Илдар хәзрәт Баязитов үзенең Чистайга визитын "Әнәс” мәчетен караудан башлады. Биредә ул танылган татар ишаны, нәкешбанд шәехы Мөхәммәдзакир Чиставиның истәлегенә багышланган укулар үткәрүне әзерләү утырышында катнашты. Бу утырышны исә "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Әлеге чарада шәехның укуларына Татарстан, Башкортстан һәм Дагыстан галимнәрен чакыру мәсьәләсе дә каралды.
Аннары Илдар хәзрәт "Әнәс” мәчете призына армлеслинг буенча үткәрелгән Бөтенроссия турниры ярышларын карады. Чистайның Мәдәният йортында Россиянең 20 ләп төбәгеннән килгән спортчылар көя сынашты. Оештыручылар билгеләп узганча, әгәр бу бәйгедә 22 төбәктән килгән спортчылар катнашса, җиңүчеләргә спорт мастеры кандидаты дигән мактаулы исемнәр биреп булыр иде.
2013 ел чынлап та бу төр ярышлар өчен борылыш чорына әйләнде. Тәүге тапкыр ул зур күләмдә һәм күп спортчылар катнашында уздырылды. Анда Башкортстан, Дагыстан һәм Чечня вәкилләре биһисап иде.
Әлеге чара "Әнәс” мәчетенең имам-хатибы Әбүбәкер хәзрәт Азизовның Коръән укуы илә башланды. Аннары кунаклар алдында Чистай муниципаль районы җитәкчесе Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясады һәм бу чараның мөһим булуын билгеләп узды. Чынлап та, җөмһүриятебезнең армлеслинг буенча спортчылары иң осталардан санала, ә Чистай мәктәбе бу төрдә Россия күләмендә зур казанышларга иреште. Үз чиратында, кунаклар һәм ярышта катнашучылар алдында Илдар хәзрәт Баязитов чыгыш ясап, Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде. Аның исеменнән Чистай районы җитәкчесе Илдус Әхмәтҗановка, имам-мөхтәсиб Алмаз хәзрәт Шәрифуллинга, "Әнәс” мәчетен төзегән данлыклы иганәче Тәлгат Әхмәтҗановка, Европа күләмендә җиңү яулаган спортчыларга рәхмәт хатларын тапшырды.
Мөфтинең урынбасары өйлә намазын "Әнәс” мәчетендә укыды, аннары ул биредә мәхәллә халкы белән очрашты, мөфти вазифаларын үтәүче Камл хәзрәт Сәмигуллин һәм үз исеменнән чыгыш ясады. Мәчет аксакаллары Татарстан мөфтие исеменнән сәламнәр ирештергәне өчен Илдар хәзрәткә рәхмәт әйттеләр һәм яңа Диния нәзарәтенә зур уңышлар теләделәр. Илдар хәзрәтнең Чистай районына эш визиты "Әнәс” мәчете мәхәлләсе халкы белән тантаналы аш мәҗлесе белән тәмамланды.
Әхмәт ХАЛИКОВ