Рамазан ае башланды!

Шушы мөбарәк айларыбыз килеп җитте. Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримендә әйтте:
«И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз».

БӘЙЛЕ
2015 Июн 19

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан ае хакында Шәгъбан аеның ахыргы көннәрендә, менә шушы сүзләрне әйтте: «Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер? Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар».

Шушы мөбарәк айларыбыз килеп җитте. Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримендә әйтте:

«И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз».

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөбарәк бер хәдисендә әйтте: (Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар». Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе: көндез ураза тотканнан соң — ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. «Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде», — дип ризыкны «бисмиллә» әйтеп кабуыгыз, бу бик зур сөенеч. «Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәр галәйһиссәләм, — бу, кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез».

Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.

Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы:

«Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр», — диелгән Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис-шәрифендә.

Мөбарәк Рамазан ае — гафу итү ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм безләргә Кадер кичәсендә укыла торган шушы доганы өйрәтте:

«Әллааһүммә әңтә гәфүвүн. Түхиббүл гәфвә. Фәгфү, гәннәә». «Йә, Раббым, Син Гафу Итүче Зат, гафу итүне, сөясең. Гөнаһларыбызны гафу ит».

Рамазан ае башланды!

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, ният кылына. Тел белән ният әйтү — саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез:

"Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәненнән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка". Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә:

"НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛ-ЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ".

15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан ахирәткә киткәннәр рухына догалар укылып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.

Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча:

"Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, үзең, биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл,” — дип әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кылганнан соң, гарәпчә мондый дога укыла: "ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ҮӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙ-КӘФТӘРТҮ ФИГ-ФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФӘРУ МӘ. КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘ ӘХХАРТҮ».

Ураза вакытында тыелган мәкруһ эшләр:

Файдасыз сүзләр сөйләү.

Әдәпсез сүзләр сөйләү.

Мунчага кереп озак утыру.

Суга чумып коену.

Урман сагызы яки кибет сагызы чәйнәү.

Авыздан үбү.

Авыз ачмыйча ике көн рәттән уразада булу.

Нинди дә булса гөнаһ эш кылу.

Авыру көчәячәген белә торып ураза тоту.

Уразада дөрес саналган эшләр:

Сатып алыначак ризыкны татып карау.

Күзгә сөрмә тарту.

Балага ризык чәйнәп бирү.

Мыек һәм иреннәрне майлау.

Теш чистарту.

Кан алдыру.

Сөлек салдыру.

Комган белән госел коену.

Мунчага кереп тирләп чыгу.

Сабын белән юыну.

Уразаны боза торган эшләр:

Борчак кадәр генә булса да ризык йоту.

Бер тамчы булса да су эчү.

Дару эчү.

Укол кадату.

Якынлык кылу.

Күзгә дару салу.

Бу эшләрне онытып, яки авыру сәбәпле зарури эшләсәң, яки кемдер мәҗбүри эшләтсә, ураза кәффарәте ("җәзалы" 60 көнлек ураза) тиеш түгел, соңыннан бер көнгә бер көн каза кылына. Онытылып ашаган кеше исенә төшү белән кояш баеганчы ураза тотуны дәвам итә.

Төкерек яки какырык, теш арасында калганны йоту, бугазга туфрак, йон, төтен керү уразаны бозмый.

Руза булганын белеп, авыз-борыннан ялгыш аш йә су, кар йә яңгыр тамчылары кебек берәр нәрсә керсә, косылса, таң атып та, атмаган дип сәхәр ашалса, кояш батмыйча, баткандыр дип авыз ачылса, ураза бозыла, калган көннең казасы тотыла.

— Уразасын үз иреге белән бозган кеше бер көнгә бер көн ураза тота һәм ураза кәффарәтен үти, ягъни рәттән 60 көн ураза тотарга тиеш була, үз иреге белән бозган һәр көн рузасына да.

Сәфәрдәге кеше, йөкле яки бала имезә торган хатын ураза тотмаса да була, әмма соңыннан бер көнгә бер көн каза кылалар.

— Таң атканнан соң сәфәргә чыккан кешегә мосафир булдым дип, уразасын бозу дөрес түгел, бозса, каза кылырга тиеш. Уразада булмаган мосафир көндез өенә кайтып керсә, кояш батканчы уразадагы кебек ашамый-эчми торырга тиеш.

Бик хәлсез карт кеше ураза тота алмаса, фидия түли, бер фәкыйрьне бер көн ашата яки туярлык ризык алыр өчен акча бирә. Терелсә, каза уразасын тота.

Рамазанның соңгы ункөнлегендә ирләргә кимендә бер тәүлек мәчеттә гомер кичереп, хатын-кызларга өйдә намаз укый торган җирдә утырып игътикяф кылу сөннәт.

Игътикяф кылучы ирләр мәчеттә ашыйлар, эчәләр, йоклыйлар.

— Рамазан аенда фитыр сәдакасын бирү вәҗиб санала, ул гаеткә кадәр тапшырыла, Тәравих намазы: Рамазан ае кичләрендә ястүдән соң һәм витырга кадәр укыла торган 20 рәкәгать намаз. Ул 2шәр рәкәгать 10 тапкыр яисә 4әр рәкәгать итеп 5 тапкыр укыла. "Тәравих" сүзе "ял итү" дип тәрҗемә ителә. Бу намазга мондый исем кушу шуның белән атлатыла ки, һәр 2 яки 4 рәкәгать саен утырып ял итү сөннәт санала. Намазның һәр 4 рәкәгатен укыганнан соң, зикерләр әйтелә, Рамазанның һәр ункөнлеге өчен алар аерыла. Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт. Аны мәчеттә уку бик саваплы.

УРАЗА КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Беренче ункөнлек — рәхмәт вакыты.

Икенче ункөнлек — мәгъфирәт вакыты.

Өченче ункөнлек — Аллаһның газабыннан котылып, рәхмәтенә ирешү вакыты.

Ураза түбәндәге кешеләргә фарыз була:

Һәр мөселманга, әгәр дә ул балигъ, аек акыллы, сәламәт булса, хатыннарның күрем һәм нифәстән аруланган булулары шарт.

Уразаның фарызлары:

Ният кылу.

Ашау-эчүдән тыелу.

Якынлык кылудан тыелу.

Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң, ният кылырга тиеш, өйләгә бер сәгать вакыт калганчы ният кылып өлгерсәгез дә, ул дөрес саналыр. Уразага күңелдән ният кылу да дөрес: тел белән сүз әйтми генә иртәгә уразада буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнә.

Уразаның сөннәтләре:

— Таң атканчы сәхәр ашау.

— Ураза тоту сәбәпле, нәфесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу.

Буш вакытта Коръән һәм дини китаплар уку.

— Кояш баегач та, авыз ачу.

Тәравих намазы

Әгуузү билләһи минәш-шәйтаниир-раҗим.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Илаһи ният кылдым егерме рәкәгать тәравих намазының дүрт рәкәгатен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына (имам белән укыганда, "оедым ошбу имамга", дип әйтелә). Халисен лилләәһи Тәгалә, Аллаһу әкбәр”, - дип әйтәбез, калганын башка намазлар кебек дәвам итәбез.

Рамазан аеның беренче ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкәгатьтән соң укыла торган зикер

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Сүбөхәәнәзил мүлки вәл мәләкүт.

Сүбөхәәнәзил гиззәти вәл гәзамәти

вәл куудүрати вәл кибрийәәъи вәл җәбәрут.

Сүбөхәәнәл мәликил хәййилләзии ләә йәмүт.

Сүббөхүн куддүүсүр раббүл мәләәъикәти вәррух.

Ләә иләәһә илләллааһү нәстәгфируллааһ,

нәсъәлүкәл җәннәтә вә нәгүүзүү бикә минәннәәр".


Мәгънәсе: "Җирдәге вә күктәге мәхлүкатка Хуҗалык Иясе булучы Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтәм, ягъ-ни Аны һәртөрле кимчелекләрдән пакь дип беләм. Гыйззәт вә олуглык һәм Кодрәт Иясе булучы Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтәм. Бөтен дөньяга вә галәмгә Падишаһ вә Терек Кылучы Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтәм. Ул Аллаһы Тәгалә һич үләчәк түгелдер. Ул Аллаһы Тәгалә Сәббүх һәм Котдүстыр (ягъни кимчелекләрдән бик пакь вә мөнүз) булучыдыр, вә дәхи Җәбраил фәрештәнең вә барча фәрештәләрнең Раббы-сы булучыдыр. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка һич иләһ

юктыр. Без ул Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызның ярлыкануын сорыйбыз. Йә, Рабби, Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм җәһәннәм утыннан Сиңа сыгынабыз".

Рамазан аеның икенче ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкәгатьтән соң укыла торган зикер

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Сүбөхәәнәзил мүлки вәл мәләкүт.

Сүбөхәәнәзил гиззәти вәл гәзамәти

вәл куудүрати вәл кибрийәәъи вәл җәләәли

вәл җәмәәли вәл кәмәәли вәл җәбәрут.

Сүбөхәәнәл мәликил мәгбүде

Сүбөхәәнәл мәликил мәксуд

Сүбөхәәнәл мәликил мәсҗүде

Сүбөхәәнәл мәликил хәййиләзи

Ләә йәнәәмү вә ләә йәзәәлү вә ләә йәмүтү әбәдәә.

Сүббөхүн куддүүсүр раббүнәә

вә раббүл мәләәъикәти вәррух.

Ләә иләәһә илләллааһү нәстәгфируллааһ,

нәсъәлүкәл җәннәтә вә нәгүүзүү бикә минәннәәр".

Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкагатыпән соң укыла торган зикер

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Сүбөхәәнәл мәликил хәннән.

Сүбөхәәнәл мәликил мәннән.

Сүбөхәәнәл мәликил дәййән.

Әлмәгъруфии бид гофраан,

Вәл мәгъсүди бил ихсәәи.

Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ,

Әлфиракъ, әлфиракъ,

Йәә шәһри рамәәдан.

Аллааһүммә, йәә кадиим,

Йә дәимү, йәә галим.

Игьфирләнә, йәә кәриим,

Йә рахимү, йәә хәлим.

Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ,

Әлфиракъ, әлфиракъ,

Йәә шәһри рамәәдан".

Тәравих намазының егерме рәкәгатен укып бетергәч укый торган дога:

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Аллааһүммә салли гәләә мөхәммәдиү

вә гәләә әәли Мөхәммәдиү вәсәллим.

Аллааһүммә зәйииннәә бизиинәтил иимәәни

вә шәррифнәә бишәраафәтил

һидәәйәти вәл гирфәән.

Вә әкримнәә бисыййәәми шәһри рамәдаанә,

вәрзүконәәл җәннәтә вәлгуфраанә

вә тәкаббәл миннәә тәраавиихәнәә йәә сүбөхәәнү

вәстәҗибә дүгәә әнәә йәә хәннәнү

бифәдликә вә җүдикә йәә мәняәәнү.

Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин".

Мәгънәсе: "Йә, Раббым! Мөхәммәд галәйһисәлләмгә вә аның җәмәгатьләренә рәхмәт вә сәлам кыл.

Йә, Раббым! Безне иман зиннәтләре белән зиннәтлә, гыйлем вә тәүфыйк белән шәрәфәтле кыл, рузабыз белән хөрмәтле кыл. Безгә җәннәтне вә барлыкны насыйп кыл. Йә,

Раббым! Безнең тәравихларыбызны кабул кылсаң иде. Йә, Рәхмәт Кылучы Аллаһ! Фазлың вә Кәрамың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Йә, Камил Рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгалә! һәр нәрсә Синең рәхмәтең белән генә булучыдыр. Әмин".

Моннан соң өч рәкәгать витыр-вәҗиб намазы укыла, соңыннан сүрәләр, аятьләр укып дога кылабыз.

Тәравих намазы җәмәгать белән укылса, аннан соң витыр-вәҗеб намазы да җәмәгать белән укыла.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең кардәше Габдулла ибне Габбәс р.г. бер риваятендә: «Пәйгамбәребез Рамазан аенда 20 рәкәгать тәравих намазын һәм аннары витыр-вәҗиб намазын укый иде», — дигән.

Тәравих намазын өйдә дә укып була, ләкин мәчеттә

җәмәгать белән уку саваплырак.

Тәравих намазы укуның хасиятләре

Хәзрәти Гали р.г. риваять иткән: "Рамазан аенда укыган тәравих намазының фазыйләтләре:

Беренче кичтә бер мөэмин тәравих намазын укыса, аның

барлык гөнаһлары ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә гамәлләрен кабул итеп, өмет иткән дәүләтенә ирештерер.

Икенче кичтә укыса, Хак Тәгалә анасының һәм атасының гөнаһларын ярлыкар.

Өченче кичтә укыса, фәрештәләр әйтерләр: "Йә, мөэмин! Аллаһы Тәгалә синең гыйбадәтләреңне кабул итеп, гөнаһларыңны гафу-мәгъфирәт итте".

Дүртенче кичтә укыса, Тәүратны, Инҗилне, Забурны, Коръәнне хәтем кылган савап булыр (хәтем — китапны тулысынча укып чыгу).

Бишенче кичтә укыса, Мәккә-Мәдинәдә мәсҗед Харам һәм мәсҗед Аксада намаз укыган савабы бирелер.

Алтынчы кичтә укыса, Бәйтелмәгмурны тәваф кылган савабы һәм аның һәр ташы ул мөэмин өчен ярлыкауны теләрләр.

Җиденче кичтә укыса, Муса галәйһиссәләм фиргавен белән сугыш кылгандагы савабы бирелер.

Сигезенче кичтә укыса, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм

белән Бәдер сугышында бергә булган кебек булыр. Тугызынчы кичтә укыса, Дауд галәйһиссәлләм» белән бергә гыйбадәт кылган савабы булыр.

Унынчы кичтә укыса, Сиратны елтыр кебек үтәр.

Унберенче кичтә укыса: кабул булмыш сөннәт хаҗәтенең савабы бирелер.

Уникенче кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә барча куркулардан сәламәт булыр.

Унөченче кичтә укыса, Бәйтелмөкаддәсне бина кылган

савабы бирелер.

Ундүртенче кичәдә укыса, Кадер кичәсендә уяу торган савабы бирелер.

Унбишенче кичтә укыса, хаҗәте үтәлер, догасы кабул булыр, ахирәттә дәрәҗәләр бирелер.

Уналтынчы кичтә укыса, Дөньядан үткәндә һәм кыямәттә кәлимә-и-таибәне әйтер, «Ләә иләәһә илләллааһу Мөхәммәдәр-расүлуллаһ».

Унҗиденче кичтә укыса, Җәннәти Әгълаәдә урынын күрмичә дөньядан чыкмас.

Унсигезенче кичтә укыса, шәһидләр саваплары кебек әҗер бирелер.

Унтугызынчы кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә ярдәмчесе булыр.

Егерменче кичтә укыса, Пәйгамбәребезне төшендә күрмичә дөньядан китмәс.

Егерме беренче кичтә укыса, җир һәм күктәге фәрештәләр аны ярлыкауны эстәрләр, Аллаһының ризалыгын табыр.

Егерме икенче кичтә укыса, Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтендәге ятимнәрне вә колларны ризык биреп туйдырган кебек савабы бирелер.

Егерме өченче кичтә укыса, Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтендәге тоткыннарны азат кылган кебек булыр.

Егерме дүртенче кичтә укыса, Китабы (гамәл дәфтәре) уң яктан бирелер.

Егерме бишенче кичтә укыса, Үлем фәрештәсе күркәм сурәттә килер, җәннәт белән сөенеч биреп җанын алыр.

Егерме алтынчы кичтә укыса, үлгәндә Аллаһы Тәгаләнең

ярдәме белән фәрештәләр шайтан хәйләсеннән сакларлар.

Егерме җиденче кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән җәһәннәм капугысы багланыр.

Егерме сигезенче кичтә укыса, Аллаһы Тәгалә оҗмах сакчыларына әйтер: «Оҗмах капуларын ач! Теләсә кайсысына керсен».

Егерме тугызынчы кичтә укыса, Әюб галәйһиссәләм авыруына сабыр иткән савапны бирер һәм гөнаһлары ярлыканыр.

Утызынчы кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән гәрш астында бер мөнәди кычкырыр: "Тәравих укыганнар җәһәннәмнән котылдылар, өмет иткән җәннәтләренә һәм дидарын күрү дәрәҗәсенә ирештеләр". Аллаһы Тәгаләнең олуглыгы белән ант итеп әйтә: «Ул колларны гафу иттем», дип. Аннан соң Аллаһы Тәгалә боерыр: «Шуларның һәркайсы өчен — кирәк ир, кирәк хатын булсын, барчасының кулына ышаныч кәгазе язып бирергә!" Җәһәннәмнән котыл­ганлыкка һәм сиратны тиз кичкәнлеккә яраклы кәгазьне бирер. Беркем ихлас белән тәравих намазын укыса, шиксез бу савапларга ирешер".

Хатыйп ГӘРӘЙ әзерләде


P. S. Кичә Казандагы "Ярдәм" мәчетендә Рамазан ае уңаеннан беренче ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда Татарстанның, Россиянең төрле өлкәләреннән килгән күрмәүчеләр, мәхәллә халкы катнашты. Күрмәүче мөгаллим Фәнис хәзрәт Мингәрәев быел гомрә хаҗына киткәнлектән, 1000 кешегә исәпләнгән чатырда вәгазьне Рамил хәзрәт Ибраһимов алып барды. Аның вәгазе Рамазан ае фазыйләтләренә багышланган иде.

Бүген, ягъни 19 июньдә, изге җомга көнендә мәчеткә Үзбәкстан Диния нәзарәтеннән Әбдерәсүл хәзрәт килеп, Татарстан мөселманнарын бу олуг вакыйга уңаеннан котлады һәм үзенең уразага багышланган вәгазен сөйләде. Әбдерәсүл хәзрәтнең әйтүенчә, бу көннәрдә Үзбәкстаннан 4 имам Казанга килгән. Үзбәкстан мөфтие киңәшчесе, Бакабад каласы имам-хатибы Ибраһим хәзрәт, Алмазар районының "Дусҗанбай" мәчете имам-хатибы Бәһрәм хәзрәт, Бостанлык районының "Сори Эшон Абдали" мәчете имам-хатибы Ленур хәзрәт һәм Юнысабад районындагы "Кулол Курган" мәчете имам-хатибы Әбдерәсүл хәзрәт Казандагы "Мәрҗани", "Нурулла", "Солтан", "Хөзәйфә", "Ярдәм" мәчетләрендә 15 көн эчендә чыгышлар ясаячаклар, вәгазь сөйләячәкләр.

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе