Кулаткы укулары узды

Ульян өлкәсе Кулаткы районында Кулаткы укулары узды. Анда Баш мөфти катнашты.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 25
Бишенче Кулаты укулары татар мәхәлләсен оештыруга багышланды.Ульяновск өлкәсе Кулаткы районында 100% татар яши. Бу Русиядәге саф татар районы.

Җыенны Үзәк Дини идарәнең Ульян мөфтияте оештырды. Мөфти Сәүбән Закиров милләтне, динне саклауга багышланган чараларны даими оештырып тора. Укуларның дәрәҗәсен анда катнашкан кунакларның күплеге күрсәтеп тора. Кулатка укулары Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин, Үзәк Дини идарәнең баш казые Вәгыйз Яруллин, Дәүләт Советы депутаты, татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Татарстан казые Җәлил Фазлыев, Казанның 1000 еллык мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин, Чуашстанның «Гөлстан» мәдрәсәсе ректоры, мөфти урынбасары Наил Җамалетдин һәм башкалар катнашты.

Фәрит Мифтахов «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясе турында чыгыш ясады. Бу уңайдан фәнни җыеннар оештыру, аңа үзгәрешлшәр кертелү, шәһәр мәхәлләсе турында белдерде.

- Кулаткы укуларын уздырып, биредә җитди проблемалар күтәрү, аларны хәл итү юлларын эзләү, динебез һәм милләтебез үсеше турында фикер алышу Ульян татарларының ныклы позициядә булуын күрсәтә.

Яңа гасыр татар-мөселман милләтенә яңа таләпләр куя. Моннан йөз ел элек татар милләте белән ислам дине бербөтен, ягъни аерылмас булган. Ләкин 1990 еллардан соң динебезгә традицион булмаган агымнар килеп керү аркасында татар факторын читкә тибү галәмәте башланды. Бүген Аллага шөкер татар факторының әһәмиятен аңлау башланды. Чөнки татарлыктан башка традицион исламны үстереп булмый. Ә инде Русиядә ислам динен татар факторыннан башка саклау да авыр. Татар мәхәлләсе — ул традицион исламның зур бер өлеше-, диде Фәрит Мифтахов.

Ахырда кунаклар ишан Хабибулла Хансаваров каберен зиярат итте.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе