Финляндия татарлары имамы, җурналның редакторы Рамил Билал сөйләвенчә, "Мәхәллә хәбәрләре" газетасы 1950-1980 елларда басыла. 2004 елда газета яңадан әзерләнә башлый. Хәзер татарлар басманы заманча итеп эшләргә булган.
"Мәхәллә хәбәрләре" җурналында татар җәмгыяте тарихына, аның бүгенге эшчәнлегенә, балаларга, туган телгә зур урын бирелә. Рамил Билал җурнал яшьләрдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләр дип ышана.
Хәзер Финляндиядә 1000 татарның милләт булып оешып яши алуы турында язып китик. Финляндия татарларының бабалары чыгышлары буенча Нижгар өлкәсенең Сергач районыннан күчеп килгән сәүдәгәрләр булалар. Алар 1870 белән 1920 еллар арасында Финляндиядә төрле сәяси сәбәпләр аркасында төпләнеп кала.Күпчелеге Хельсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә яши. Финляндия татарларының үз мәчетләре дә бар. "Ярвәнпә мәчете" исемле гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. Күптән түгел мәчет яңартылды.
Финляндия татарларының милли яшәешне саклауларының сере шунда - алар татар-мөселман мәхәллә системасы нигезендә яши. Ягъни шәһәр үзәгендә 4 катлы мәхәллә йортлары бар. Аның бер каты мәчет, кибет һәм мәдәни үзәк ролен үти. Татарлар мәхәлләгә теркәлгән. Милли салым (налог) дигән төшенчә яшәп килә. Әлеге акча дини вә милли эшләргә тотыла. Имам вазыйфаларын Рамил Билал башкара. Ислам җәмгыяте рәисе вазифасын Атик Али башкара. Елына берничә мәртәбә татарларның уртак мәҗлесе, милли кичәләр уза, җәен балалар өчен лагерь оештырыла. Шул рәвешле, Финляндия татарлары телне, динне саклап яши.
Александр Долгов

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык