Истанбулда Тукайны искә алдылар

14 апрельдә Истанбулда җирле татарлар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алды.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 16
14 апрельдә Истанбулда җирле татарлар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алды. Мәдәни чарага Төркиянең төрле шәһәрләреннән татар җәмгыятьләре вәкилләре җыелды. Җирле татарларны Түбән Кама татар дәүләт театры төркеме дә үз чыгышы белән куандырды.

Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган чарада Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов, Русиянең Истанбулдагы консул-киңәшчесе Александр Хапилов, "Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте башлыгы Гөлтән Ураллы, Төрки дөнья шәһәр хакимиятләре берлеге сәркатибе ярдәмчесе Мостафа Ак һәм Төркиянең төрле шәһәрләрендә урнашкан татар җәмгыять вәкилләре катнашты.

"Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы үз чыгышында Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗатының татар халкы өчен никадәр әһәмиятле булуын һәм шагыйрьгә Төркиядә бик күп игътибар бирелгәнен ассызыклады.

​​Русиянең Истанбулдагы консул киңәшчесе Александр Хапилов үз чыгышында Тукайның төрек, татар һәм рус мәдәниятендә олы урын алып торуын билгеләп узды һәм моның ише мәдәни чаралар халыклар дуслыгын арттыруга зур өлеш керткәнен ассызыклады.

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Төркиядә татар мәдәниятен һәм әдәбиятын таныту өчен күп эшләр башкарылганын билгеләп узып, моны Президент Миңнехановның шәхси теләге белән эшләнүен дә өстәде. Министр шулай ук Истанбулда ачылган Габдулла Тукай паркында тиздән әдипнең һәйкәле дә куелачагын хәбәр итте.

"Шүрәле” гарәпчә дә яңгырады

Чарага килгән кунаклар Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормышына багышланган чыгышларны, җыр-биюләрне тамаша кылдылар. Төркиядә яшәгән татарларның балалары Тукайның кечкенәләр өчен язылган шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр, биредә укучы Татарстан һәм башка төрки дәүләтләрдән килгән студентлар Тукай шигырьләрен төрекчә, татарча, төрекмәнчә, башкортча укып күрсәттеләр.

Тамашачыларның игътибарын аеруча "Шүрәле”не гарәпчә укучы студент җәлеп итте. Фәләстиннең Газзә шәһәреннән килеп Истанбулда укучы Алә әл-Кудва: "Тукай әдәбияты гарәп теленә дә тәрҗемә ителгән, шуңа күрә ул гарәп дөньясында да киң танылган шагыйрь”, диде.

Бу көннәрдә Төркиядә гастрольләрдә булган Түбән Кама татар дәүләт драма театры төркеме тамашачыларны үзенең киң һәм бай програмы белән сөендерде. Артистлар халыкара театраль фестивальдә катнашыр өчен Конья шәһәренә юл тоттылар.

Рәхмәт белдерүләр

Чараны оештыручылардан булган "Идел-Урал төркиләре” оешмасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга рәхмәт хаты тапшырды. "Моңарчы безгә гел ярдәм кулы сузып тордыгыз. Киләчәктә дә ярдәмегез дәвам итәр”, дигән өмет белдерде министрга оешма җитәкчесе Гүлтән Ураллы.

Сибагатуллин Татарстан Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Айдар Гашыйгуллинга һәм вәкиллекнең беркетмә мөдире Пәрвин Эндерга Татарстан президентының рәхмәт хатын тапшырды. Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов Түбән Кама театрына рәхмәт хатын тапшырды. Чара бергәләп "Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.​ дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе