Нәзер әйттеңме, кичектермичә үтә!

(Бер хәзрәтнең сөйләгәннәреннән язылды)
Бибиәсма үзенең хәләл ире Солтан белән бер авылда күркәм генә гомер кичергәндә, сугыш дигән афәт башланды.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 28
(Бер хәзрәтнең сөйләгәннәреннән язылды)
Бибиәсма үзенең хәләл ире Солтан белән бер авылда күркәм генә гомер кичергәндә, сугыш дигән афәт башланды. Шулчагында Бибиәсманың 5 ир баласы өчен борчылудан йөрәге кысылып куйды. Ник дигәндә, инде аларның бишенче уллары Хәмит тә балигъ яшенә җитеп килә иде.
Бибиәсманың тәүге улы Сәет ире Солтан белән бер вакытта ук диярлек яу кырына китте. Сугышның ни дигәнен дә белмәгән сабыр холыклы бала 1941 елда ук башын салды. Шул чагында Бибиәсманың башында беренче чал бөртекләр күренде. Бу баласы кызлар кебек ягымлы, нәзакәтле иде аның. Гаиләдәге башка малайларны карашуда да Сәет теләп булышты. Өйдәге бөтен эшне башкара иде ул. Кызлары булмагангамы, бу эш ирләрнеке, монысы хатын-кызларныкы дип бүлешү юк иде аларда.
Бибиәсманың икенче улы Кәрим исә 1942 елда Волхов фронтында ятып калды. Чолганышка эләккәннәр дип сөйләделәр аларны. Каберләрен дә таба алмаганнар мескеннәрнең. Сазлык эчендә яталардыр инде бәгырь кисәкләрем.
Бибиәсманың өченче һәм дүртенче уллары танкист иде, алар 1943 елда Курск дугасы янында һәлак булдылар. Сәлим исемле өченче улы танк эчендә янып үлде. Бик батыр егет иде Сәлим. Авылда вакытта да сугыш чукмары иде ул. Борынын канатып кайткан чаклары да булмады түгел. Шулай да абруе зур иде аның. Дошманның 3 танкысын яндырган диделәр. Бибиәсмага улының "Батырлык өчен” орденын китереп бирделәр. Улының орденын кулына алу шатлыклы хәбәр булса да, өченче һәм дүртенче улларын югалту ачысы бик авыр иде Бибиәсмага. Елый-елый күз кабаклары шешенде. Ул томанлы күрә башлады.
1944 елда ире Солтан минага басып шартлагач, Бибиәсма хәлдән тайды, бөтенләй аяктан егылды. Мондый гарасатны бөтен ил белән күтәргәнгә күрә генә эчендә чыгарга торган җанын саклап калды. Якын кешеләре өчен никадәрле күз яшьләре түккәнлеген ул үзе генә белә дә, бер Аллаһ кына беләдер.
Инде менә бишенче баласы Харисны да фронтка алдылар. Соңгы өметенең исәнлеге өчен Бибиәсма барлык белгән догаларын укыды. Әгәр монысы да җан тәслим кылса, андый хәлне кичерә алмаячагын белә иде Бибиәсма. Ул: "Әгәр бу улым сугыштан исән кайтса, сыерымны суйдырам”,-дип нәзер әйтте. Бибиәсманың бу сүзләре фәрештәләрнең "Амин” әйтеп торган чагына туры килдеме, чынлап та аның соңгы баласы яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайтты. Шатлыгының иге-чиге булмады бу мизгелләрдә ана кешенең. Ул инде үз токымына кемнеңдер каргышы, ләгънәте төшкәндер дип тә уйлый башлаган иде. Менә бит әле өмет сүнмәгән, чаткысы калган икән. Бәхеткә, куанычка гына була күрсен.
Беркөнне теге вакытта улым исән-имин кайтса, сыерымны суяр идем дигән нәзере исенә төшеп, эсселе-суыклы булып китте Бибиәсма ханым. Сыеры бик кызганыч булып тоелды аңа. Бердәнбер ашатучысы бит ул аларның. Авылда сыерсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый, лабаса. Бибиәсма теге вакытта нәзер әйтүенә инде үкенә дә башлады. "Тормышлар бераз рәтләнгәч, үтәрмен әле нәзеремне”,-дип уйлады ул. Ә, кем әйтмешли, калган эшкә кар ява. Үзенең нәзерен үтәүне Бибиәсма һаман чикерә килде. Ә берзаманны ул аны инде онытып та җибәрде. Аннары бу чорларда дингә каршы көрәш башланды. Халыкта "Дин — әфьюн ул»,-дигән сүзләр таралды. Кешеләр Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанмаска кереште. Имансызлык, дәһрилек чоры чәчәк атты. Муллаларның кайберләрен сөргенгә җибәрделәр, икенчеләрен атып үтерделәр. Бихисап кешеләрне кулга алдылар, төрлечә җәзалап, җаннарын кыйдылар. Шулар фонында Бибиәсма ханымның нәзергә суярга дигән сыеры бик кечкенә бер бөҗәккә әйләнеп калды.
Нәзер әйтеп тә, аны үтәмәгәннәргә Аллаһының җәзасы каты булчагы турында Бибиәсма әле белми дә, аңламый да иде шул. Ә ул көн килде. Бүген иртәдән үк Бибиәсманың йөрәге үз урынында түгел иде. Башы да авыртып, хәле китеп торды. Шул көнне соңгы улы Харис юл һәлакәтенә эләгеп, аның җан тәслим кылу хәбәре килгәч, Бибиәсма ханым бөтенләй тынсыз калды, бөгелеп төште. Йөрәге сулкылдап тибәргә кереште. Аның кулыннан эш төште, күзгә күренеп картайды. Ни үле, ни тере түгел иде ул әлеге мизгелләрдә. Менә шул чагында аның нәзер корбанына суярга тиешле сыеры кинәт исенә төште. Раббыбыз каршында ул үзен бик гаепле сизде. Әмма эш узган, кем әйтмешли, чабата тузган иде инде. Ә инде улы үлеп, аның өчесен уздырырга да өлгермәделәр, Бибиәсманың сыеры авыл янындагы зур чокырга төшеп теге дөньяга китте.
Мондый зур бәла-казаларга Бибиәсманың да йөрәге түзмәде: улының җидесен аның туганнары үзләре генә генә уздырды, чөнки Бибиәсманың күзләре мәңгегә йомылды. Әмма ул Пәйгамбәребезнең (с. г. в.): "Бер кеше Аллаһы Тәгалә әмеренә итагать кылу белән нәзер итсә, шул нәзерен үтәсен; бер кеше Аллаһы Тәгаләгә гөнаһ эш белән нәзер итсә, шуны үтәмәсен”, дигән хәдисен белмәде, күрәсең.
Олуг галимебез Ризаэддин Фәхретдиннең "Җәвамигуль кәлим шәрхе» дигән китабының 558 нче битендә "...мал белән нәзер итү мал исраф кылудан башка бер нәтиҗәсе күрелми торган эш” дигән юлларын укыган булса да, Бибиәсма ханымга комачауламаган булыр иде, әлбәттә.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Редакциядән: Мөхтәрәм җәмәгать! Сезне узып баручы Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә шуны хәбәр итәбез: әгәр нәзер һәм гакыйкә корбанына сарык чалдырырга ниятегез булса, бу гамәлне кичектермичә, Казандагы "Сөләйман” мәчете әһелләренә мөрәҗәгать итеп эшли аласыз.
Телефоны: 240-77-11

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе