Яңа елда – яңа төр ризыклар

Европа һәм япон кухнялы “Рәйхан” кафелары челтәре бирегә туклану максаты белән килүчеләргә Яңа елда яңа ризыклар чыгара башлый.

БӘЙЛЕ
2013 Янв 04
Европа һәм япон кухнялы "Рәйхан” кафелары челтәре бирегә туклану максаты белән килүчеләргә Яңа елда яңа ризыклар чыгара башлый. Инде бүгеннән үк Мәскәү урамындагы 2 а йортта урнашкан кафеда кешеләр тавык канатларын, сыр соусында яки яшелчә белән бергә кыздырылган сыер һәм тавык итен татып карый ала. Ит яратучылар калын итеп киселеп, сыйфатлы әзерләнгән сыер итеннән авыз итәргә мөмкиннәр. "Рәйхан”ның Европа кухнясы "Ассорти”, "Душевный”, Италия салатлары һәм "Везувий”, "Микс” пиццалары белән тулыландырылды.

"Рәйхан”ның аш-су осталары 2013 елда әле тагын башка төрле яңа тәмле ризыклар белән куандырачаклары турында вәгъдә кыла. Якын арада Вишневский, 12; Әпсәләмов, 13 адреслары буенча урнашкан "Рәйхан” кафеларында да меню яңартылыр, дип көтелә.

"Рәйхан” кафесы казанлылар һәм башкала кунаклары, шулай ук мөселманнар өммәте арасында абруй казанды, чөнки барлык ризыклар да хәләл продуктлардан әзерләнә.

Шунысы да мәгълүм булсын: кафелардан җыелган керем "Ярдәм” фондында туплана, ә ул акчалар исә "Сөләйман” мәчете каршындагы күзләре күрмәүчеләрнең Тернәкләндерү үзәге чыгымнары өчен тотыла.

"Рәйхан” кафесының бер ел эшчәнлеге вакытында биредә ятим балалар һәм тернәкләнү курсларына килгән сукырлар өчен социаль характердагы берничә хәйрия ашы үткәрелде.

Бүгенге көндә "Рәйхан”да дуслар яки гаилә әгъзалары белән килеп, тәмле, татлы ризыкларны татып карарга, Европа һәм япон кухнясы белән танышырга мөмкин. Шулай ук биредә югары тизлектәге Wi-Fi интернетына тоташу мөмкинлеге бар.

Шәһәребезнең төрле урыннарында урнашкан кафеларга кереп, тиз генә тамак ялгап чыгу ихтималы бар, мондагы яңа меню иң нечкә зәвыклыларны да канәгатьләндерерлек итеп төзелгән.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе