Рамил Юныс тынычлыкны сакларга чакыра, ә кем котырта?

Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил Юныс Татарстанда татар-мөселман өммәтендә тынычлыкны сакларга чакырды.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 16
Узган җомга вәгазендә Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс Татарстанда мөселман өммәтенең тынычлыгын сакларга,үзара хурлашуларны туктатырга чакырды. Рамил Юныс тынычлыкның кадерен белергә кирәк дип саный.

Рамил Юнысның вәгазе үзенә күрә мөфти Илдус Фәизнең соңгы кискен белдерүенә карата акыллы җавап булып яңгарады. Мөфти булып сайлануына бер ел тулы уңаеннан Илдус Фәиз: "Кол Шәриф имамын сайлау да спектакльгә әйләндерелде. Монда төп рольләрне ваһһаби һәм Хизбут-Тахрир хәрәкәтләре, идән асты оешмалары, милләтчеләр уйнады. Алар бар да Хәнәфи мәзһәбе нигезендә формалашкан традицион исламга каршы күтәрелде. Мөгаен, гарәп революцияләре монда да фикердәшләр тапкан", дип чыгыш ясаган иде. Бу, әлбәттә, Кол Шәриф мәчетенә йөргән традицион ислам тарафдарларын аптырашта калдырды. Традицион ислам мирасын пропагандалау эшен алып барган галимнәр дә мөфти тәнкыйтен кабул итмәде. Татар җәмәгатьчелеге арасында Илдус Фәиз докладын ислам диненә һәм татар теленә каршы мәкаләләр язып торучы Рәис Сөләйманов әзерләгән дигән фикер таралды. Чөнки әлеге чыгышның кереше татарофоб "Регнум" сайты язмаларыннан аерылмый.

Рамил Юныс бу турыда искә алмыйча, читләтеп булса да бу мәсьәләне күтәрде. Ул бер-беребезне гаепләүдән туктарга, тынычлыкны сакларга, кешенең төп дошманы кеше түгел, шайтан булуын искә төшерергә өндәде. - Проблеманы Коръән белән хәл итик. Тынычлык кадерен тынычлык киткәч кенә беләләр -, диде Рамил Юныс мөнбәрдән.

Тарихчы, милли сәясәтче Дамир Исхаков белдергәнчә, Татарстан мөфтияте прооблемаларны административ көч белән генә хәл итеп була дип уйлап нык ялгыша дип белдерде. - Мөфтият боерык биреп утыручы генштаб түгел. Мәгариф ягын үстермичә торып, басым белән генә бернәрсә дә хәл ителмәс. Ләкин мөфтияттә кадрлар белән эшли белмиләр -,диде Дамир Исхаков.

Гомумән, милләт ягын онытмаган Илдус Фәизгә халыкның өмете көннән-көн сүнә бара. Мөфтигә кискен докладлар сөйләтү, тик торганнан кадрларны алыштыру эшләре аның авторитетын бетерә. Ә моның артында кем тора? Үземе, әллә командасымы?

Исмаил Ришатов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе