татарстанның Саба, Чуашстанның Батыр, Мордовиянең Атяш районы үзара хезмәттәшлек алып бару турындагы килешүгә кул куйды.

Саба районы башкарма комитеты рәисе Равил Гасимов сүзләренчә, килешү төрле проектларны тормышка ашыруда ярдәм итәчәк. “Шыгырдан диалогы” форумында искәртелгәнчә, федераль, республика, муниципаль хакимият бизнес җәмәгатьчелегенә ныграк ярдәм итәргә тиеш.

Шыгырданда багги-кросс һәм ат чабышлары

“Шыгырдан диалогы”ннан соң багги-кросс уздырылды. Аны Ульянда яшәүче Фәрит Аюпов оештырды. Киләсе елда исә Шыгырданда Россия күләм ат чабышлары узачак. Бу турыда татар конгрессы рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин белдерде һәм ярышның символикасын Марат Айзатулловка тапшырды. Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, Чуашстанның Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларын татар бизнесменнары өчен практик мәйдан һәм булып тора.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе