Экс-депутат яңа эштә милли һәм дини оешмалар белән элемтәләр булдыру, толерантлык урнаштыру белән шөгыльләнәчәк. “Бердәм Россия” депутаты Дәүләт Советында яшьләр эшләре, сәләмәт тормыш һәм Универсиадага әзерләнү комитетын җитәкләде. Евгений Ефимов белдергәнчә, яшьләр эшләрен алып баруы аңа яңа вазыйфада ярдәм итәчәк.
Әлегә кадәр диннәр һәм милләтләр дус яшәгән Татарстанда соңгы арада ямьсез вакыйгалар булып алды. Ул да булса, Вәлиулла Якупов үтерелде, мөфти машинасы шартлатылды, Корбан гаете алдыннан кораллы бандитлар атыш вакытында юк ителде. “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов яшь җитәкче нәтиҗәле эш алып барыр, ул эшләгән чорда Татарстанда күңелсез хәлләр булмас дип ышана.
-Татарстандагы тормышны начар кешеләр бозарга тели. Бу Татарстанны сәяси, дини – гомумән бөтен яктан пычрата. Хакимият белән дини, милли оешма җитәкчеләренең киңәшләшеп эшләве, конструктив фикер йөртүе Татарстанны алга таба да дуслык, толерантлык ягыннан башка төбәкләргә үрнәк итеп куярлык итәр. Яңа җитәкчегә җаваплы урында зур эшләр насыйп булсын. Гомумән, һәрберебезгә үз урыныбызда тырышып эшләргә кирәк-, ди Илдар хәзрәт Баязитов.
Александр Долгов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка