Динилек һәм миллилек – ике канатыбыз

Ислам диненең безнең борынгы әби-бабаларыбыз тарафыннан ирекле рәвештә кабул ителүе халкыбызга Шәрык кыйммәтләрен, аеруча андагы рухи казанышларны үзләштерүгә юл ача.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 13
Мәгълүм ки, Урта гасырларда гарәп-фарсы дөньясы гыйльми-мәдәни яктан җиһан цивилизациясенең үзәгенә, мәркәзенә әйләнә. Соңгы дәверләрдә алга киткән Гареб (Европа) тәрәккыяте үзенең үсеше белән шактый дәрәҗәдә мөселман Көнчыгышына бурычлы.

Ислам диненең безнең борынгы әби-бабаларыбыз тарафыннан ирекле рәвештә кабул ителүе халкыбызга Шәрык кыйммәтләрен, аеруча андагы рухи казанышларны үзләштерүгә юл ача. Гарәп, бераздан фарсы, төрек-госманлы, үзбәк телләрен белү, ул телләрдәге китаплар белән оригиналда, төрле тәрҗемә-шәрехләрдә танышу Идел-йортта зыялылыкның бер билгесенә әверелә. Мөселман Көнчыгышындагы Әбугалисина, имам Газәли, Фәраби, әл-Гарәби, Ф.Гаттар, Сәгъди, Җ.Руми һәм башка бик күп бөек затларның язмалары бездә киң таралыш ала, үзебезнеке кебек укыла, аларның фикер-карашлары, эшчәнлекләре рухи тормышыбызга гаять зур йогынты ясый.

Ислам дине безгә авыр елларда, аеруча колониаль изелү чорларында рухи терәк була. Безнең әби-бабаларыбыз, бик зур югалтулар бәрабәренә булса да, телебезне, гореф-гадәтләребезне, моңыбызны, милли барлыгыбызны саклап, алдагы буыннарга җиткерә алган. Бу игелекле хәрәкәтнең, эш-гамәлләрнең башында шул чорның дин әһелләре торган. Моның өчен без аларга мең рәхмәтле.

Татар тарихы, күп гасырлык тереклек тәҗрибәбез шуны күрсәтә: дин һәм миллилек – яшәешебезнең ике канаты кебек. Шуларның табигый берлеге безне саклаган, инкыйраз афәтләрен исән-имин кичерергә ярдәм иткән. Кол Шәриф, Габдессәлам, Габдерәхим Утыз Имәни, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Габдерәшит Ибраһимов, Муса Биги кебек бөек, гыйлемле затларыбыз нәкъ әнә шул хакыйкатьне тирәнтен тоеп эш иткән. Алар бүгенге көнебез өчен дә үрнәк булып торырлык. Ризаэддин хәзрәт, мәсәлән, энциклопедик табигатьле инсан: дин әһеле, тарихчы, философ, әдип, тиңсез остаз. Гарәп, фарсы, төрки телләрен белү өстенә, ул татар телендә роман-бәяннәрен, дини-гыйльми хезмәтләрен яза. Шунысы мөһим: аның татар телен белүе, язма тел-өслүбенең камиллеге хәтта Тукай тарафыннан да югары бәяләнә. Ризаэддин хәзрәтнең совет шартларында мөфтилек вазифасын башкаруы, динебез, кавемебез өчен фидакярләрчә көрәше роман-бәяннәрдә, кинофильмнарда чагылдыруны көтеп ята. Муса Ярулла Биги – мөселман гыйлеменең мәшһүр белгече – Шәрыкның күп кенә әсәрләрен, шул исәптән гарәп шагыйре әл-Мәгарринең атаклы "Әл-лозумият” китабын татарчага күчерә, милли әдәбиятыбызны ярата, Тукайны хөрмәт итеп, аны Питер каласына да чакыра.

Совет чорындагы атеизм сәясәте, мең еллык графиканы алыштыру, меңәрләгән имамнарыбызны юк итү, сөрү аяныч нәтиҗәләргә китерде. Диннән читләштерү безнең бер канатыбызны сындырды. Шуның аркасында миллилек тә юкка чыга башлады. Телсезлек, ассимиляция киң колач алды. Әгәр дә элек халкыбыз, кайда яшәвенә карамастан, үз телен, динен сакласа, хәзер хәтта пайтәхетебез Казанда да маңкорт татарлар буа буарлык.

Шөкер Ходайга, соңгы елларда без үзебезнең нинди хәлдә икәнлегебезне өлешчә булса да аңлый башладык. Димәк, киләчәккә өмет-ышаныч бар. Безгә элеккеге традицияләргә, тарихи тәҗрибәгә нигезләнеп, алга бару өчен ике канатыбызны да ныгыту шарт. Милләт язмышы, аны яшәтү, халкыбызны әхлаклы, иманлы, бәхетле итү – безнең уртак бурычыбыз. Бу изге эштә безгә бердәмлек, активлык кирәк.

Җәмгыятьнең үзе кебек, бүгенге дин әһелләре дә төрле. Аларны тәнкыйтьләүчеләр, хәзерлекләре түбән диючеләр дә табылып тора. Әмма моның объектив сәбәпләрен дә онытырга ярамый. Чөнки дин белгечләре озак еллар буе әзерләнмәде диярлек. Күңелендә иман нуры йөрткән шактый гына кешеләребез, гәрчә махсус хәзерлекләре булмаса да, динне, милләтне торгызу эшенә кереште һәм шактый гына игелекле гамәлләр дә кылды. Моның өчен без аларга рәхмәтле булырга тиеш.

Бүгенге вәзгыять дин әһелләрен ныклап, махсус хәзерләүне таләп итә. Хәзерге шартлар татар имамының татарча укый, яза белүен, вәгазьләрнең шул газиз телебездә сөйләвен таләп итә. Алардан гарәп телен, Коръәнне, дини тәгълиматны гына түгел, ә халкыбызның телен, тарихын, мәдәниятен дә белү сорала. Ә бит татарның бөек тә, гыйбрәтле дә тарихы, искиткеч бай рухи мирасы бар. Миллилекнең төп күрсәткече – телебез – искиткеч бай. Без галим-голәмә бу хәзинәләрне өйрәнү, бүгенге укучыга җиткерү юнәлешендә көчебез җиткән кадәр тырышабыз. Мин әдәбият тарихчысы, татар-Шәрык мәдәни багланышларын өйрәнүче. Элекке язма мирасны тикшергәндә, минем исем-акылым китә: анда никадәр дини, әхлакый, инсани байлык, хәзинә! Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия» әсәре, Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис»ы, Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә»се, госманлыдан кергән «Мөхәммәдия» китабы – боларда бит бүгенге көнгә аваздаш, кирәкле нәрсәләр дөнья кадәр.

Без бер йөкне – милләт йөген тартабыз. Шуңа күрә безгә – имамнарга, галим-голәмәгә, әдипләргә – ешрак очрашырга, үзара киңәшергә, бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк.

Татарны чукындыру, руслаштыру юнәлешендә бик нык активлык күрсәткән миссионер-профессор Ильминскийның "татарлык Ислам белән көчле” дигән гыйбрәтле сүзләре бар. Бу чыннан да шулай. Шуңа күрә, хөрмәтле имамнар, милли барлыгыбызны, аеруча газиз телебезне саклауда, үстерүдә сезгә зур һәм изге бурычлар йөкләнә. Абстракт, милләтсез мөселман юк. Гарәп, таҗик, үзбәк һәм башка кавемнәр арасында безнең татар милләте дә мөһим урын алып тора. Аның да якты Кояш астында, Җир йөзендә үз урыны, яшәргә хакы бар. Бу аңа Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән. Халкыбызны, милли менталитетыбызны саклау, үз-үзебезне хөрмәт итү – бу, беренче чиратта, без татарның үз эше, үз бурычы. Шуңа күрә безгә, кайда гына, кем генә булып эшләсәк тә, милләтпәрвәр, татарпәрвәр булу да зарури. Татарыбыз башка кавемнәр арасында үзенең иманы, әхлагы, инсанилыгы белән балкып, үзгәләргә куаныч биреп торырлык булсын!

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ,

Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры
Чыганак: "Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе