Казан Универсиада белән хушлашты

Узган төндә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ябу тантанасы азагында...

БӘЙЛЕ
2013 Июл 18
Узган төндә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ябу тантанасы азагында, "Kazan-Arena” стадионында пирамида рәвешендәге сәхнә корылмасы өстендәге Универсиада Уты сүнде. Бу мизгелләрдә күпләрнең күзләренә яшь тулды, тамакларына төер тыгылды. Ничек кенә моңсу булса да, һәрнәрсәнең башы булган кебек, азагы да була. Бу Казанда унике көн дәвамында барган олы спорт бәйрәменә нокта кую иде. Һәркемнең исендәдер, 2013 нче елның 6 нчы июлендә Универсиада уты Уеннарның ачылыш тантанасы ахырында матур итеп кабынып киткән иде.

Шулай итеп, кичә һәммә кеше янә Универсиада тантанасында очрашты, әмма бу юлы инде кочаклашып саубуллашу өчен. Әйтергә кирәк, 45 мең кешене сыйдыра алучы стадион, баксаң, Универсиада тантаналары өчен кечкенә булган икән. Шыгрым тулган стадионга килә алмаучылар, соңгы көннәрдә билет юнәтергә тырышып йөрүчеләр байтак иде.

2013 нче елгы Универсиада ачылышы, Универсиада хуҗабикәсе Россиягә, Татарстанга, аның мәдәниятенә, сәнгатенә, фәнни казанышларына багышланып, милли төсмерләргә бай булса, бүгенге шоу тулысынча тарихка кереп калган унике көннең төп каһарманнары – спортчыларга мәдхия җырлаудан гыйбарәт булды. Шоуның төп герое – студент-спортчы. Тамаша барышында Универсиада шаһитләре ярышларның татлы мизгелләрен генә искә төшереп калмады, шоуның һәр бүлеге спортчылар тормышының көн үзәгендә булган актуаль темаларга, аның хис-кичерешләренә багышланды.

Ачылыш тантанасында стадионның үзәгендәге сәхнәдән тыш мәйдан су белән тулып, сценарийның аерылгысыз бер өлеше булган булса, бүген ул бассейн корытылып, Универсиадада эшләгән 3 мең волонтер өчен олы танцпол булып хезмәт итте. Билгеле, 20 мең волонтерны бу урынга сыйдырып булмас иде, мөгаен.

Ачылыштагы кебек үк тамашачыларга шоу барышында яктыртырга кирәк булган фонарьлар һәм башка кирәк-яраклар салынган рюкзаклар өләшенде. Әмма бүген анда гадәти булмаган әйбер – открытка да салынган иде. Шул рәвешле, тамашачылар теләкләр, хыялларын язып, бәйрәм дәвамында открыткаларны волонтерларга тапшырды, ә соңгылары теләкләр белән тулган капчыкларны үзәктә урнашкан зур Теләкләр агачы кәүсәсенә тутыра барды.

Тамашачыларга махсус ябу тантанасы өчен әзерләнгән видеоролик күрсәтелде. Ул "шәһәр Универсиаданы кабул итә” темасын ачып бирүче ачык кадрлардан гыйбарәт булды. Ярышлар вакытында спорт объектлары, халык белән тулы урамнар, "Мәдәни Универсиада” вакыйгалары һәм Универсиадага кагылышлы башка кадрлар югарылыктан тасвирланды.

Алга таба тантанада мәртәбәле кунаклар РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Галльен катнашуы игълан ителде. Сүз уңаеннан, Универсиаданы ябу тантанасында шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – Универсиада-2013 Оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU ның беренче вице-президенты – Россия студентлар берлеге башлыгы Олег Матыцин, ТР ның беренче Президенты – ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты. Дәрәҗәле кунаклар санап үтелгәннән соң, "New Kids” балалар хоры башкаруында Россия Федерациясе гимны яңгырады.

Аннан соң тантанада катнашучыларга сәламләү чыгышы белән РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте. "Казанда узган Универсиада, Сочидагы Олимпиадага яхшы пролог булды”, - дип, Дмитрий Медведев Казандагы Уеннарның Олимпия уеннарына кадәр лаеклы кереш өлеш булуын билгеләп узды. Ул һәммә кешене рус һәм татар телендә "хәерле кич” дип сәламләп, бүген кичерә торган мизгелләрнең бик дулкынландыргыч һәм моңсу булуын ассызыклады. "Без 2013 нче елгы Универсиада белән хушлашабыз. Безнең өчен аны Россиядә, Казанда уздыру зур мәртәбә булды. Бөтен дөньяга студентлар спорты бәйрәмен бүләк итүчеләрнең барысына да бик рәхмәтлемен. Спортчыларга, тренерларга, волонтерларга, барлык җанатарларга – олы рәхмәт. Ниһаять, Казанга зур рәхмәт. Сезнең һәммәгездән башка бу көннәрне күреп булмас иде”, - дип белдерде Премьер-министр.

Шоу мәйдан уртасында куелган зур символик ачкычны борып ачылган музыкаль шкатулкадан башланды. "Россия – кеше кыяфәте белән сыйфатланган планета” исемле шоуның беренче эпизоды Россия табигатенә багышланды. Гарик Сукачевның "Напои меня водой” популяр җыры астында экраннарда ил территориясендә булган уникаль табигый тыюлыклар, дөньяда сирәк калган флора һәм фауна вәкилләре – хайваннар һәм үсемлекләр күрсәтелде. Махсус эффектлар ярдәмендә, тамашачы үзен гүя шул урыннарда күк хис итте. Гарик Сукачев белән бергә сәхнәдә 13 музыкант һәм 80 биюче булды. Тагын ике һава гимнасты матур дирижаблда сәхнә өстеннән очып йөрде.

Алга таба спортчылар парады башланды. Волонтерлар мәйданга Уеннарда катнашкан 162 илнең байрагын алып чыкты. Барлык тамашачылар үз илен яклап, аяусыз көч сынашкан спортчыларны аягүрә басып сәламләде.

Аннан соң "We Are Young” җыры яңгырады. Яшьлеккә, студентчылыкка һәм иреккә дан җырлауны асылына алган популяр бу җырны Россия җырчылары Сергей Лазарев, Тимур Родригез, Нюша һәм Татарстанның атказанган җырчысы Эльмира Калимуллина башкарды. Барлык илләрнең байракларын берләштереп, җыр азагында сәхнә уртасына зур кызыл йөрәк төште.

Сценарий видеороликлар һәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Чираттагы видеоязма спортчының эчке күңел халәтенә багышланган иде. Һәр тамашачы бу минутларда ярыш мәйданына чыгыш ясарга, үз иле данын якларга чыккан спортчының йөрәк тибешен ишетте, җиңүгә омтылышын күзләреннән укыды, җиңелү китергән ачы хисләрен һәм җиңү нәтиҗәсендә туган күңел күтәренкелеген тойды, үзен шушы студент-спортчы урынына куеп карады.

Концерт программасын "Zdob şi Zdub” молдавия төркеме башкаруында "Видели ночь” ("Кино” төркеме” җыры) чыгышы дәвам иттерде. Алга таба спортчыларның үз телләрендә "Вместе” дип һәм "U are the World” дип кычкырган видеоролигы тәкъдим ителде. Алга таба сәхнәгә "GUN” җыры белән "Серебро” төркеме чыкты. Аларның чыгышы һавада бер-берсенә каршы килүче ике объектның якынаюы белән озатылды. Хәрефләрдән "LUV” сүзе ясалгач, стадиондагы һәммә кеше күршесе белән кочаклашып үбешергә тиеш иде. Һәрхәлдә, сценарийны язучылар шулай ниятләгән булган, әмма бу урында экраннарда берничә гашыйк парның гына бер-берсенең кочагына сыенуы күренде.

Тантанада барышында волонтерларның Универсиадага керткән өлеше билгеләп үтелде. Видеороликта алар үзләренең ни өчен волонтерлыкка баруын, бу рольдә эшләүнең өстенлекләрен аңлатып узды. Хис-кичерешләре белән уртаклашучы волонтерлар арасында "көмеш” яшьтәгеләре дә бар иде. Волонтерлар хөрмәтенә салют аттырылды. Алга таба бәйрәм яшьләр мохитендә популяр саналган "Би-2”, "Каста” төркемнәре һәм чыгышы белән Украинадан булган Россия җырчысы Елка чыгышы белән дәвам итте. "Сочиняй мечты” җыры астында барлык тамашачылар, шулай ук рәсми затлар да, кулга-кул тотынышты, шул рәвешле, тере чылбыр хасил булды.

Аннан соң яшьләрнең яраткан төркемнәренең берсе "Мумий Тролль” төркеме чыгыш ясады. Аның солисты Илья Лагутенко "Малек” җыры белән чыгыш ясагач, тамашачылар күңел кылларын кузгатырлык мизгелләр кичерде. Казанның 1 нче балалар тудыру йорты белән оештырылган телевизион күпер кысаларында, Универсиаданы ябу тантанасы барышында сабый тууы күрсәтелде. Якты дөньяга аваз салган малайны бөтен стадион, Россия һәм бөтен дөнья көчле алкышлар белән сәламләде. Тулгак газапларыннан котылып, җиңел сулап куйган, өстеннән зур йөк төшкән бәхетле ананың, яңа туган нарасыен күкрәгенә салып, аны сыйпап, нәни тәпиләрен тотып яту күренеше, иң каты бәгырьле тамашачының да күңелен йомшартырлык иде.

Алга таба "Guru Groove Foundation” төркеменең "My Baby” җыры астында тамашачыларга гади генә әйберләргә дә сөенә белән торган самими балачак чорын искә төшерү кебек сюрприз ясалган иде. Барлык кеше сабыйларча кәгазь очкычлар атыша башлады. Бу күңелле процесста Дмитрий Медведев та катнашты, ул да һавага берничә очкыч җибәрде.

Аннан соң Татарстанның атказанган артискасы, "Голос” проекты җиңүчесе, Татарстанның Яшел Үзән районында туган Динә Гарипова "What if” җырын башкарды. Тамашачыларга сюрприз итеп, Динә җырның бер куплетын татар телендә җырлады. Алга таба тамашачылар Универсиаданың рәсми булмаган гимны – "Человек, живи!” җыры астында, волонтерлар артыннан хәрәкәтләрне кабатлап, үзенә күрә бер флешмоб тудырды.

Илсур Метшинның Универсиаданың әһәмиятен ассызыклап ясалган чыгышыннан соң, Клод-Луи Галльен Универсиаданы ябык дип игълан итте. Стадионда "Gaudeamus” гимны яңгырады. Тамашачылар аны басып тыңлады. Шулай итеп, тантананың моңсу мизгелләре дә якынлашты. "Казан 2013” оештыру комитеты вәкилләре - Илсур Метшин, Олег Матыцин һәм ФИСУ президенты Универсиада әләмен 2015 нче елда Уеннарны үзләрендә кабул итәчәк Кореянең Кванджу шәһәре җитәкчелегенә тапшырды. FISU әләмен Кванджу мэры һәм Универсиада-2015 оештыру комитеты рәистәше Кан Ун Тэ, Корея Республикасы Олимпия комитеты президенты Ким Чжун Хан кабул итеп алды. Традиция буларак, сәхнә Көньяк Кореяне презентацияләүчеләр хозурына бирелде.

Әкренләп, тантананың кульминация ноктасы якынлашты. Стадион караңгылыкка чумды, һәм экрандагы йөрәк тибеше астында 10 нан нульгә кадәр саналгач, экрандагы йөрәк тибеше астында Универсиада уты сүндерелде. Бу вакытта сәхнәгә "Мы разбиваемся” җыры белән Земфира чыкты. Тамашачылар сары фонарьчыкларын яндырырды – бу үзенә күрә утның бер өлешен йөрәкләргә күчерүне гәүдәләндерде. Җыр барышында, югарыда телгә алынган теләкләр язылган открыткалар тутырылган зур һава шары һавага күтәрелде.

Шулай итеп, ничә ел ашкыну хисләре белән көткән, әзерлек барышында төрле мәшәкатьләренә, кыенлыкларына түзгән, аның исән-сау узуын ихлас күңелдән теләгән без, татарстанлылар, казанлылар өчен Универсиада тәмам. Уеннар, Татарстан тарихында яңа алтын битне хасил итте, киләчәк буынга, балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләрлек хатирәләр бүләк итте. Күпләр стадионнан өйләренә яшьле күзләре белән таралышты. Шатлык, шул ук вакытта моңсулык, күңелләргә шундук кереп оялаган бушлыктан кичергән күз яшьләре иде ул.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе