Әфган сугышы – олы сабак

Тагын февраль аеның уртасы җитте диярлек. Мин бу көннәрдә авыр хисләр чолганышында калам.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 13

Тагын февраль аеның уртасы җитте диярлек. Мин бу көннәрдә авыр хисләр чолганышында калам. Моннан 17 ел элек, 1998 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстан җиреннән кире чыгарылды.

Адәм баласының яшәү рәвеше, яшәү максаты нидә соң?

Милләтебез гасырлардан гасырларга күчеп яшәгән. Төрле хәлләр, вакыйгалар, фаҗигаләр кичергән. Аның мирасы чуар. Төрле сугышлар, кан коюлар, югалтулар, ачы күз яшьләре милләтемнең битен юган. Шундый сәхифәләрнең берсе – Әфган сугышы. Шуның кайбер сәхифәләре белән сезне дә таныштырыйм әле.

“1984 елның 24 августы. Төнге атышларга, бомбаларга күнегә алмыйм. Атыш ишеткән саен сискәнеп китәм.
1 сентябрь. Хәзер без операциядә. “Панджер» тарлавыгы – ямьсез, котсыз җир. Без килеп җитүгә, атышлар башланды. Җанда язып бетереп булмаслык коточкыч хис. Чәчем такыр итеп кырылган иде. Шулай булса да, чәчемнең үрә торуын тоям. Анда-монда безнең янган машиналар аунап ята. Тарлавык төбендә “Панджер» елгасы ага. Суы - зәңгәр, агышы – тиз. Киңлеге безнең Сакмар суы шикелле.

1984 елның 2 ноябре. Югалтулар бар. 6 кеше һәлак булды. Дүртесен ерткычларча асканнар, күзләренә атканнар, колакларын, борыннарын кискәннәр. Табут озатучыларның кире әйләнеп кайтмаганнары да булды. Илаһым, мин үзгәртә алмаган хәлдән чыгуга көч бирсәнә!” дип яза Радик Әхмәрев.

Ул Гардез-Газни операциясендә мина куючылар төркемендә була. Юлда атышлар башлана. Таң атып килә. Шулчак бер БМП машинасы аларны куып җитеп узып китә һәм гөлт итеп кабынып, кара төтен астында кала. 18-20 яшьлек егетләр аяксыз-кулсыз юлга сибелгән. Алар арасыннан берничәсе генә исән кала. Сугышчыларның барысы да, шул исәптән Радик та аягын югалта. Һәлак булучылар Татарстаннан да байтак. Аналар улсыз, сабыйлар әтисез калды.

Әфган сугышы күпләрне тетрәндерде.

Мин андагы хәлләргә битараф кала алмыйча, аларны каршыларга Термезга барган идем. Аму-Дәрья буендагы Дуслык күперендә каршыладым якташларымны. Беренчеләрдән булып, 40 нчы армия генералы Борис Всеволодович Громов белән әңгәмә үткәрдем. Ул татар егетләре турында мактау сүзләре генә әйтте. Барлык аналарга да сәламен тапшыруымны үтенде. Барчабызга сабырлык теләде.

Гаскәрләр күпердән чыктылар да, үз төбәкләренә юнәлделәр. Эзли-эзли мин Чаллы, Азнакай, Түбән Кама һәм башка төбәкләрдән армиягә алынганнар белән әңгәмә кордым. Шуларның берсе күңелемә аеруча уелып калды. Күпердән үтеп, үзебезнең якка чыккач, бер егет җиргә капланып әллә җирне үпте, әллә туган ил туфрагын авызына капты. Бәлки аның әйткән нәзере яисә сүзе исенә төшкәндер. Сорарга өлгермәдем. Ул үзенекеләр артыннан йөгерде. Туган ил туфрагы кадерле шул. Гаскәр чыкканны күрүем турында әйтеп тә, язып та бетерү мөмкин түгел.

Язмышлар... Бик күпләрнең улларын көтүче ата һәм аналар кулында часть саннары язылган белдерүләр... Кайсылары исәндер дә, кайсылары кайдадыр?

Хәрби округ һәм чит ил журналистлары белән без бронетранспортерда “Могильник» дигән чүл даласына уздык. Анда чыннан да яндырылган, кәкрәйтелгән, тәгәрмәчләре чалшайган, корпусы имгәнгән сугыш техникасы каберлеге бар. Кыскасы, тимер-томыр зираты иде ул. Үзем шәхсән бер БМПга сикереп мендем дә, тирә-юньгә карадым. Биредә - күз күреме җиргә кадәр ватык-җимерек сугыш техникасы. Бик тырышып үрелсәм дә, тишек каскалар өеменә буем җитмәде. Аларда уңнан, сулдан, алдан, арттан атылган ядрә тишекләре бар. Мин аларның берсен генә өемә алып кайтып җиткерә алдым. Йөрәк яргыч каскалар өеме! Алар эчендә кемнәрнең газиз улларының башы булгандыр?

Сугыш берәүне дә аямый. Әфган сугышы да онытылырлык түгел. Анда Татарстаннан да күпләр һәлак булды. Сугыш ярасы алган инвалидлар да кызганыч. Шулай ук уллары һәлак булган гаиләләргә дә игътибар кирәк. Тик бүгенге көндә кемдә кем кайгысы бар?

Ә Әфган сугышы – олы сабак. Бүгенге көндә дә ил-җиребез тыныч түгел. Сугыш сүзен ишетүгә калтырап китәм. Бар фаҗига җанымны тырный.

Әфган сугышында катнашканнар турында күп яздым. Әле дә алар белән очрашып торабыз. Алар күңелендәге югалтулар, имгәнүләр бүген дә җаннарына тынгылык бирми.

Без, адәм балалары, моннан да сабак алырга тиешбез. Йә, Раббым, ил-көннәребезгә тынычлык бир, беркайчан да сугышлар булмасын, дип телибез.
15 февральдә без тагын әфганнар белән очрашачакбыз. Исәннәренә хәерле гамәлләр телибез, һәлак булганнарның рухын шат кыл, дип дога кылабыз.

Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, җәмәгать эшлеклесе

Фоторәсем архивтан алынды

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе